Урок по татарскому языку на темуТабын янына рәхим итегез! (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Табын янына рәхим итегез!

(6В сыйныфында үткәргән интегральләштерелгән татар теле һәм

инглиз теле дәресе эшкәртмәсе)



Сыйныф : 6В сыйныфы

Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 6 сыйныф. Автор Р.Р.Нигъмәтуллина - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2007 ел.

Дәреснең формасы: Интегральләштерелгән татар теле һәм инглиз теле дәресе

Максат:

1. Татар һәм инглиз теле дәресләрендә алган белемнәргә таянып укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытуны дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.

3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

4. Татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: диапроектор, компъютер, рәсемнәр, савыт-саба, ашамлыклар, салфеткалар.

Фәнара бәйләнеш: инглиз теле

Бинар дәрес үткәрү өчен шартлар:

  • укытучыларның әлеге сыйныфта эшләүләре;

  • дәрес өчен уртак тема булу;

  • дәрестә куелган максатларның берлеге;

  • белем бирү өчен сайланган алым, метод һәм технологияләрнең берлеге;

  • укытучыларның психологик яктан бер-берсенә туры килүе.

Тип урока: урок систематизации, обобщения знаний, закрепления умений.

Цель:

1. На основе систематизации знаний по татарскому языку и английскому языку помочь детям закрепить знание правил этикета.

2. Совершенствовать навыки общения.

3. Повышать интерес к изучению, татарского и английского языков.

4. Развивать коммуникативные навыки при работе в группах.

5. Эстетическое воспитание учащихся.

Условия для проведения интегрированного урока:

  • Работа учителей в данном классе;

  • Общая тема для изучения;

  • Единство образовательных, воспитательных, развивающих и коммуникативных целей и задач урока;

  • Общие подходы к обучению, использование технологий, методов, приемов обучения;

  • Психологическая совместимость учителей.

Дәрес барышы:

Урок по татарскому языку на темуТабын янына рәхим итегез!(6 класс)

І. Оештыру, уңай атмосфера тудыру:

  1. Инглиз телендә әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау. (Укытучы-укучы) (1,5 мин).

Советы на английском (1,5 мин).

  1. Татар теленд әдәплелек кагыйдәләрен кабатлау. (Укытучы- укучы).

Хәзер без сезнең белән табын янына чакыру, сыйлау, кунакларны озату сүзләрен кабатлап үтик әле. Мин татарча, ә сез русча әйтегез, аннан соң киресенчә (2 мин).

Укучы:

  • Әйдәгез, табын янына үтегез!

  • Барысыннан да авыз итегез!

  • Чәйләрегез тәмле булсын!

  • Тартынмагыз. Сыйланыгыз!

  • Сыегыз өчен рәхмәт!

  • Барысы да бик тәмле булды!

  • Безгә дә кунакка килегез!

  • Килүегез өчен рәхмәт!

  • Тагын килегез!

Укучы:

  • Проходите к столу!

  • Попробуйте все!

  • Приятного аппетита!

  • Большое спасибо за угощение!

  • Все было очень вкусно!

  • И к нам приходите в гости!

  • Спасибо за то, что пришли!

  • Еще приходите!

  1. Инглиз телендә укучылар белән сөйләшү. Өй эшен тикшерү.

ІІ. Белемнәрне актуальләштерү



  1. Сезгә әдәплелек кагыйдәләрен кулланып, татар телендә, инглиз телендә, татар һәм инглиз телләрендә ситуация буенча диалог әзерләргә кирәк иде. Хәзер шул ситуацияләрне карап үтәрбез.

А) Кем инглиз телендә әзерләде?

Б) Кем инглиз һәм татар телендә әзерләде?

В) Кем татар телендә диалог әзерләде? Сезнең диалогыгыз ничек атала? Менә сезгә өстәл, сез аннан үзегезгә кирәкле савыт-сабаны һәм ашамлыкларны ала аласыз. Рәхим итегез! Ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм диалогка нинди исем куеп булганын әйтерсез.

(укучылар ситуация буенча әзерләнгән диалогларны күрсәтәләр)



ІІІ. Тема өстендә эш

Без хәзер теманы өйрәнүне дәвам итәбез.

  1. Сезнең игътибарыгызга аудиодискта текст тәкъдим итәм, игътибар белән тыңлагыз һәм аның эчтәлеген 1-2 җөмлә белән әйтергә тырышыгыз.

(аудиодискта тыңлыйлар, 2 мин.)

  • Текстта нәрсә турында сүз бара?

Ук. Малайның исеме ничек?

Ук. Аны урамда кемнәр көтә?

Ук. Әниләре аңа нишләргә кушмый?

  1. Дәреслек белән эш. 48 бит, 5 нче күнегү (текстны уку).

