Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе 8 класс

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

УМК: рус телендә урта [тулы] гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен), 2011 ел.

Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары

(ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 5 нче сыйныф

Тема

Ф.Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя"сендә бәхет мәсьәләсе.

Дәреснең максатлары

  1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.

  2. Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.

  3. Ата-ананы хөрмәт итү бәхет чыганагы булуын аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары

  1. Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

  3. Тәрбия бирү максаты: бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.

  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, "бәхет" төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2010 ел.

Өстәмә: "Таудан ятып шуучы малай" рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия П.И.Чайковскийның "Ел фасыллары. Кыш".

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогические технологии

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Тип урока

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Талгын гына музыка уйный (П.И.Чайковскийның "Ел фасыллары. Кыш.) Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

Узган дәрестә Ф.Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя" әсәре, аның төп герое Биктимер белән таныштык.

Биктимер әнисенең сүзләрен онытты, вакытында кайтып җитмәде.

Ул дәреслектәге өзек буенча чорга автор исеменнән бәя бирү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив: геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

Узган дәрестә нинди хикәя укыдыгыз? Төп герой кем? Башка геройлар белән мөнәсәбәтен, бәйләнешен ачыклагыз.

Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, 1, 2, 3 нче слайдлар күрсәтелә:

Өч өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? Сюжет буенча эшләп алыйк.

Слайд №1. Коймак пешерү бәйрәм, ярык таба - ярлылык билгесе.

1 нче өлеш: Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена, тик аларның табалары ярык. Ул улын Чат Җамалиләргә таба алып кайтырга җибәрә.

Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү.

Слайд №2. Биктимер - иң бәхетле кеше.

2 нче өлеш: малайның юлы бозлы тау аша уза. Ул башкаларга кызыгып, чана шуа башлый. Өйгә вакытында кайтмый, әнисе коймак пешерә алмый.

Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

Шәхси: Бәхет турында үз фикереңне әйтә белү.

Коммуникатив: төркемнәрнең фикерләренә мөнәсәбәтеңне белдерү.

Биктимер дөрес эшләдеме?

Ул кемгә кыенлык китерде?

Слайд №3. Биктимер сабак алды: хатасын аңлады.

3 нче өлеш: әнисе борчулы, аны орыша, ә әтисе яклый.

Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

II өлеш: малайның, аз вакытка булса да, бәхетле булуы әйтелә?

Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Регулятив: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?

Слайд №4. Тема. Ф. Хөснинең "Сөйләнмәгән хикәя"сендә бәхет мәсьәләсе.

Таудан шуучы малай рәсеме.

Бүгенге тема бәхет турында.

Шәхси: һәр укучы дәреснең темасын мөстәкыйль формалаштыра.

Коммуникатив: уртак фикергә килү.

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү



Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү.

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

"Бәхет" төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау

Регулятив: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Шәхси: "бәхет" төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

"Бәхет" төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Кешеләрнең бәхете бер төрлеме?

Төркем эшчәнлеген оештыру.


Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Күнегүләр ясыйлар.

Һәр төркемнең, дәреслек мисалларын файдаланып, аерым детальләр аша үз фикерен әйтүе.


Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.


Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Укучылар, бу сорауга җавап бирергә авырсынасыз.

Без нишли алабыз?

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның бәхетне күзаллавын ачыкларга.

күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

Һәр персонажның бәхетле булырга хакы бар. Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: "бәхет" төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Слайд №5. Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә.

Пифагор.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: геройның ата-анасы тормышта чын бәхетле түгел, чөнки алар ярлы. Атасының кушаматы да Чабатачы Әхми. Анасының коймак пешерерлек табасы да юк.

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Эпиграф буенча фикер йөртик. Биктимернең ата-анасы бәхетлеме?

Чабата ясап кына баеп булмый.

Танып-белү: төп нәтиҗәне чыгару.

Атасы чабата ясап сата, дидегез.

Эпиграф тәкъдим ителә.

Слайд №6. Бәхет - ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет - бәхет ул җанның рәхәт халәте.

Ф.Э.Дзержинский.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче өлештә гаилә коймак пешерергә җыенуын күрдек. Ул көнне гаилә бәхет кичерә. 2 нче өлештә Биктимер генә бәхетле, чөнки ул башкалар кебек үк таудан шуа.

Дәреслекнең тиешле өзекләреннән мисаллар уку.

Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгау.

Тагын бер эпиграфка игътибар итегез. Ул Биктимергә туры киләме?

Тормышта кешенең бәхетле минутлары бөтенләй булмыймы? Бу кайсы өлештә күренде?

Сорау куела.

Әйе, аның табасы бар нәрсәдән дә узып шуа. Бар да аңа кызыгып карый.

Ул үзен канатлы кош сыман итеп тоя. Тел белән сөйләп бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала. Ул физик һәм рухи рәхәтлек кичерә.

Һәр төркемнән берничә мисал кабул ителә: мавыгучан (дөньясын онытып шуа), уйлап табучан (таба белән шуу фикере бик сирәк кешегә килә), зирәк, югалып калмый.

Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Регулятив: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

Биктимер нинди малай?

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

Сораулар куела.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: малай үзе турында күбрәк уйлады, шуңа күрә әнисе әйткәннәрне онытты.

Танып-белү: төркемнәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару һәм

аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

Шәхси: фикереңне дәлилләү.

Хикәядә сөйләнгән хәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Бәхетле мизгелләр өмет иткән ата-ана коймак ашый алмады. Әнисе малаен кыйнарга теләсә дә, әтисе аңа тидертмәде. Герой кичергән бәхетле минутлар озакка бармады.

Дәреслекнең соңгы өлешенә таянып, андагы фразаларны кулланып сөйләү, эмоциональ кичерешләрне сөйләмдә дөрес бәяләү.

Коммуникатив: ситуацияләрне бәйли белү, төркемнәрдә уртак фикергә килү өчен, эзлекле хезмәттәшлек булдыру.

Бу нинди нәтиҗәгә китерде?

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: ул малаен кызганган, чөнки ул бик ябык. Улының бала чагы фәкыйрь булуда үзен гаепле итеп тоя, чөнки ул бу һөнәре белән генә гаиләне бәхетле итә алмый. Әтисе башка эшне дә башкара алыр иде. Үз бәхете булмаган әтисе улының кечкенә бәхеткә хакы барлыгын аңлаган.

Дәреслектәге "нужа" сүзен мисалга китереп, чорны аңларгә ярдәм итү.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

Сезнеңчә, әтисе ни өчен

Биктимергә җәза бирүгә каршы булган?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана: Биктимер хатасын аңлаган, ул бүтән әнисе сүзеннән чыкмаган. Ул көнне малай зур сабак алган: үзең бәхетле булу гына җитми, башкалар турында да уйларга кирәклегенә төшенгән.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Биктимер үз хатасын аңлаганмы?

Ул нинди сабак алган?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы:

- Ф.Хөснинең Сөйләнмәгән хикәя"сендә бәхет мәсьәләсенең ничек чагылуын күрдек.

- Берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?

Слайд № 7. Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бәхет китерә.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.

Барлык эш процессын күздән кичереп, төп нәтиҗәне чыгару.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

"Нәрсә ул бәхет?" темасына инша язу.

Көндәлекләргә билге куела.

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.

© 2010-2022