Внеклассное мероприятие Мәхәббәт кешене матур итә

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәхәббәт кешене матур итә...

(Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча үткәрелгән кичә)

Тема: Мәхәббәт кешене матур итә.
Максат : 1) өлкән сыйныф укучыларының дуслык, мәхәббәт хисләренә карата булган мөнәсәбәтләрен ачыклау.
2) гаилә тормышы төзүгә юнәлеш бирү.
3) төрле ситуацияләр аша укучыларда җаваплылык, кешелеклелек сыйфатларын саклап калу, мәхәббәт өчен, бәхет өчен көрәшергә кирәклеген төшендерү.
4) укучыларның фикерләү сәләтләрен, үз фикерләрен дәлилләү, башкаларның фикерен тыңлый белү күнекмәләрен формалаштыру.
5) укучыларда матурлыкка омтылыш, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
6) мәхәббәтнең иң олы, иң саф хис икәнлегенә инану тәрбияләү.

Музыка уйный.
А. Б. Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны яңарта. Ә кайбер йөрәк аны биш-ун кат һәм аннан да күбрәк мәртәбә яңартадыр әле. Һәр кыз үзен Зөһрә, ә егет Таһир итеп тоеп, сафлыкка, матурлыкка омтыла, үз йолдызын эзли. Ә бер-берсен табып өлгергән йөрәкләр мәхәббәт диңгезендә йөзәләр. Ә нәрсә соң ул МӘХӘББӘТ?

А.Б. Без бүгенге кичәгә мең төрле мәхәббәт сорауларына җавап эзләргә, бәхетле һәм җимерелгән мәхәббәт хатирәләреннән гыйбрәт алырга, катлаулы мәхәббәт проблемаларыннан чыгу юлларын эзләргә, гомумән, тагын бер кат мәңгелек мәхәббәт турында фикер алышырга җыелдык.

А.Б. Кичәбез "Кара-каршы" тапшыруы формасында булачак. Бүгенге очрашуда мәктәп укучылары да, студентлар да, тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын-кызлар да катнаша. Беренче командага "Яшьлек" дип, икенче командага "Тәҗрибә" дип атала.Хәзер һәр команда белән танышып китик:....

А.Б. Кичәбезнең исемен Г. Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрендәге Галиянең әйткән сүзләре белән атадык: "Мәхәббәт кешене матур итә...". Ә хәзер әйдәгез "Нәрсә ул мәхәббәт?" дигән сорауга җавап табып карыйк.

А.Б. Минемчә, һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки кагыйдәсен уйлап тапмаган.

А.Б. Без дә берничә кешегә "Нәрсә ул мәхәббәт?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Игътибар - тактага.

А.Б. Мәхәббәт кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Дәрестән соң җитәкләшеп
Мәктәптән кайткандамы?

А.Б. Йөргәндәме шау-гөр килеп
Зур клуб тирәсендә?

Йөзгәндәме тын Иделдә
Балыкчы көймәсендә?

А.Б. Әллә тыңлап торгандамы
Яшь тирәкләрнең серен?
Рәхәтләнеп тойгандамы
«Кадерлем» дигән сүзне.

А.Б. Галия белән Искәндәрнең мәхәббәте ... башлана. Ә тормышта мәхәббәт кайчан башлана һәм ничә яшьтә? Гомумән, бармы икән мәхәббәтнең төгәл башлану вакыты? Әйтеп буламы икән мәхәббәт менә шушы яшьтә башлана дип? ( Зал белән эш)

А.Б.Димәк, беренче мәхәббәт кешегә төрле вакытта килергә мөмкин. Беренче мәхәббәт нигә шулкадәр татлы, күпләр аны гомерләре буена оныта алмыйлар икән? Галия дә бит Искәндәрне сукырларча ярата. Озак вакыт кимчелекләренә күз йома. Соңнан гына Вәлинең чын мәхәббәте икәнен аңлый.
Ә кеше гомерендә ничә тапкыр ярата ала? Әллә беренче мәхәббәт - беренчесе һәм соңгысы буламы?

