Открытый урок Фатих Хөсни “Кабак” хикәясен тәрҗемә итеп уку

Тема: Фатих Хөсни “ Кабак” хикәясен тәрҗемә итеп уку. Максат: Күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрнең ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр кебек үк булуын аңлату; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү; күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек 68-70 бит, мәкальләр; проекторда слайд, карточка. Дәрес барышы. 1. Оештыру өлеше. - Исәнмесез, укучылар. - Хәерле көн. - Сыйныфта кем дежур? - Бүген көн нинди? 2. Өй эшен тикшерү. - Узган дәрестә без кем турында сөйләштек? ( Фатих Хөсни турында) - Кем ул Фатих Хөсни? ( ул язучы) - Фатих Хөснинең нинди хикәяләрен беләсез? ( “ Йөзек кашы”, “ Җәй башы”, “ Утызынчы ел” ) - Кем Фатих Хөсни турында сөйли? 3. Яңа темага әзерлек. - Слайдка карагыз әле, нәрсә күрәсез? ( Кояш рәсеме) -...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Фатих Хөсни " Кабак" хикәясен тәрҗемә итеп уку.

Максат: Күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрнең ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр кебек үк булуын аңлату; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү; күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек 68-70 бит, мәкальләр; проекторда слайд, карточка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар.

  • Хәерле көн.

  • Сыйныфта кем дежур?

  • Бүген көн нинди?

  1. Өй эшен тикшерү.

- Узган дәрестә без кем турында сөйләштек? ( Фатих Хөсни турында)

- Кем ул Фатих Хөсни? ( ул язучы)

- Фатих Хөснинең нинди хикәяләрен беләсез? ( " Йөзек кашы", " Җәй башы", " Утызынчы ел" )

- Кем Фатих Хөсни турында сөйли?

3. Яңа темага әзерлек.

- Слайдка карагыз әле, нәрсә күрәсез? ( Кояш рәсеме)

- Димәк безнең бүгенге дәресебез дә кояшлы, якты үтәчәк.

а) сүзлек өстендә эш:

ахирәт дуслар - задушевные подруги;

әйткәләшергә тотындылар - начали спорить;

хәер - впрочем;

кыяфәт - вид, наружность.

( укучылар сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итәләр, сүзлек дәфтәренә язып куялар).

Алсу белән без ахирәт дуслар.

Хәер, син аны белмисең.

Ул дустым белән әйткәләшергә тотынды.

Алдан бик матур кыяфәтле кыз бара.

  1. Яңа тема өстендә эш.

А) Дәреслектән ( 68-70 бит, 3 күнегү) " Кабак" текстын уку.

( укытучы укый башлый, укучылар дәвам итә).

Б) текстны рольләргә бүлеп уку.

В) текстның эчтәлеген тәрҗемә итү.

Г) текст буенча эш:

- Укучылар, текст нәрсә турында? ( Ике күрше әби турында)

- Әбиләрнең исеме ничек? ( Маһи һәм Мәлихә)

- Ике әби ни өчен ачуланыша? ( кабак өчен )

- Сез алар урынында булсагыз нишләр идегез?

Слайдта карау, үзеңә туры килгән вариантны сайлау.

1 нче вариант: " Кара әле, Мәлихә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскәнбит, рәхмәт яугыры. Әйдә сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле".

2 нче вариант: " Бу - минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагы, карагыз аны".

3 нче вариант: " Хәзер бу кабак - икебезнеке дә булды инде. Бер кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын".

4 нче вариант: " Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде".

5 нче вариант: " Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үу алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк үзеннән".

6 нчы вариант: " Үсә торгач, кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде".

7 нче вариант: " Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакыртам".

- Үзегезгә туры килә дип санаган җавапны сайлап алыгыз.

- Ә хәзер, мин нинди кеше? дигән сорауга җавапны слайдтан табыйк. ( слайдтан җаваплар табыла, тәрҗемә ителә)

1 нче вариантны сайлаган - юмарт һәм шат күңеллекеше.

Икенчесен сайлаган -саран кеше.

Өченчесен сайлаган -вакчыл,саран кеше.

Дүртенчесен сайлаган - киң күңелле кеше.

Бишенчесен сайлаган -шаяртырга ярата торган дус

Алтынчысын сайлаган-бераз хәйләкәр,ләкин юмарт кеше.

Җиденче вариантны сайлаган-акылсыз,саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

-Димәк, укучылар, без һәрвакыт бер - беребезгә карата, игътибарлы булырга тиешбез.

5. Теманы ныгыту өстендә эш.

- Укучылар, ә сезнең һәрберегезнең дусты бар, кем үз дусты турында сөйли ала?

- Шулай ук, һәрберегезнең күршесе дә бар, кайсыгыз күршесе турында сөйли ала?

70 бит 4 күнегү; - җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.

Ял минуты. Чупина Алёна башкаруында " Чын дус" җырын тыңлап китик.

  • Ә хәзер эшне парлап эшлибез.

Җөмләләрне дәвам итү.

1пар: Ике карчык тату... . Бер кабак аркасында... .

2 пар: Маһи әбинең кабагы ... . Маһи әби Мәлихә әбине бакчага... .

3 пар: Маһи әби Ниса белән... . Ике дус карчык бакчада бик озак... .

Как скажете о том. что:

4 пар: подруги жили спокойно, дружно;

Испортились отношения между подругами;

5 пар: они встретились в огороде;

В этом году хорошо уродилась тыква;

6 пар: две соседки очень долго спорили;

Летом их дружба закончилась.

  • Сез күршеләр турында нинди мәкальләр беләсез? Аларны ничек аңлыйсыз?

Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.

Яхшы күрше-ярты дуслык.

Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.

Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

Көлмә күршеңнән үтә башыңнан.

Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый.

6. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди хикәя укыдык?

- Хикәя нәрсә турында?

- Кем күрше санала?

Укытучы: Бер акыл иясе исә: "Бер кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала"дип әйтеп калдырган.

- Бер күршенең ничә күршесе була соң? (4-5 күршесе).

Укытучы: Күрше-күләннәр, туганнар булмасалар да, гомер буе бергә яшәгәнлектән,үзара ярдәмләшеп килешеп тату яшәргә тиешләр. Күршене без әниебезне хөрмәт иткән кебек хөрмәт итәргә тиешбез.

7. Билгеләр кую.

8. Өй эше.

70 бит 7 күнегү.








© 2010-2022