Дәрес планы Сәгыйть Рәмиев

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема: С.Рәмиев - пейзаж остасы. ("Авыл" шигырен өйрәнү).

Максат: 1. С.Рәмиев иҗатын искә төшерү.

2. "Авыл" шигырен өйрәнү.

3. Әсәрдән чагыштыруларны табу.

4. Шагыйрь иҗаты аша, милли төбәк компонентларын кулланып, укучыларда туган якка карата кызыксыну уяту.

5. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Җиһазлау. С.Рәмиев портреты; "Казан утлары" журналы.

"Туган авылым" рәсем - панорама.

Магнитофон. "Дөньяда бар су - минеке

Бар кара җир - минеке

Бар тау, урман, бар матур ком

Барысы да минеке."

(С.Рәмиев. "Мин".)


I. Дәрес планы

  1. Актуальләштерү. Психологик уңай халәт тудыру.

  2. Дәрескә максат кую.

  3. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

а) С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;

б) "Уку" шигырен сәнгатьле итеп уку;


II. Уку мәсьәләсен кую.

  1. С.Рәмиев - гомерен әдәбиятны, мәдәниятне үстерүгә багышлаган кеше. Кроссворд, аның сораулары. С.Рәмиев тормышы.

  2. "Авыл" шигырен сәнгатьле итеп уку.

  3. Пейзаж дип нәрсәгә әйтәбез?


III. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә эш. (Сыйныф икегә бүленә)


  1. Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

  2. Төркемнәргә сораулар тәкъдим итү.

I т. Шигырьдәге чагыштыруларны табыгыз? Нәрсәләр каршы куела, ни өчен дип уйлыйсыз?

II т. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?

I т. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз.

II т. Шигырьнең соңгы юлларындагы шаян интонацияне аңлатыгыз.

(Зиннатуллин Рәмис "Иске Казиле" - җыр).

Сезнең дә авылыгыз шулай матурмы?


Сыйныфка иҗади эш тәкъдим ителә.

  1. С.Рәмиевкә хат язарга.

  2. Туган авыл, туган як турында шигырь яки кечкенә күләмле инша языгыз.

IV. Өйгә эш.

"Авыл" шигырен ятларга.


V. Рефлексия.

Дәрескә йомгак ясау.



Дәрес барышы.


- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Сезнең белән күрешүгә мин бик шатмын. Барыгызга да яхшы күтәренке кәеф телим. Бүгенге дәрестә без бер - беребезне аңлап, бик күп эшләр башкарырбыз дип уйлыйм.

- Бүгенге дәрестә без С.Рәмиевнең иҗатын искә төшерербез, "Авыл" шигырен өйрәнербез; әсәрдән чагыштыруларны табарбыз; шагыйрь иҗаты аша, милли төбәк компонентларын кулланып укучыларда туган якка, туган авылга карата кызыксыну уятырбыз, иҗади фикерләү сәләтегезне үстерербез.

- Ә хәзер өйгә бирелгән эшне тикшерербез. Сезгә өй эше итеп С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә, "Уку" шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә бирелгән иде.

(Бер укучы иҗаты белән таныштыра. Ә икенче укучы "Уку" шигырен сәнгатьле итеп укый.)

Әйе, чыннан да шагыйрь бик матур шигырьләр иҗат иткән. С.Рәмиев бөтен гомерен әдәбиятны, мәдәниятне үстерүгә багышлаган кеше. Менә әлеге шигыре дә аның уку турында. С.Рәмиев, укучылар, үзенең сеңелләре һәм сезнең турыда кайгыртып, укуга кызыксыну уяткан кеше. Укыган кешене ул һәрвакыт мактый.

- Әйдәгез, менә хәзер шушы кросвордны чишеп карыйк. Аның сораулары әлбәттә, кем иҗатына карата? (С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗатына карата).

  1. Спектакльдә уйнаган яшьләрне мактап язган шигыре.

  2. Сәгыйтьнең фамилиясе.

  3. Шагыйрь "Уку" шигырендә нинди кешене күккә менеп җиткән кеше белән тиңли.

  4. С.Рәмиевнең атасының исеме.




А







В



Ы




Л



  • Укучылар бүгенге дәреснең темасына игътибар итик әле?

"С.Рәмиев - пейзаж остасы"

"Авыл" шигырен өйрәнү.

  • Ә нәрсә соң ул пейзаж?

  • Хәзер ачыгыз дәфтәрләрегезне, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Ә инде сүзлек дәфтәрләренә пейзажның нәрсә аңлатканын язабыз. Пейзаж -

  • Әйдәгез хәзер шигырьне тыңлап китик. Игътибарлы булыгыз, карап барыгыз. (Магнитофон җибәрелә).