  2. Татарча әйтегез:

  • схватил горячий треугольник

  • наедайся за столом

  • нельзя есть стоя

  • специально, чтобы есть стоя

  • чтобы поесть между играми

  • поставила точку на споре

  • обратно сел за стол

  1. Хәзер миңа текст буенча сораулар бирегез, ә мин ул сорауларны кире сезгә җибәрәм (сорауларга җавап бирү).

  • Аязны кемнәр чакырды?

  • Америкада аягүрә йөреп ашау өчен нәрсә пешерәләр?

  • Инглизләр аягүрә йөреп ашау өчен нәрсә пешерә?

  • Татарларда аягүрә йөреп ашау гадәте бармы?

  • Ни өчен аягүрә йөреп ашарга ярамый?

5. Хәзер уен уйнап алабыз. "Дөрес, дөрес түгел"

  • Аязның әбисе тәмле пәрәмәчләр пешерде. (Д.т.)

  • Әбисе Аязны туктатты. (Д.)

  • Мексикада хот-дог, сандвич пешерәләр. (Д.т.)

  • Инглизләр ногыт пәрәмәче пешерә. (Д.т.)

  • Татарларда аягүрә йөреп ашарга ярамый.(Д)

6. Тест биремнәрен үтәү.

Ә хәзер тема буенча белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

әр командага берәр тест (инглизчә һәм татарча) бирелә)

Тест

  1. Ни өчен аягүрә йөреп ашарга ярамый

а) бәрәкәте булмый

ә) тәмле түгел

б) дөрес җавап юк

2. Кайсы илләрдә аягүрә йөреп ашыйлар?

а) Төркия

ә) Америка, Мексика, Англия

б) Израиль, Германия

3. Татарларда аягүрә йөреп ашау гадәте бармы?

а) әйе

ә) юк

б) дөрес җавап юк

4. Татар халык ашын күрсәт.

а) хот-дог, сандвич

ә) ногыт пәрәмәче белән кактус

б) өчпочмак, чәк-чәк

5. Табын янында салфетканы кая куярга?

а) тез өстенә

ә) муенга бәйләргә

б) кая телисең, шунда

6. Өстәл янында ничек утырырга кирәк?

а) өстәлгә иелеп

ә) терсәкләрне өстәлгә куеп

б) төз утырырга

Тикшерү: (ачкыч таратып тикшерелә)

Кайсы төркемнең хатасы юк, кул күтәрегез.

Тикшерү.

ІV. Белемнәрне ныгыту

(Инглиз телендә видеоролик карау, 4 мин).

Ә хәзер, әйдәгез әле, видеороликны аңлавыгызны тикшереп карыйк.

Укучы.

  • Табын янында утырганда, салфетканы кая куярга кирәк?

  • Салфетканы кая куярга ярамый? (өстәлгә, тәлинкәгә)

  • Ашап бетергәч, чәнечке һәм кашыкны кая куярга? (тәлинкәгә)

  • Ашны нинди тәлинкәдән ашыйлар? (аш тәлинкәсеннән)

  • Авызга сөяк эләксә, аны ничек алырга? (кул белән алырга һәм тәлинкәгә куярга)

  • Ипи кисәген кая куярга? (тәлинкәгә)

  • Өстәлдәге ризык ерак булса, ничек алырга? (ашамлыкка якын булган күршең алып бирә)



V. Йомгаклау

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.Тактада бирелгән сүзтезмәләрнең татарча һәм инглизчә парларын табарга кирәк. Кем чыгарга тели?

табын янында

кулларыңны селтәргә ярамый

Don't swing your arms over the table



өстәл аша сузылырга ярамый

Don't stretch over the table

терсәкләрне өстәлгә куярга ярамый

Don't put your elbows on the table

табын янында кычкырып сөйләшергә ярамый

Don't talk loudly at the table

өстәл янында төз утырырга кирәк

Sit straight at the table

тәлинкәнең сул ягына

чәнечкене куялар

сание интересного события. Надпись можно поместить в любое место документа. Для изменения форматирования надписи, содержащей броские цитаты, используйте вкладку "Работа с надписями".]

Place a fork on the left of the plate

тәлинкәнең уң ягына кашыкны куялар

Place a spoon on the right of the plate



тәлинкәнең уң ягына пычакны куялар

Place a knife on the right of the plate



(Компьютерда дөреслеген тикшерү)

Урок по татарскому языку на темуТабын янына рәхим итегез!(6 класс)

Өй эше. "Мин табын янында ничек утырам?" 8-10 җөмләдән торган инглиз телендә һәм татар телендә чыгыш әзерләргә.

Вакыт калса, командаларга бүленеп уен уйнап алырга була:

1. Игра для учеников (две команды).

На одной стороне доски записаны слова на татарском языке по теме для одной из команд, на другой стороне - для другой команды. Учитель называет слова на английском языке, ученики должны вычеркнуть эти слова с доски. Выигрывает та команда, ученики которой быстрее вычеркнут все татарские слова.

© 2010-2022