Открытый урок А. Алиш Болтливая утка

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

А.Алиш."Сертотмас үрдәк.

Максат.А.Алишның иҗат юлын ныгыту,тест биремнәреөстендә эшләү."Сертотмас үрдәк әкияте буенча әңгәмәүткәрү, мөстәкыйль фикерләргәһәм үз сүзләрен төгәл итеп әйтә, тыңлаучыга җиткерә белергәөйрәтү.Әсәрдә күтәрелгән теманы ачыклау ярдәмендә язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрестөре.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Метод:фикер алышу,әңгәмә.

Җиһазлау һәм материал. А.Алиш портреты," Сертотмас үрдәк" әкияте буеча призентация.проектор,компьютерпрезентацияләре.,А.Алишка багышланган китап күргәзмәсе.Тест биремнәре.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

1)Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Бүгенкөн бик матур, тышта кояш елмая, сезнең дәкаефләрегез яхшы күренә.Әйдәгез шушы яхшы каеф белән татар теле әдәбиятедәресен башлап җибәрәбез.

Дәресне башлап җибәрер алдыннан сыйныфны ике төркемгә бүлик.Эшне төркемнәрдә алып барырбыз.

2.Актуальләштерү.

Укытучы.

1) Без узган дәрестә кайсы язучы белән таныштык?.( Язучы А.Алишныңиҗатһәм тормыш юлы белән. 1(слайд). (Тест биремнәре таратыла).

А.Алишның нинди әкиятләрен укыдыгыз ?( 2 нче слайд чыга.).

1 нче укучы. Без язучының "Сертотмас үрдәк әкиятнен укып килдек.

Укытучы.Әбүген безнең А.Алишның "Сертотмас үрдәк "әкиятен ныгыту һәм йомгаклау дәресе.

Укытучы

Шуңакүрә дә дәреснең исемен А. Алишның "Сертотмас үрдәк"-әкияте буенча сәяхәт - дип атабыз.

Укытучы.

Ә нинди үрдәк турында сүз бара? (3 слайд чыга.).

2 нче укучы. "Сертотмас үрдәк турында бара.

Укытучы.

Аны кем язган?

3 нче укучы.

А.Алиш язган?

Укытучы.

Вакыйгада кемнәр катнаша?(4 нче слайд чыга.).

4.Укучы.

Урман җәнлекләре,үрдәк , кош-кортлар һәм өйхуҗасы. .(4 слайд чыга).

Укытучы.

Хуҗа кайда китә? Ул кош -кортларга нәрсә ди?

Укучы.

Минем киткәнне беркемгә дә әйтмәгез,-дигән.

Укытучы.

Кош-кортлар хуҗасыннан башка ничәкөн кунганнар.?

Укучы.

БЕР КӨН КУНГАННАР ДА, икенче көнне сертотмас ҮРДӘКНЕ ҖИБӘРЕРГӘ БУЛГАННАР.

Укытучы.

Ә ни өчен алар үрдәкнеҗибәрергә булганнар?

Укучы.

Чөнки син очасың,йөзәсең, йөгерәсең-син бар дигәннәр.

Укытучы.

Дөрес укучылар, вакыйга хәзер кайда бара? Ул урманда кемне күрә?Аныңкаршысына кем килеп чыга?.

Укучы.

Аның каршысына керпе килеп чыга.(5 слайд).

Укытучы.

Ул нәрсә дигән?

Укучы.

Ул үрдәкнең кая баруын сораган һәмаңа да серен беркемгә дә сөйләмәвенүтенгән Серең эчеңдә торса, йортытыныч булыр дигән.

Укытучы.

Керпенең сүзенә сертотмас үрдәк колак салганмы?

Укучы.

Юк, керпенең акыллы киңәшенәүрдәк колак салмаган.

Укытучы.

Аңа урманда кем очраган?

Куян очраган.(6 слайд).

Укытучы.

Ул куянга серен сөйләгәнме? Ә куян нәрсә уйлаган?

Укучы.

Куянга хуҗаның юклыгын сөйләгәч,куян хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт дип -уйлаган да урман эченә кереп киткән.

Укытучы.

Ул тагын кемне очраткан?

Укучы.

Аның каршына аю килеп чыккан.(слайд).

Укытучы.

Аюга да серен сөйләгәнме? Аю нәрсә уйлаган.

Укучы.

Әйе , аңа серен сөйләгәч,аю хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы чак икән -дип уйлаган да , күрмәдем дип урманга кереп киткән.

Укытучы.

Тагын кемне очраткан ? Серен сөйләгәнме?

Укучы.

Әйе, урдәк бүрене очраткан һәм аңа да серен сөйләп үткән.(7 слайд)

Бүре нәрсә уйлаган?

Сарыкларын ашап кайтыйм әле-дип тиз генә урман эченә кереп киткән.

Аңа тагын кем очраган? Ул үрдәкне кайда алып киткән?.

Укучы.(слайд)

Үрдәккә төлке очраган.Ул үрдәкне балаларына алып кайтып, ботарлап азык итеп ашаткан.

Укытучы.

Хуҗалыкка зыян килгәнме??.

Укучы.

Юк килмәгән, чөнки.хуҗа һәрбер җиргә капкын куйган. Җанварлар барсы да хуҗа куйган капкынга эләккәннәр.(8слайд.)

Ә хәзер ял итеп алабыз.( слайд чыга). Күзләрне ял итеп алдырабыз.

Укытучы.

Ә хәзер сүзлек белән эшлибез.( Дәфтәрләргә язу.).

фаҗига- трагедия

Хуҗалык

хуҗалык-хозяйство

дәрәҗә-авторитет

Сер итеп-по секрету

Аркасында- из-за

Җаваплылык- ответственность

Ышанычлы-надежный

киңәш-совет

Ау-охота

Укытучы.

-Әкияттә сүз нәрсә турында барды?

Укучы

Күп сөйләшүче үрдәк турында.

Күп сөйләшүче кешене җибәрү дөресме?

Юк, дөрес түгел.

Әкиятләр кайсы өлешкә керә ,тылсымлы әкиятләргәме, яки кошлар-хайваннар турындамы?(8слайд ).

Укучы.

Кошлар-хайваннар турында.

Макальләрне дәвам ит?...

Сер тотмас...........(дус тапмас.)

Күп сөйләгән авыз..........(бәхетсезлек капкасы.)

Укытучы.

Бу мәкальләр Сертотмас үрдәк әкиятенә туры киләме?

Укучы.

Әйе, туры килә.Чөнки күп сөйләгән авыз кешегә зур бәхетсезлек алып килә.

Ныгыту.Без сезнеңбелән А.Алишның "Сертотмас үрдәк "әкияте буенча сәяәткә чыктык.Әкият сезгә ошадымы?.Әкияттән сез нәрсә белдегез?( укучыларныңҗаваплары тыңлана).

Өй эше.Уңайһәм тискәре сыйфатларны табып рус теленә тәрҗемә итеп язып килергә.

Ышанычлы

Саран

Тырыш

Әләкче

Куркак

СабырЯрдәмчелМактанчык











© 2010-2022