Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме инсценировка

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Автор: Гөлшатның сары башмаклары бар.Сап-сары, сары күбәләкләр кебек алар. Башмаклар җырлыйлар:"Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр!". Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. Гөлшатның әтисе - фронтта танкист.

Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши. Ләләнең дә әтисе фронтта. Әтисе кайтыр да Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер.

Менә Гөлшатның әтисе фронттан кайтты. Әтисе белән өйгә бәхет кайтты.

Гөлшат: Исәнме,Ләлә! Минем әтием кайтты! Әтием кайтты!

Ләлә: (моңсу)Хәзер минем сары башмакларым булмас инде...

Автор: Гөлшатка бик күңелсез булды.

3 дус килеп керә

1нче дус: Бу туп идәннәнтүшәмгә кадәр сикерә. Мә, Ләлә, бу туп сиңа.

2нче дус:Курчакның күзләре ачыла да йомыла. Ул мине бик ярата. Ул сине дә ярата. Курчак сиңа.

3нче дус:Чәчәкләрне үзем алдым

Гөлшатның әтисе керә.

Гөлшатның әтисе: Ләлә кызым! Мин сине иртәгә курчак театрына алып барам. Гөлшат та бара. Барырсыңмы Гөлшат?

Гөлшат: Әйе, әтием.

Автор: Гөлшат тиз генә бүлмәгә чыгып китте. Ул бүлмәдә нәрсәдер эзли башлады.

Әтисе: Кызым, нәрсә эзлисең?

Гөлшат: Берни дә түгел, әтием...

Автор: Үзе һаман нәрсәдер эзләде. Уенчыкларның берсен алды, берсен куйды...

Гөлшат сары башмакларны ала

Гөлшат:Нинди матурлар!... Әтием! Ләләгә кызлар чәчәкләр алып килделәр. Тагы курчак та, тагы туп та алып килделәр. Мин дә башмакларны бирәм, әтием, яме?

Әтисе: Ярый, ярый, акыллым. Бик яхшы, иптәшең сөенер.

Гөлшат Ләләләргә керә.

Гөлшат: Ләлә! Мә, башмакларны киеп кара! Сиңа ярыймы? Дустым, мин сиңа башмакларны бүләк итәм. Ничек телисең, шулай ки.

Ләлә: Рәхмәт Гөлшат.

Автор: Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте.



© 2010-2022