Равил Фәйзуллин шигъриятенең үзенчәлекләре

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

"25нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"









Тема: Равил Фәйзуллин шигъриятенең үзенчәлекләре.





Имамова Э.М.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Эчтәлек:

1.Кереш.

2. Төп өлеш.

1. Р.Фәйзуллин - шигырь остасы.

2. Кыска шигырьләр.

3.Фольклор һәм кыска шигырьләр бәйләнеше.

3. Йомгаклау.

4. Кулланылган әдәбият исемлеге.






Кереш

Тема: Равил Фәйзуллин шигъриятенең үзенчәлекләре.

Фәнни эшебезнең максатлары:

  1. Р.Фәйзуллинның үзенчәлекле талант иясе булуын ачыклау;

  2. Кыска шигырьләренә күзәтү ясау;

  3. Кыска шигырьләренең фольклор әсәрләре белән уртаклык якларын күрсәтү.

Р.Фәйзуллин поэзиясе иң беренче нәүбәттә сугыштан соңгы алтмышынчы елларда - фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интеллектуаль укучыга адреслана. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы - шагыйрь иҗатының төп асылы. Бу җәһәттән аның иҗаты зәвыклы укучы игътибарын гына түгел, ә тәнкыйтьче, әдәбиятчы-галимнәрнең дә дикъкатен җәлеп итә. Бу хакта рус тикшеренүче-галимнәрдән В.Солоухин, В.Туркин, Л.Щипахина, Л.Васильева, В.Дементьев, О.Шестинский, В.Коркин, Е.Дунайская, латышлардан А.Веян, казакълардан Б.Исхаков, удмуртлардан Ф.Васильев, чувашлардан Хузангай, башкортлардан Г.Рамазановлар язалар, шулай ук кабардинлы Л.Губжоков, каракалпаклы К.Түләпбиргәнов, балкар К.Кулиев, калмык Д.Көгелтинов һ.б. да аның иҗатына югары бәя бирәләр. Татар тәнкыйте дә Р.Фәйзуллин иҗаты белән тирәннән кызыксына. Мәсәлән, Хәсән Туфан аның "Нюанслар иле" шигыренә тәнкыйди мәкалә яза.

Поэзиянең асылын ничек аңлавын искәртеп, Р. Фәйзуллин үзе 1966 елда ук язылган бер шигырендә болай дигән:

Катмарлы икән, Сыйган аңа

Кызык икән шарлавык та,

Тормыш гармониясе! тын елга да,

Әле ия, әле чөя, бал да, кан да,

Әле сөя, әле төя!.. гөлле уч та,

Ә син миңа: ут-кылыч та..

Шуның барысын Төрле көчтә,

Көйлә, дисең, төрле эштә,

Бер көй белән. төрле тында,

Күз- дәрья. төрле тонда,

Күңел- дөнья. төрле ямьдә,

төрле тәмдә

шигырьләр дә!

Равил Фәйзуллин кыска формаларга күп мөрәҗәгать итә, иҗатын да кыска шигырьләр язудан башлый. Монысы да күктән төшкән форма түгел. Бу - теләсә кайсы халыкның фольклорында яки язма әдәбиятында гасырлар буе яшәп килгән форма. Поэзиянең җәмгыятьтә тоткан урынына һәм традицияләренә бәйле рәвештә кыска поэтик форма төрле халыкта төрлечә аталып килгән: хокку, танки, робагый, газәл, такмак, табышмак, хикмәтле сүз, тапкыр сүз... Беренче карашка шактый җиңел тоелган кыска үткен сүз автордан зирәклек, акыл, тормыш тәҗрибәсе таләп итә. Кыска шигырьдә җәелеп китеп рифмалар төзеп булмый, чачаклы-чуклы метафоралар да өя алмыйсың. Кыска шигырь, авторның үз сүзләре белән әйткәндә, маск-халатсыз, япа-ялгызы атакага барган солдат кебек!1 Ул тәвәккәл, төгәл, куркусыз булырга тиеш.

Төп өлеш

1.Р.Фәйзуллин - шигырь остасы.