А. Б. Ә. Еники беренче мәхәббәтне бөтенләй санга сукмый кебек, ул:"Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул күп вакытта беренче исерү генә булып чыга. Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә... Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул - акыл эше дә", -ди. Сезнең фикерегез ничек? Кеше, үз гомерендә бары бер генә тапкыр чын ярату хисе кичерәме?( Зал белән эш)

Психолог сүзе.

А.Б. Ә бер күрүдә гашыйк булу турында сез ничек уйлыйсыз? Гыйшык һәм мәхәббәт ничек аерылалар? Бу мизгелдә кеше нинди хәлгә дучар була: аны яшен сугамы, әллә кеше башка бер-бер үзгәреш кичерәме? (Зал белән эш)
А.Б. Менә без әдәби әсәрләрдән укып, Таһир- Зөһрәнең, Ромео-Джульеттаның, Ләйлә белән Мәҗнүннең, Галия белән Вәлинең эчкерсез саф мәхәббәтләре турында беләбез. Ничек уйлыйсыз: хәзерге заманда мондый мәхәббәт булырга мөмкинме? Гомер буе бер-береңне яратып яшәү мөмкин эшме? (Зал белән эш)
А.Б. Билгеле, дөньялар үзгәрә, мәхәббәткә караш та хәзер башкачарак. Менә сезнең- замана яшьләренең идеаллары нинди икән? Сез үзегезгә тиң яр итеп нинди егет һәм кызны сайлар идегез? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Зал белән эш)


А.Б.Һәр кешенең хыялый яры бар. Әмма аны чынбарлыкта гына табуы авыррак икән.
Бу дөньяда һәрбер кеше,
Кемнеңдер бердәнбере,
Тик бердәнберенә генә
Сыя кешенең сере.
Ялгыз гашыйк - ярты кеше
Ике гашыйк бербөтен.
Үзеңә тиеш «яртыңны»
Табуы гына читен.

"Тапшырылмаган хатлар" әсәрендә Галия белән Искәндәр, Вәли арасында яшь аемасы зур түгел. Әйтегез әле, сезнеңчә, мәхәббәттә яшь аермасы мөһимме? Һәм, гомумән булырга тиешме ул?(зал белән эш)

А.Б.Мәхәббәттән башка тормыш - тормыш түгел, бары тереклек итү генә. Мәхәббәттән башка яшәү мөмкин түгел, кешегә җан нәкъ менә яратыр өчен генә бирелгән.Ә мәхәббәтне күпме вакыт сынарга кирәк? Ягъни, өйләнешкәнче, күпме очрашырга кирәк? 2-3 ай да җитәме, берничә елмы? Галия белән Искәндәр озак очрашып йөрмиләр, бәлки нәкъ менә шуның өчен дә аларның мәхәббәтләре суынгандыр?! Сезнең фикерегез ничек?
(зал белән эш)

А.Б.Агач башларыннан каерылып
Матур булып үсә кәүсәләр.
Нишләр идең ике егет
Синең арттан озата килсәләр?
Ике егет синең арттан килеп
Нишләр идең башын исәләр?
Айлы төндә икәү бергә
«Сине сөям, бәгърем!» - дисәләр.
Сорау: ике кешене берьюлы яратып буламы?

(зал белән эш)
А.Б.Күпчелек беренче мәхәббәт хисләре мәктәп елларында кабына. Мәктәп еллары - яшьлекнең иң гүзәл чәчәк аткан чоры. Мәхәббәт утында дөрләп янар чак. Ләкин мәктәп кысаларында мәхәббәт хисләрен ачыктан-ачык күрсәтергә ярыймы? Әллә мәхәббәтнең үз урыны булырга тиешме?

А.Б.Бер егет үзенең дус кызына гашыйк була. Икесе дә бер мәктәп укучылары. Дуслар арасында мәхәббәт җепләре сузыла. Тора-бара бу хис тышка бәреп чыга. Алар үзләренең очрашу сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Бергә булганда, вакыт бик тиз үтә. Дәресләр дә читтә кала бара, өй эшләре онытыла. Мәктәп очрашу урынына әйләнә. Әмма укытучыны үз укучысының дәрескә битарафлыгы борчый, ләкин бу хәлнең сәбәбен аңлый алмый. Укучыдан сораша торгач, нәрсә булганы ачыклана.

