7нче сыйныфта хикәя фигыль буенча күнегүләр

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куегыз. Бу фигыльләр кайчан үтәлгән эшне белдерәләр?

Яз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Кыш

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил ,буран,

Бу кайчак, туган?

2нче бирем.

Шигырьдә бирелгән фигыльләр белән дәфтәрләрегезгә 2 җөмлә языгыз.

4 нче бирем. Укыгыз. Үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз. Фигыльләргә -ган/-гән, -кан/-кән кушымчаларын куеп текстны укыгыз.

Җәйге кояш чыкты. Әкренләп, җиргә яктылык таралды. Бөтен җирдә хәрәкәт башланды. Табигать уянды. Кошлар сайрый башлады. Бакча буеннан куян йөгереп узды. Шулай итеп, яңа көн туды.

5нче бирем. Текстта үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз. Аларның зат-санын күрсәтегез.

Әни.


Син иртә белән уяндың, күзләреңне ачтың. Өйдә тәмле аш исе таралган. Сиңа рәхәт.

Син "ӘНИ" дип эндәштең. Әни шул сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белде. Ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрде. Әйе, күрде. Чөнки "әни" дигән сүз үзе йөрәктә туды.

Нәби Дәүли

© 2010-2022