Равил Фәйзуллин - бер юлдан башлап сигез юлга кадәр күләмдәге кыска шигырь остасы. Бу өлкәдә ул Шәрекъ поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Аның шигырьләрендә тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Шигырьләрен ул психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көрәшләр, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге дә нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, ассоциатив фикер-хис киеренкеле сала белүендә ачыла. Сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, аның яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә иҗади кыю тәҗрибәләр алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р. Фәйзуллин халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны да кире какмый. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә.

Шагыйрьнең иҗат лабораториясе турында сүз алып барганда, бер нәрсә игътибарны җәлеп итә. Эш шунда: Р.Фәйзуллин поэзиясендә башлап язучы, бигрәк тә яшь язучы узган чорны табуы кыен. Башкортстанның халык шагыйре М.Кәрим үзенең бер мәкаләсендә бу хакта әйтеп уза1. Р.Фәйзуллин иҗаты турында язылган икенче бер мәкалә "Сүз белән рәсем ясый" дип атала. Очраклы әйтелгән билгеләмә түгел бу. Дөрестән дә, шагыйрь төсләр сайлый, авазлар сайлый; кояш нуры, ай нуры, яр рәшәләре белән сөйләшә. Ләкин болар үзмаксат итеп куелган табигать этюдлары гына түгел, бәлки, акварель буяу белән, тирән фәлсәфә салып язылган лирик картиналар. Шагыйрь гүяки: кешеләр, күрәсезме, табигатьтә күпме нәфислек бар, табигать нинди игелекле һәм саф, сез аның шушы биниһая мәһабәтлеген җимерерсезмени? - дип әйтергә тели. Табигатьне ул телле итә, сөйләштерә, кешелек дөньясының намусын кузгатырга тели, вату-кыру тарафдарларын табигатьнең үз теле белән гаепләтә. Табигать авазларына гади кешеләрнең самими авазлары килеп кушыла. "Күмәч пешерүчеләр", "Минем әти", "Балыкчы карт", "Җилфердәүче керләр җыры" кебек шигырьләрендә халкыбызның хезмәт яратуы, дуслык-туганлык хисләре,үткәнебез һәм киләчәгебез белән горурлану бар. Болары да үзмаксат белән язылмаганнар, табигать белән әңгәмә темасына килеп кушылалар. Халыкларның тыныч яшәве, көндәлек эштән, төзү, иҗат итүдән тәм табуы гасырлар буена җимерүче көч булып килгән сугышка каршы куела.Үзе пешергән күмәчне чип-чиста кәрзингә салып, тар урамнарны киң итеп, ризыгын мактап җырлап килгән кешене күрүдән дә ямьлерәк күренеш бармыни дөньяда? Яки "кычкырсаң да таралыр күк" иске көймәсе янында уйга калып, "Җилкән киереп ерак юлга барырына"өметен өзми басып торган балыкчы карт безнең күңелләрдә аңа карата ихтирам уятмыймыни?! Мондый шигырьләр, шагыйрьнең мондый табышлары иҗатының беренче чорында гына түгел, алга таба да әледән-әле килеп чыга, кешеләрне матурлыкка, зирәклеккә, сугышлардан, җимерү-кырулардан ваз кичәргә, дөньяның һәм табигатьнең төрле хәлләреннән гыйбрәтләр алырга чакырып, кыңгырау кагып торгандай, үзәк лейтмотив булып яңгырап бара.

Р.Фәйзуллин шигырьләренең поэтик осталыгы дөнья әдәбиятындагы У.Уитмен, П.Неруда, Н.Хикмәт, Р.Бернс, үзебезнең Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан шигъри мәктәпләренең уңышлы дәвам итүендәдер, мөгаен. Гадиләргә гимн җырлау, халыкның иң күркәм сыйфатларын олылау, гуманлы булырга өндәү - болар дөнья әдәбиятындагы прогрессив язучыларның иң матур сыйфатлары бит.

