Музей-Дәрес эшкәртмәсе Милли музейга сәяхәт

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Туган як музеена сәяхәт».

Максат: 1.Өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү өчен җирлек тудыру; ихтияри һәм ихтиярсыз хәтерне үстерү; Диалогик сөйләмне камилләштерү.

2. Милли киемнәр белән танышуны дәвам итү;

3. Төрле милләтләргә карата дуслык хисе тудыру; Балаларда толирантлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Татар милли киемнәре кигән малай белән кыз, Белмәмеш,музей экспонатлары, слайдлар, татар милли киемнәре рәсемнәре төшерелгән китаплар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә "Милли киемнәр" темасы буенча өйрәнгән лексиканы ныгыту һәм яңа сүзләр белән баету өстендә эшләрбез.

II. Төп өлеш.

1.а) Белмәмеш керә.

- Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

- Мин кая килдем?

- Син 82нче кадет мәктәбенең "Туган як" музеена килдең.

-Сез кемнәр?

-Без укучылар.

-Ә сез кемнәр?

-Мин татар кызы.

- Ә мин татар малае.

-Ә мин Белмәмеш.Сез шундый матур, сезнең киемнәрегез матур.Сез нинди киемнәр кидегез?

-Татар милли киемнәре кидек.

-Сиңа ошыймы?

-Әйе, миңа бик ошый.

-Ә, балалар, сезгә ошыймы?

-Әйе, безгә ошый.

- Мине аларның киемнәре белән таныштырыгыз әле.Аларның киемнәренең исемнәре ничек икән?

(Балалар берәр киемнең исемен әйтәләр, Белмәмеш алар артыннан кабатлап бара).

-Әйдәгез,балалар, без аларга комплиментлар әйтәбез. Сезгә татар кызы, татар малае ошыймы?

- Синең күлмәгең бик матур. Сиңа күлмәгең килешә. Синең күлмәгең миңа ошый.(Барлык киемнәрнең исемнәрен атап төрле комплементлар әйтәләр).

- Минем дә калфак киясем килә.

- Юк, калфакны әниләр, әбиләр, кызлар, мин киям. Син түбәтәй ки.

-Ә түбәтәйне кемнәр кия?

-Түбәтәйне әтиләр, бабайлар, абыйлар, энем, малайлар, мин киям.

- Әйдәгез әле,балалар, әйтегез әле, Белмәмеш нәрсәләр кияр икән?

-Белмәмеш түбәтәй, ирләр күлмәге, камзул, читек кияр, чөнки ул малай.

- Ә татар кызы ниләр кия?

- Татар кызы яулык, калфак, камзул, күлмәк, читек, алъяпкыч кия.

-Татар кызы, син ни өчен калфак киясең?

-Мин калфак киям, чөнки мин татар кызы.

-Лера, син калфак киясеңме?

-Юк, мин калфак кимим, чөнки мин рус кызы.

Татар малае, син ни өчен түбәтәй киясең?

-Мин түбәтәй киям, чөнки мин татар малае.

Алеша, син түбәтәй киясеңме?

-Юк, мин түбәтәй кимим, чөнки мин рус малае.

-Әйдә әле, Белмәмеш, әйтеп кара, син нәрсәләр киярсең икән?

-Мин түбәтәй, ирләр күлмәге, камзул, читек киям.

б) -Укучылар, калфак, күлмәк, читек, алъяпкыч сүзләренең кайсылары калын әйтелешле, кайсылары нечкә әйтелешле?

- Калфак, яулык сүзләре калын әйтелешле, читек, күлмәк сүзләре нечкә әйтелешле.

-Укучылар, бу сүзләрнең барсында да нинди аваз бар?

-Бу сүзләрнең барсында да [к] авазы бар?

-Калфак, яулык сүзләрендә Музей-Дәрес эшкәртмәсе Милли музейга сәяхәтавазы ничек әйтелә? Күлмәк, читек сүзләрендә [к] авазы ничек әйтелә?

2.Слайд (кием рәсемнәре).

-Укучылар, татар киемнәре бик күп төрле һәм бик матур булган Хәзер без сезнең белән слайдлардан татар киемнәрен карарбыз. Сез миңа киемнәрнең исемнәрен әйтә барырсыз.(Калфак, яулык, күлмәк, камзул, читек )(Төрле варианлар күрсәтелә). Монда киемнәрнең кунакка бара торган матурлары да бар, көн дә кия торган гадиләре дә бар.

Укучылар, татар халкының киемнәрдән тыш, бик күп төрле бизәнү әйберләре дә булган. Без әле сезнең белән аларны өйрәнмәдек. Менә бүген рәсемнәрен карап узарбыз, исемнәре белән танышырбыз.(Слайдларда бизәнү әйберләре күрсәтелә. Балалар исемнәрен кычкырып укып баралар.(алка, күкрәкчә, яка, беләзек, чулпы, хасите).

3. Курчаклар белән эш.

