Урок по татарскому языку на тему Казань-столица Татарстана

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе




«Казан-Татарстанның башкаласы»

(4 нче сыйныфтагы дәрес эшкәртмәсе.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен).







Низамутдинова Савия Тауфиковна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2015 ел

Тема. Казан -Татарстанның башкаласы.

Максат: 1)Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү, текст белән танышу;

2) Сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирү, тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру, татар теленә хас булган [ә] авазын дөрес әйтергә күнектерү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.

3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова "Татар теле һәм уку китабы" 4 нче сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, тема буенча презентация материалы

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Методлар: сүзлек эше, кросссворд чишү, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше, төркемнәрдә эшләү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.(ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(кул уйнату)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

2 нче слайд.

Тэйк оф - тач даун.(Укытучы сорау бирә, риза булган укучы баса,риза булмаса басмый).

-Татарстанда төрле милләтләр яши.

-Татарстанның башкаласы- Мәскәү.

-Татарстанның президенты- Шәймиев.

-Хәзер Татарстанның президенты Минниханов.

-Татарстанның үз флагы бар.

-Татарстан флагында өч төс бар.

-Татарстан гербында канатлы юлбарыс сурәтләнгән.

- Дәүләт гимнын композитор Рөстәм Яхин язган.

Фонетик күнегү. [ә] авазы .

Укытучы. Мин сәяхәткә җыенам һәм үзем белән "ә" хәрефен алам

шәһәр

Казан шәһәре

дәүләт

Дәүләт музее

истәлекле

истәлекле урыннар

яшәгән

шәһәрдә яшәгән


Нәтиҗә ясау.

Нинди авазны кабатладык?

[ә] авазы кергән сүзләрне кабатладык.

Дәресебезне дәвам итәбез.

Укытучы. Ә хәзер кроссворд чишәбез. Кроссвордны дөрес чишсәгез, дәреснең темасын белерсез.


т

у

к

а

й

т

а

т

а

р

с

т

а

н

к

ы

з

ы

л


к

а

й

б

ы

ч

я

х

и

н



1). "И туган тел, и матур тел" шигырен кем язган?

2). Сез кайсы республикада яшисез?

3). Татарстан флагындагы бер төс?

4). Сез кайсы районда яшисез?

5). Дәүләт гимнын кем язган?

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты? ( укучыларның җаваплары тыңлана)

(Казан) Бүген дәрестә Казан шәһәренә экскурсиягә барырбыз.

Төп өлеш.

Уку мәсьәләсен кую.

Без бүген сезнең белән "Казан" исемле текстны укырбыз. Яңа сүзләр белән танышырбыз, тәрҗемә итәрбез, сорауларга җавап бирербез, төркемнәрдә эшләрбез.

Как вы меня поняли?

( укучыларның җаваплары тыңлана)

Лексик - грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

( карточкада язылган сүзләрне парларда чиратлашып кабатлау )

башкала-столица

мәчет-мечеть

манара-башня

халык-народ

Укытучы. Үзегезгә ошаган сүз белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзегез.2 минут вакыт бирелә.(Карточкаларга үзләренең җөмләләрен язалар.Һәр укучының җавабы тыңлана .Бер-берсенең эшенә бәя бирәләр.).

Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

Ә хәзер дәреслекләрегезнең 78 битен ачыгыз.

Хикәяне башта үзем укыйм, карап барыгыз. Хикәя нәрсә

турында?

( укытучы хикәяне укый)

Укытучы.

- Хикәя нәрсә турында?

( укучылар җавап бирә)

б) - Хәзер хикәяне сез укыгыз һәм тәрҗемә итегез. (чылбыр буенча укыйлар, тәрҗемә итәләр).

в) - Кем хикәяне рус телендә сөйли ала?

. Микс -Фриз-Груп

(Укучылар музыка башлангач класс буенча йөриләр.Музыка туктауга,укытучы кушкан эшне эшлиләр).

-Кызлар 1,малайлар 3 санын ясагыз.

Сез ничәнче сыйныфта,шул кадәр басыгыз.

Ике ел элек сез ничәнче сыйныфта укый идегез?

3+1 ничә була?

Бүген бездә ничә кунак бар?

Биремнәр башкару.

Карточкалар белән эш.

Укытучы. - Ә хәзер хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышыйк. Мин сорау бирәм, ә сез дөрес җавапны әйтерсез. 30 секунд вакыт бирелә. Дүрт укучы шул вакытта чиратлап җавап бирә.СИНГЛ РАУНД РОБИН

Без кая бардык? (Без Казанга экскурсиягә бардык).

Бигрәк тә нәрсә ошады? (Безгә Казан Кремле ошады).

Казанда нәрсәләр бар? (Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Дәүләт музее бар).

Сөембикә манарасы ничә катлы һәм очында нәрсә бар? (Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай.)

Кремль янында нәрсә бар? (Кремль янында Татарстан Дәүләт музее бар.)

Молодцы, сорауларга дөрес җавап бирдегез.

4.Ситуатив күнегү.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН

(укучы уйлый,аннан соң кәгазьгә яза һәм группада сөйләшү уздырыла)

Как ты скажешь о том, что :

Казань - красивый город.

Казань - столица Татарстана.

В Казани есть башня Сююмбике.

Мы были в музее.

5. КОНЭРС структурасы.

-Укучылар, әгәр сез Казанда булсагыз,кая барыр идегез?Театрга,циркка,кинога яки зоопарккамы?

(укучылар жавапларын язалар,сайлаган почмакка басалар,аннан соң бер-берсенә 30 секундта,үзләренең җавапларын укыйлар).

Укытучы: Ике раслауның кайсысы дөрес?

1. Казан - бик матур тарихи шәһәр.

Казан - яңа, яшь шәһәр.

2. Казанда тарихи урыннар күп түгел.

Казанда Кол Шәриф мәчете бар.

3. Сөембикә манарасы очында алтын ай бар.

Сөембикә манарасы очында көмеш ай бар.

4. Кремль янында университет бар.

Кремль янында Татарстан музее бар.

( укучылар дөрес раслауны әйтәләр).

6.Диалогны сәхнәләштерегез.

Марат, син җәй көне кая бардың?

Казанга бардым.

Кол Шәриф мәчетен күрдеңме?

Әйе, без Кол Шәриф мәчетен күрдек.

Ул кая урнашкан?

Ул Кремльдә урнашкан.

7.Нәтиҗә ясау.

- Биремнәрне бик яхшы эшләдегез.

- Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт җитте. Башкалабыз Казан нинди шәһәр? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Әйе, балалар башкалабыз Казан турында бик матур фикерләр әйттегез. Чыннан да башкалабыз Казан дөньяда иң матур шәһәрләрнең берсе. Казан - ул дуслык шәһәре, тынычлык шәһәре, кунакчыл шәһәр

Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Текст нәрсә турында?

Өй эше. Казан турында текстны сөйләргә өйрәнегез.

Билгеләр кую.





















© 2010-2022