Р.Фәйзуллинның байтак әсәре ак шигырь яки ирекле шигырь белән язылган. Әлбәттә, мондый поэтик форма шагыйрьнең шәхси ачышы түгел. Ак шигырь татар әдәбиятында Ф.Әмирханның татар хатыны турындагы хикәясеннән, гражданнар сугышы чорында М.Максуди язган нәсерләрдән, Г.Кутуйның Бөек Ватан сугышы дәверендәге иҗатыннан килә. Ирекле шигырьләр С.Рәмиев, Һ.Такташ, Ә.Давыдов иҗатында да урын ала. Безнең фикеребезчә, Р.Фәйзуллинның уңышы яңа форма ачуда түгел, ә бәлки табылган форманың эчке мөмкинлекләрен файдалана белүендә.

Р.Фәйзуллин шигъриятенең тагын бер үзенчәлеге - фикри тыгызлыктадыр ул. Тарихны перспективада, җәмгыять үсешен социаль оптимизмда күрә белү белән ул байтак каләмдәшләреннән аерылып тора. Башка халыклар өчен дә кызыклы, гыйбрәтле хәлләр, проблемалар күтәрү белән Р.Фәйзуллинның төрле алымнар белән язылган шигырьләре Мәскәүнең "Молодая гвардия", "Современник", "Советский писатель", "Советская Россия", "Детская литература", "Художественная литература" нәшриятларында рус телендә басылып чыккан китаплары моңа дәлил була алалар.

2.Кыска шигырьләр.

Шагыйрьнең 1964 нче елда "Казан утлары"нда "Нюанслар иле" исеме белән басылган кыска шигырьләре үз вакытында гаять каршылыклы фикерләргә дучар була. Моның сәбәпләрен аңлап була: беренчедән, кыска шигырьләр татар укучысы өчен берникадәр ят күренеш; икенчедән, көтелмәгән форманы кабул итәр өчен билгеле бер әзерлек кирәк; өченчедән, поэзиянең барлык башка төрләрендәге кебек, кыска шигырьләрдә дә һәр ялтыраганның алтын булып бетмәве дә мөмкин бит. Әмма кыска шигырьләр иҗат итү кирәк. Халыкны шул юнәлештә - тапкырлык, зирәклек юнәлешендә тәрбияләү, башка халыклардагы шул кыска үткен форманы тәкъдир итү, алга таба да үстерү, янә дә килеп, киң колачлы, күләмле поэзия әсәрләре өчен алдан ук телне чарлау, фикерле үткенәйтү, мөмкин хәтле тыгыз итеп язарга өйрәнү өчен кирәк. Әйткәннәребезгә дәлил йөзеннән Р. Фәйзуллинның кайбер кыска шигырьләреннән мисаллар китерик:

Яңгыр

Толымланып салынып төште Күк сагышы.

Тарих

Кыны тулы кан.

Тышында чәчәк сурәте

Көзге яңгыр

Торналар китеп бара.

Кош канатлары орынгач,

Болытларның күңеле тулды.

Картлар сүзе

Ике хәзинә бар дөньяда:саклагыз!

Каберстан аның берсе. Гел гөлдә булсын!

Китапханә икенчесе.Күңелдә булсын!

Базар болай да калыр...

Берәр юллык шигырьләр. Беренче карашка ниндидер табышмак яки хикмәтле сүз кебек. Ләкин аларда шигырь өчен иң кирәкле нәрсә - образ бар. "Кесә тулы елан мөгезе". Мондый юллларны телнең нечәлекләрен, халык авыз иҗатын яхшы үзләштермәгән кеше яза алмый. Ә бит елан мөгезе - бәхет, байлык символы. Шагыйрь шушы берьюллык шигырендә яшь чакның иң бай, иң бәхетле чак икәнен әйтеп биргән. Аңлап ук бетерә алмаслар дипме, шагыйрь төп фикерен-мәгънәсен исемгә биргән. "Яз! Җан тулы хушаваз". Бу шигырьдә язның матурлыгы «хушаваз» сүзендә сурәтләнә. "Кайтаваз"га ияреп ясалган "хушаваз" яздагы исләрне, төсләрне, тавышларны белдерүче неологизм. Бу сүз җилдә тибрәлеп, тирә-юньгә хуш ис таратучы матурдан матур чәчәкләрне күз алдына китерә, аларның хуш исе үпкәләргә тулгандай була;язда хуш исле чәчәкләр генә түгел, йөзләрчә кошлар тавышы, беренче күкрәү һәм тагын бик күп авазлар-тавышлар бар. Язларга гына хас тавышлар, төсләр, исләр, хисләр симфониясе бер сүз беләнәйтеп бирелгән. Берәү булса үзенең табышын бер юлга "әрәм" итмәс, ким дигәндә бу образдан 3-4 строфалы шигырьләр язар яки ясар иде.