-Укучылар, безгә курчаклар да кунакка килгән бит әле. Әйтегез әле, аларның кайсы кунакка бара торган матур кием белән килгән, кайсылары көн дә кия торган гади кием белән килгән?

-Бу курчак матур киенгән. Ул калфак, күлмәк, камзул, читек кигән.

-Ул кунакка бара торган абыстай. Әйдәгез аңа исем кушабыз.

-Алсу.

Алсу абыстай кая бара?

-Алсу абыстай кунакка бара.

-Бу курчак гади киенгән. Ул өйдә, эшли, кунакка бармый. Ул яулык бәйләгән, күлмәк, алъяпкыч кигән.

-Бу татар малае да гади кием кигән. Ул да эшли. Кунакка бармый.

-Әйдәгез аңа да исем кушабыз.

-Марат.

-Марат нәрсәләр кигән?

-Марат түбәтәй, ирләр күлмәге кигән.

-Монда тагын без белми торган кием - кушак бар.(Пояс.)

-Бу курчаклар бик матур киенгән.

. Ә болары хан балалары кия торган киемнәрне кигәннәр.

- Көндәлек киемнәрдән ниләр кигәннәр? Кунакка ниләр кигәннәр?

4.Әбинең серле сандыгы белән эш.

- Ә хәзер серле сандык янына килегез әле. Сандыктан һәрберегез бер әйбер алыгыз, исемнеәрен әйтегез һәм киеп карагыз.

-Бу яулык, мин яулык бәйлим.

-Лера кунакка барамы?

-Юк, чөнки бу гади яулык.

-Бу шәл. Мин шәл бәйлим.

-Татар кызы кунакка барамы?

-Әйе, бара.

-Ул кунакка бара торган абыстайга ошады.

-Бу читек. Мин читек киям.

_ Татар малае кунакка барамы?

-Әйе, бара, чөнки ул читек киде.

-Әйе, ул хәзер абысбай белән кунакка бара торган малайга ошады.

- Бусы , укучылар, сезнең өчен яңа әйбер-чабата.

-Мин чабата киям.

-Глеб кунакка барамы?

-Юк, Глеб кунакка бармый, чөнки чабата киде.

-Укучылар, музейда башка милләт киемнәре бармы?

-Чуаш баш киеме, күкрәкчә бар.

-Әйдә әле, Лера, киеп кара.(Лера киенә) Лера чуаш кызына ошадымы. Ул матурмы?

-Ни өчен музейда татар милли киемнәре генә түгел, башка милләт киемнәре дә бар?

- Чөнки Татарстанда һәм безнең шәһәребездә бик күп төрле милләт халыклары яши.

- Сезнең сыйныфта да төрле милләт балалары укый. Әйтегез әле, нинди милләт балалары укый?

-Безнең сыйныфта татар, рус, чуаш, башкорт балалары укый.

-Сез сыйныфта дусмы?

-Әйе, без сыйныфта дус.

-Сез дус булган кебек, Татарстанда да халыклар дус яшиләр. Безнең шәһәребездә "Дуслык" клубы да бар.Ул 32нче комплекста урнашкан, "Чишмә" дип атала. Анда төрле милләт кешеләре килә. Үзләренең милли киемнәрен кияләр, үз телләрендә сөйләшәләр, бәйрәмнәрен, йолаларын үткәрәләр.Без хәзер сезнең белән төрле халыкларның киемнәрен карап узарбыз.

5.Слайд карау(Халыклар дуслыгы.Төрле милләтләр.)

6.Слайд карау.(Милли киемнәрнең нинди милләтнеке икәнен әйтү.)

II.Йомгаклау өлеше.

1.Татарстанда яшәүче халыклар нинди милләттән булсалар да, үзләренең милли киемнәрен кисәләр дә, үз телләрендә сөйләшсәләр дә, безнең дәүләт телләрен бик теләп өйрәнәләр. Безнең Татарстанда ничә дәүләт теле бар?

-Татарстанда ике дәүләт теле бар: рус теле һәм татар теле.

- Дәүләт телен яхшырак өйрәнү йөзеннән мәктәпләрдә татар теленнән Бердәм Дәүләт Имтиханнары кертелә. Безнең бүгенге дәресебез шул имтиханнарга башлангыч сыйныфлардан ук дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда әзерлекнең бер өлеше булып тора.

2.Белмәмеш чыга.

- Сез,укучылар, бик акыллы,бик күп беләсез икән. Мин сезнең белән бүген күп нәрсәләр белдем. Минем исемем хәзер Белмәмеш түгел,Күпбелмеш булачак.Рәхмәт сезгә,укучылар, сау булыгыз.

-Сау бул, Күпбелмеш.

-Сез бүген ,укучылар, үзегезнең белгәннәрегезне күрсәттегез. Барыгыз да яхшы эшләде, тырыштыгыз, рәхмәт. Хәзер үзебезнең эшләребезне бәялибез.(Укучылыр белән берлектә билгеләр куела).

82 нче кадет мәктәбенең

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Исмәгыйлова М.К.









© 2010-2022