Әлбәттә, шигърияттә чагыштыруларның әһәмияте бик зур. Алар сөйләмне мәгънәлерәк, образ -детальләрне үзенчәлеклерәк, эш-хәрәкәтләрне кызыклырак, гомумән алганда, шигырьне баерак итә. С.Рәмиев иҗатында да чагыштырулар мулдан кулланыла. Бу бигрәктә пейзаж лирикасында ачык чагыла.

С.Рәмиевнең "Авыл" шигыренә нигезләнеп, үз фикерләребез белән хәзер дәлиллик инде.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

- Сыйныфны хәзер ике төркемгә бүләбез. Хәзер һәр ике төркем дә шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнә. Аннан соң һәр төркемнән берәр укучы укый. (шигырьне укыйлар).

  • Ә хәзер төркемнәргә сораулар тәкъдим итәм.

Iт. Шигырьдән чагыштыруларны табыгыз?

II т. Шагыйрь кемнең авылы турында язды икән? Аны ничек сиземләп була?

I т. (Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш.

Бер кеше юк бер урамда

Нинди тын һәм нинди буш.

Әлеге строфа - пейзаж лирикасыннан бер үрнәк. Шигырьне укый башлауга ук безнең күз алдыбызга төнге авыл урамнары килә. Аның караңгы бушлыклары, авыл өстендә елмаеп торган ай... Китерелгән цитатада шагыйрь, без тасвирны тудыру өчен, чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Авылны шәһәргә каршы куя. Беренчесе икенчесеннән ямьлерәк һәм кеше күңеленә хушрак икәнне төрле дәлилләр белән раслый. Күкне ул фирүзәдәй күрә, ай яктылыгындагы җир өстен көмешкә тиңли. Әлеге чагыштыруны нигезли, аның урман һәм тауларның сихри яктылыгы икәнлеген белдереп уза.

Һәм гаҗиб бер яктылыкта

Җир көмеш төсле тора:

Анда урман һәм дә таулар,

Монда кырлар яктыра.)

II т. (Әлбәттә, шагыйрь үзенең туган авылы турында язгандыр. Чөнки ул шәһәр турында берни сөйләми. Әмма без, нәкъ менә ул авылны шәһәргә каршы куйганга, аларны үзара чагыштырганга, сурәтнең икенчесен үз күңелебез белән тулыландырабыз. Шәһәрнең айны күрсәтмәгән биек йортлы урамнарын, кара корым каплаган күк йөзен күргәндәй булабыз.)

I т. Авыл табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз?

II т. Шигырьнең соңгы юлларындагы шаян интонацияне аңлатыгыз?

I т. Авыл - ямьле һәм күңелгә ягымлы, тын, буш, иркен, рәхәт, бар җир гөл генә, ае гаҗәп, җир көмеш төсле, чын матур.

II т. Шагыйрь бераз шаяртып та ала: авылга эндәшеп, менә мин шәһәр кешесе булдым инде, синең өчен читтән килгән кеше, матурлыгыңны да киметеп торамындыр әле, мин киткәч, синдә тагын да тын, тыныч булып калыр - матурлыгың артыр, ди. Чынлыкта исә авылны шагыйрь күңел күзе белән күреп, искиткеч сокланып яза, тере җан иясе белән сөйләшкәндәй, авылны олылап, яратып сөйли.

- Бик яхшы, укучылар. С.Рәмиев тә кечкенәдән авыл табигатенә гашыйк кеше. Шуңа күрә авылны яратуы турында ул нәкъ халык җырларындагыча арттырылган, хискә бай, көчәйтелгән образлар кулланган. Без шагыйрь белән бәхәсләшмибез, киресенчә, аңа кушылып уйлый башлыйбыз, күз алдына үз туган авылыбыз килә.

Сезнең дә авылыгыз С.Рәмиев шигырендәге кебек матурмы соң?

(Бер укучының әтисе "Иске Казиле" җырын җырлый).


  • Ә хәзер сыйныфка иҗади эш.

I т. С.Рәмиевкә хат язарга.

II т. Туган авыл, туган як турында шигырь яки кечкенә күләмле инша язарга (рәсемгә карата булса да ярый.)

(Укучыларның җаваплары тыңланыла).

IV. Өйгә эш.

"Авыл" шигырен сәнгатьле итеп ятларга.


V. Рефлексия.

Без бүгенге дәрестә чыннан да С. Рәмиевнең пейзаж остасы булуын белдек. Ул искиткеч матур сүзләр белән туган авылны олылый, яратып сөйли.










Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе









Дәрес планы Сәгыйть Рәмиев










("Авыл" шигырен өйрәнү.)



















Тема: Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

(Әдәби - музыкаль кичә)


Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә М.Хафизовның "Әниеңне берүк онытма" дигән шигыреннән алынган юллар язып эленгән.

Тормыш юлы авыр булса да,

Горур яшә, үзең сынатма.

Бар нәрсәдән бигрәк кадерле

Әниеңне берүк онытма!