Гашыйк парларга нишләргә: мәктәптә берни булмагандай тотаргамы үзләрен, әллә инде хисләргә берни дә комачауларга тиеш түгелме?

(зал белән эш)

А. Б.Татар халкында гомер-гомергә язылмаган закон яшәгән: хисләрен беренче булып егет кеше белдерергә тиеш булган. Без моны "Тапшырылмаган хатлар"да да күрәбез. Ә кызларга үзләренең хисләрен беренче булып белгертергә ярыймы, әллә инде бу әхлак кагыйдәләренә туры килмиме? (зал белән эш)

А.Б.Тормыштан күреп беләбез: гаилә корырга җыенган кайбер яшь парлар ата-ана тыкшынуы аркасында мәхәббәтләрен югалтырга мәҗбүр булалар. Бу хәл Галия белән Искәндәргә кагылмый, алар аерым торалар, ләкин барыбер бәхетләре юк. Чыннан да, өлкәннәр мәхәббәт хокукыннан мәхрүм итәләрме соң? Әллә яшьләрне мөмкин булган хаталардан гына саклаумы икән ата-ана теләге? Гомумән, яшьләр аерым торырга тиешме?
(зал белән эш)

А.Б. Ярату - үзең яраткан һәм сине яраткан затны күргәндә, аны бөтен тою органнарың белән сизгәндә ләззәт алу дигән сүз. Ә ныграк яраткан саен безнең тормыш киңрәк, тулырак һәм күңеллерәк була. Бу - гаилә корганчыга кадәр була торган иллюзия. Ә аннары ... тормыш мәшәкатьләре... "Өйдә кем хуҗа?" дигән сорауга җавап эзләү... Ә сезнеңчә, өйдә кем хуҗа булырга тиеш: ирме, әллә хатынмы? Элек мондый сорау күтәрелмәгән дә. Өйдә хуҗа һәрвакыт берәү генә - ир-ат булган. Ә хәзер?

Зал белән эш.

А.Б.Мәхәббәт, күпме гасыр җырда макталмаган,
Кемнәр генә аңа баш имәгән,
Шагыйрьләр дә аны юкка гына,
«Үлем кебек көчле» димәгән.

Шигырьдә мәхәббәт матур, ләкин мәхәббәт - көндәлек хисләр дә әле ул, иртәнге сафлыгы булган кебек, аның кичке талчыгуы да була. Шуңа күрәдерме, бер-берсен өзелеп сөйгән кешеләр арасында да аңлашылмаучанлык, тавыш-гауга чыга.Галия белән Искәндәр дә тормыш мәшәкатьләренә кереп чумалар.

А.Б.Тормыш китергән төрле катлаулы ситуацияләрдән ничек чыгуы кешенең характерына, аек акыл йөртүенә бәйле. Борынгылар: «Мәхәббәт күзне сукырайта,» - дигәннәр. Мондый вакытларда өлкәннәрнең, якыннарның, дусларыңның сүзләренә дә колак салырга кирәк. Ләкин күп очракта, мәхәббәтеннән исерек гашыйк күкләрдә очып йөри шул...Һәм күзе бармагына балдак кигәч кенә ачыла. Ә бәлки, шуңа күрә, хәзер гражданский брак модага кереп барадыр,ә? Бергә торып, кемнең-кем икәнен күрергә җайлырак бит. Гражданский бракка сезнең фикерегез.

(зал белән эш)

А.Б. Син бер егет ( яки кыз ) белән таныштың. Сез бер-берегезне өзелеп сөясез, бер-берегездән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйсыз. Әмма егет (кыз) башка дин кешесе. Бу хәбәрне әти-әниең ишетә. Алар сезнең юлга аркылы төшәләр. Ә сез гомергә бергә булырга вәгъдәләштегез. Нишләргә?

Дин ни әйтә?

