Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Тема: Табын янында

Максат: 1.Укучыларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән тапшыру.

2.Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту.

3.Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәнү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту кунекмәләрен, чисталык, эдәплелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: компьтер, слайдлар.

1. Сәламләү
-Исәнмесез,балалар,кадерле кунаклар.
Хәерле көн! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең

яхшы үтәр,- диләр.
Әйдәгез әле,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-

беребезгә елмаеп карыйк.
Җырлы-биюле уен "Ак калач".
Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар.Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый,калач ничек пешүен,җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Бүгенге бәйрәм көненә

Без пешердек ак калач :

Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,
Ак калач ,ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач.

Бүгенге бәйрәм көнендә
Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгенеңне сайлап ал!
Укучылар урыннарына барып утыралар.

2. Ш.Галеев "Кунаклар" шигыре. Х.Камилла сөйли
Без ззерлибез табын
Китереп бөтен ягын
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына - чәкчәк,
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле -
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш.
Бар кыстыбый һәм бәлеш.
- Җитешегез, кунаклар!
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз кунаклар.


3.Шигырь нәрсә турында?( табын )
Кемнәр турында ? (кунаклар )
Өстәлдә нинди ризыклар бар? Әйтеп чыгалар
Бу нинди ризыклар? ( татар халык ашлары)
( 1 - 5 слайдлар)


Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)



Кыстыбый-кыстыбый

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)



Гөбәдия-Губадия

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)



Өчпочмак-Треугольник

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Бавырсак-Баурсак

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Бәлеш-Балиш

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Пәрәмәч-перемяч

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Вак бәлеш-вак балиш

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Чәкчәк - Чак-чак

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Кайсылары татлы? ( чәкчәк, коймак, гөбәдия,кош теле,бавырсак)

Кайсылары итле?( бәлеш,өчпочмак, пәрәмәч)
Кунакның күңелен ничек итеп ачалар? ( бииләр,җырлыйлар,уйныйлар).


Мин сезгә кунаклар килгәч уйнала торган бер уен өйрәтим әле.Басыгыз әле түгәрәккә! Бу уен "Түбәтәй" уены дип атала. (балалар түгәрәккә басалар,түбәндәге җырны җырлый-җырлый,түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә: табышмаклар, мәкальләр әйтү, шигырь сөйләү. бию.

Түбәтәеңне кигәнсең,
Ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Табышмаклар:
1.Чыж иттереп саласың
Бик тиз генә аласың
Балга манып кабасың
Ул нәрсә?(коймак)
2.Иттән генә торам мин
Майга чумып чыгам мин.(пәрәмәч)
3.Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып,өзеп
Аша, дустым, син шулай.(чәкчәк)
Мәкальләр:
1. Кунак булсаң, тыйнак бул!
2. Ипи тоз - якты йөз.

3.Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

4.Табын күрке - икмәк.
Шигырьлләр:
1.Менә табын түрендә гөбәдия күренде.
Йөзе шат көлеп тора
Хуш ис бөркелеп тора.

Балалар бик матур уйныйсыз икән,бик уңган, акыллы икән үзегез.
5. Укучылар, ә без үзебезне табын янында тота беләбезме соң?
Җаваплар әйтелә, презентация күрсәтелә ( 6 - 10 слайдлар )

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен Р.Фәхреддин дә язып калдырган.

  • Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

    Табын янында үзеңне ничек тотарга кирәк соң? Әдәп кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

  • 1) Терсәкләреңне өстәлгә куерга ярамый.
    2) Авызыңда ризык булганда сөйләшмә.
    3) Савыттан иң яхшы кисәкне генә сайлама.
    4) Авызыңны чапылдатып ашама.
    5) Пычактан ризык ашама.
    6) Кулларыңны киемеңә сөртмә, салфеткадан файдалан.

7) Табын янында сөйләшергә ярамый.
8) Алдан ашый башларга ярамый.
9) Тиз ашарга ярамый.

Ашарга утырган вакытта иң элек кулларыгызны юыгыз һәм яхшылап сөртегез.

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан алда утырмагыз! Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз. Яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, табактан үзегез өчен бернәрсә дә сайламагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, комсыз булмагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез.

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)



Авыз тутырып капмагыз, кашыгыгызны савытның һәр тарафында йөртмәгез.

Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Ашаганнан соң кулларыгызны, авызыгызны су вә сабын белән яхшы юыгыз, тастымал белән сөртегез. Табын янында (дәрес эшкәртмәсе)

Сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем. Минем дә сәзгә әйтәсе сүзем бар.
- Әти-әнидән алда табын янына килеп утырмагыз.
- Әти-әнидән алга ашка сузылмагыз.
- Ипи валчыгын коеп ашамагыз.
- Сыныгыгызны ашап бетерегез, югыйсә бәхетегез калыр
- Вакытында туя бел,кашыгыңны куя бел.

6. Саубуллашып кунакларга җыр бүләк итәбез.
"Азнакай" Алмаз Закиров(1 куплет).

Беләсеңме минем йөрәгем шатлыктан тибә
Беләсеңме туган җирем яратам сине
Сизәсеңме сиңа тарта минем күңелем
Синең белән бәйләнгән минем гомерем.
Туган ягым изге җирем - Азнакай
Йөрәгемдә бары бер сүз - Азнакай
Бары бер исем уемда - Азнакай
Рәхәт күңелгә туган якта - Азнакай.






© 2010-2022