Р.Фәйзуллинның шактый шигырьләрендә катлауландырылган метафора, ягъни ассоциатив кабул итү яки нинди дә булса күренешне төсләр, тавышлар аша бирү бар. Бу синестезия алымын әлегә кадәр безнең әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр тиешенчә үзләштерә алмыйлар. Ә бит бу ысул шактый шагыйрьләрдә, шул исәптән бу юлларның авторында да бар. Яшь шагыйрьнең берьюллык шигырьләре үзе бер кыюлык булса, шул берьюллыкларга "хушаваз"кебек неологизмны укучы кабул итми. Ә бу "хушаваз"-"кайтаваз" кебек табигый, әмма "кайтаваз"га караганда күп сыйдырышлы.Чөнки аңарда яз тәме аңкый, ул шагыйрьнең эчке халәтеннән,күңел төбеннән бәреп чыккан.

3.Фольклор һәм кыска шигырьләр бәйләнеше.

Фатих Урманченың "Борынгы миф һәм бүгенге шигырь" дигән китабында халык иҗаты хакында кызыклы фикерләр бар: "Поэзиянең барлык уңай сыйфатлары, барлык атрибутлары барыннан да элек халык иҗатында формалаша. Борынгы шәрык үрнәкләре-ташка күчерелгән мифологик хикәятләр, төрле изге йолалар һәм тантаналы вакыйгалар белән бәйләнгән ритуаль гимннар, мәкаль-әйтемнәр, дастани-эпик формулалар...Һәм, ниһаять, бихисап дини догалар. Шулай булгач, халык иҗаты белән турыдан-туры бәйләнеш чыннан да язма поэзиянең тәүге, иң борынгы һәм безнең көннәргә кадәр уңышлы дәвам итеп килгән бердәнбер һәм тотрыклы сыйфаты."1

Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләренең нигезендә, дөрестән дә, халык иҗаты, аерым әйткәндә, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, тапкыр яки кинаяле сүзләр ята. Берничә мисал:

Р. Фәйзуллин: "Акчаң булса-гөл сибәрләр йөзеңә,

Акчаң бетсә-көл сибәрләр күзеңә"

Фольклорда: "Кем кулында иллелек,

Аның сүзе иң элек"

Р.Фәйзуллин: "Вакыт кына мәңге тантанада".

Фольклорда: "Гомер бит ул каш белән күз арасында"

Мондый мисалларны шагыйрь иҗатыннан күп китерергә мөмкин.

Бу язмада Р.Фәйзуллинның кыска шигырьләренә киңрәк тукталуның сәбәбе шул: шагыйрь кыска шигырьләре белән татар әдәбияты мохитендә зур резонанс тудырды. Р.фәйзуллин шигырьләрендә, кабырчык эчендәге энҗеләр кебек, фикер тирәнгәрәк яшерелгән, аны аңлар өчен башта кабырчыкны ачарга, аннары кабырчык эченә кергән комнар арасыннан энҗене эзләргә кирәк иде. Кайберәүләрнең кабырчыкны ачып утырасы килмәде, кайберәүләр ачып та, аннан энҗе түгел, ком гына таптылар.

Йомгаклау.