А.Б.Психологлар аңлатуы буенча, беренче мәхәббәт, яки дәртле, кайнар дуслык, гадәттә, рухи мәхәббәт кенә була.Мәхәббәтең төшкән кешене өзелеп сөясең, аны идеаллаштырасың. Беренче мәхәббәт хисләрен сүндермичә саклап, тормышларын, язмышларын бер-берсенә бәйләп, хәзерге көндә дә бәхетле тормыш итүчеләр бар безнең арабызда.Алар әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз,апа-абыйларыбыз.
Ләкин арада сыңар канат белән яшәүчеләр дә бар бит әле. Гаиләләр таркалуга нәрсә сәбәпче була? (Зал белән эш)

Г. Сафинның «Хыянәт» җыры яңгырый.

А.Б. Бүген туйларны зурлап үткәрү модага кереп бара. Башкалардан калышмыйк дип, әти-әни бурычка бата-бата, затлы рестораннарда, кәттә лимузиннар яллап, туй үткәрә, һәм ... берничә елга җитәрлек бурычларын түли-түли, көн күрә башлыйлар. Чыннан да кирәкме соң ул зурлап туй үткәрү?(зал белән эш)
А.Б. Кичәнең серле өлешенә күчәбез. Безгә билгесезлектән кунакка бер егет килде. Ул безгә үз язмышын сөйләргә тели. Игътибар белән тыңлап, киңәшләр бирергә әзерләнеп утырсагыз иде. Сәхнәгә масканы чакырабыз.
Маска. Мин өйләнмәгән 25 яшьлек мөселман егете. Ислам дине тотам. Тәмәке тартмыйм, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмыйм. Сау-сәламәт, чибәр, эш сөючән. Урта белемле, тыныч холыклы. Табигатьне яратканлыктандыр инде, авылны үз итәм. Һәм тагын төпчек малай буларак, әти-әнием алдында изге бурычым бар: картлык көннәрендә мин аларның терәге, бердәнбер ярдәмчеләре. Хәзерге вакытта барлык уңайлыклары да булган зур агач өйдә яшим. Яраткан эшем, машинам бар. Гомумән, тормышым җитеш, ләкин нәрсәдер җитми, күңелемнең бер чите китек. Тормышта мин үз ярымны югалттым. Мактанып әйтүем түгел, төшеп калган егетләрдән түгел идем. Вакытында кызлар артыннан күп чаптым, үземә дә кызыгып йөрүчеләр күп иде. Яраткан кызым, өйләнергә тәкъдим ясагач, авылда каласымны белеп, ризалашмады. Юлларыбыз аерылды. Соңыннан мин аның бер эчкече шәһәр егетенә кияүгә чыкканлыгын ишеттем. Шуннан бирле мин ялгыз.
Кызлар! Нишләдегез сез? Ни өчен бу кадәр авылдан куркасыз? Югыйсә, үзегез шушы матур табигать кочагында туып үскән балалар бит. Ялгышмыйсызмы? Әллә ялгыш үземдәме? Ярдәм итмәссезме? ( Зал белән эш)

А.Б. Менә хыялдагы саф мәхәббәт турында күпме матур сүз әйтелде. Ә дөньяда чын мәхәббәт бармы соң ул?

А.Б. Чын мәхәббәт юк ул дисәм әгәр,

Үпкәләрләр бит бәхетле парлар.
Ә бәхетле парлар күпмелеген
Әйтә ала бары җәйге таңнар.
Чын мәхәббәт юк ул дисәм әгәр,
Бик күпләрнең хәтере калыр кебек.
Әзмени соң кайнар күз яшьләрен
Яшәүчеләр тик мендәргә түгеп.

А.Б. Чын мәхәббәт кенә елата бит

Һәм яралый безнең җаныбызны.
Җан яралы булгач, без соң аны
Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул димик дуслар
Дәва гына эзлик ярабызга.
Заманының Таһир-Зөһрәләре
Арабызда яши, арабызда.

А. Б. Бүген бедә кунакта районыбызның иң үрнәк гаиләләрнең берсе - Хәйретдинов Рәис абый белән Айгөл апа. Сүзне аларга бирәбез.(чыгыш)


А. Б.Ниһаять, кичәбез ахырга якынлашты. Алга таба сезгә бәхет-шатлык, саф мәхәббәт телибез. Үзегезгә тиң яр белән үрнәк гаиләләр төзеп яшәрсез дип ышанып калабыз.



© 2010-2022