Сәхнә артыннан шигырь юллары яңгырый.

"Әни," - диеп телем ачылган,

"Балам", - диеп кулга алгансың.

Туган йорттан чыгып китсә дә,

Онытмый шул ана баласын.

Әнкәйләргә булган мәхәббәт

Мәрхәмәтлек күмсен җир йөзен.

Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Сәхнә алдында бишек эленгән 2 апа бишек җыры җырлыйлар. (бишек тирбәтәләр, фонограммада бала елаган тавыш ишетелә).

("Әниләр һәм бәбиләр"дән өзек күрсәтелә. 107 бит яки 178 бит).

А.б. Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы - аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү - һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.

Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала - җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе.

(Җыр)

А.б. Берни язылмаган ак кәгазь кебек бала күңеленә кешелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчә, игелекле эш - гамәлләр кылырга өйрәтеп, олы юлга хәер - фатиха бирә Ана.

Игътибарыгызга Х.Җәгъфәрнең "Ак теләкләр теләп" шигырен тәкъдим итәбез.

(Шигырь "Ак теләкләр теләп".)

А.б. Әнкәй! Олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы әнкәй! Элек - электән балаң хакына утка - суга кергәнсең, соңгы телемеңне сабыеңа каптыргансың син.

Ә хәзер Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" ("Әни килде") исемле драмасыннан өзек карап үтик.

А.б. Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь- яшь егет бер кызга гашыйк була. Аның мәхәббәтен сынар өчен, сөйгән кызы егетенә: "Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер!" дип әмер бирә. Гашыйк булып тилер дәрәҗәгә җиткән егет, әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: "Бик авыртмадымы, улым?" - дип сорый.

("Балан җыры")

А.б. Соңгы вакытларда тормышыбызда да "изгелек", "шәфкатьлелек", "олыны олылау" төшенчәләре онытылып бара. Күкрәк сөтен имезеп, безгә гомер бүләк иткән иң олуг зат булган ананы тәрбияләмәү, рәнҗетү вакыйгалары белән әледән әле очрашып торабыз.

(Сәүнәләштерү. "Шәфкатьлелек бизи кешене". В.Казыйханов."Әхлак дәресләре". 159 нчы бит)

А.б. Аналар алдында барыбыз да бурычлы. Аны аңлап кына бетермибез. Ә элегрәк ярлы яшәсәләр дә, кешеләрнең күңеле бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә яҗгызлык күрмәгән. Балалар ана каргышыннан курыккан. Кешеләр диннән, Алладан курыкка. Ә авыл кешесе элек-электән мәрхәмәтле булган, авылдашлары алдында яхшылыклар эшләргә тырышкан. Хәзер кеше оялмый. Аналар балаларын, балалар аналарын ташлый. Бу бик аянычлы хәлләр.

("Сак - Сок" бәете муз.)

Шигырь. С.Хәким. "Әнкәй" (Әдәбият 7 кл., 145 нче бит).

А.б. Күңелемнең җылы тойгысын

Энҗе - мәрҗәннәргә алышма:

Туган йортта көткән анага

Бурычыңны берүк онытма!

Туган телгә якты карашың

Чит җирләргә киткәч суытма!

Тән җылысын биргән анага

Бурычыңны берүк онытма.

А.б. Тормыш юлы авыр булса да,

Горур яшә үзең сынатма.

Бар нәрсәдән бигрәк кадерле

Әниеңне берүк онытма.

Күз яшьләрең күрмик, әнием,

Мин бит синең чәчкәң орлыгың.

Хәер-фатихаңда яшәсен

Минем балам - синең оныгың.

(Бию)

А.б. "Бала - ана күңелендәге мәңгелек ут" диләр. Бөек ватан сугышы безгә бик күп күз яшьләре китерде. Шуңа Әфганстан һәм Чечен фаҗигасе өстәлде. Боларга Дагыстан яралары килеп кушылды. Хәбәрсез югалган балаларының кайтуын әле дә зарыгып көтә аналар.

(Сәхнәләштерү. ) 310 нчы бит

"Ана бәйрәме".

А.б. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне хөрмәт итү кебек сыйфатларны мирас итеп калдырыйк.

Җыр.

А.б. Кадерлеләрдән кадерле, газизләрдән газиз аналар! Сезнең йөзләрегездә һәрвакыт шатлыклы елмаю балкысын, тормышыгыз имин булсын, сәламәт булыгыз, озак яшәгез!

Кадерле укучылар! Әйдәгез үзебездә кешелеклелек, ярдәмчел, изгелек сыйфатлары тәрбиялик. Һәрберебез әниләребезне күңел түрендә йөртик, аларга булган бурычларыбызны берүк оныта күрмик!

Җыр.

Шуның белән әзерләнгән әдәби - музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


© 2010-2022