"Р. Фәйзуллин шигырьләренең уңышы нәрсәдә? -дип сорау куя Т. Галиуллин. - Бәлки, шагыйрьнең ил, чор вакыйгаларын йөрәге аша үткәреп, халкын борчыган проблемаларның үзәгендә булырга тырышуындадыр? Бәлки, публицист, ялкынлы фикер, язгы ташу шикелле ярларына сыеша алмыйча белүендәдер? Бәлки, бер караганда әһәмиятсез, вак күренгән төшенчәләрдә, хәлләрдә олы мәгънә, эчке моң күрә алуындадыр.Бәлки" 1

Бу фикергә шагырьнең үз сүзләре дә аваздаш: "Чор.Шәхес.Шагыйрь. Шушы өч төшенчә торган саен күбрәк уйландыра. Безнең эшнең асылын аңлау, иҗатчының иҗтимагый кыйммәтен бәяләү фәкать шушы төшенчәләр, алар арсындагы эчке бәйләнеш аша гына мөмкин. Әйе, хикмәт шушы бәйләнештә. Шуңа карап шагыйрьнең олылыгы, кешелеклелеге, гражданлыгы беленә.Теоретик планда әйтелгән бу сүзләргә шагыйрь үзенең поэтик иҗатында да турылыклы булып калды. Ул кайнар йөрәкле шагыйрь һәм нечкә табигатьле лирик. Аның иҗатында фикри яктан тоташ гранит кебек басып торган кыя-тауларны да, талгын җилдә тирбәлгән нәфис гөл таҗларын да очратасың..

Кыска шигырьләр турында шактый тәфсилләп сөйләгәннән соң, йомгаклап болай дип әйтергә була: татар поэзиясендә кыска шигырьләрнең төрле формалары теге яки бу дәрәҗәдә кайбер шигырьләрдә элегрәк тә бар иде, әмма алар, аз һәм эпизодик характерда булу сәбәпле, әлеге авторлар иҗатының төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели алмадылар. Шагыйребез Равил Фәйзуллинга килсәк, ул иҗатының саллы гына өлешен кыска шигырьләргә багышлаган. Фәкать кыска шигырьләрдән генә торган китаплар, җыентыклар чыгарылуы һәм аларның төрле телләрдә басылуы да билгеле. Равил Фәйзуллин татар поэзиясендә кыска шигырьләргә тулы гражданлык хокукы биреп, аны аерым жанр-форма дәрәҗәсенә күтәрде.

Күп йөргән, күп күргән, күп эшләгән Равил Фәйзуллинның үзенчәлекле таланты турында йөзләрчә мәкалә һәм рецензияләр, төрле гыйльми хезмәтләр, монографияләр, диссертацияләр язылуын да әйтсәк, шагырьнең иҗаты дөрестән дә зур икәненә ышанырбыз.

Сүзебезне Р.Фәйзуллинның "Иясез шатлык" дигән шигыре белән тәмамлау урынлы булыр шикелле. Анда мондый юллар бар:

Мин дә куна алыр идем

кемгәдер аклык булып!

Җирдә күпме җаннар йөри

иясез шатлык булып!..1

Әйтергә кирәк, Р.Фәйзуллин теләгенә иреште. Ул күпләрнең күңеленә аклык булып керде. Иясен эзләгән шатлык - бәхеткә сусаган җаннарны эзләп тапты. Шул җаннарны бәхетле итүе белән шагыйрь үзе дә зур бәхеткә - халык мәхәббәтенә иреште.





Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Ахунов Г.Яңарыш// Р.Фәйзуллин. Заман. Иҗат. Шәхес. - 16 б.

2. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.-Б.152.

3. Даутов Р.Н. Әдипләребез. 2том - Казан: Мәгариф 2009.

4. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. Казан "Мәгариф"нәшр.,2006.

5. Урманче Ф..Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. - Казан:"Школа"нәшр., 2002

6. Файзуллин Р. Мой звездный час. - М.: Сов.Россия, 1978. - С.7.

7. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.- Казан тат.кит.нәшр.2005.

8. Фәйзуллин Р. Җырлардаа - ил гаме. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. - Б.126.

9. История татарской литературы в 6 томах. Ред.Газизов Р.Г.Казан: изд."Раннур" 2001.

1Даутов Р.Н. Әдипләребез. 2том - Казан: Мәгариф 2009.

11Файзуллин Р. Мой звездный час. - М.: Сов.Россия, 1978. - С.7.

11 Ф.Урманче.Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. - Казан:"Школа"нәшр., 2002

11 Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.-Б.152.

11 Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.- Казан тат.кит.нәшр.2005.



© 2010-2022