Доклад по татарскому языку на тему -Сынамышлар

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

















Халык сынамышларының җөмлә үзенчәлеге




























Эчтәлек


  1. Кереш.............................................................................................................2

-Төп өлеш......................................................................................................3

-Шарт мәгънәсе ачыктан-ачык белдерелгән җөмләләр......................4


  1. Шарт мәгънәсе яшертен (имплицит) рәвештә белдерелгән җөмләләр.Аларга түбәндәге җөмлә төрләре керә.................................5


  1. Йомгак...........................................................................................................8

4.Файдаланылган әдәбият исемлеге..................................................................9







































Кереш

Татар телендә иярчен җөмлә төрләре һәм аларга хас үзенчәлекләр синтаксик хезмәтләрдә шактый тулы яктыртылган. Әмма халык сынамышларының синтаксик үзенчәлекләре татар телендә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Андагы җөмлә төрләренең мәгънәләре, төзелешләре һәръяклап системалы рәвештә анализлауны сорый. Без бу мәкаләдә игътибарны халык сынамышларының, юрауларының синтаксик үзенчәлекләренә юнәлтәбез.

Сынамышлардагы җөмләләр синтаксик яктан тотрыклы төзелмәләр хасил итәләр: алар билгеле бер үзенчәлекле структур семантик калыпта төзеләләр. Барлык җөмләләрдә дә башта шартны белдерүче тотрыклы өлеш, аннан соң аның нәтиҗәсен белдереп төп (баш) җөмлә килә. Шарт мәгънәсе бу җөмләләрдә тотрыклы семантик компонент тәшкил итә, ул төрле морфологик - синтаксик чаралар ярдәмендә белдерелә.

Нәкый Исәнбәт томнарында киң чагылыш тапкан афористик иҗатның нәүбәттәге төре - сынамышлар. "Татар халык иҗаты" сериясендә дөнья күргән томда да аларның гомуми саны аз түгел - 1663. Ягъни мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәктән хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса - кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасырлардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош - кортларның үз - үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, ул үзенең нәтиҗәләрен ясый. Бу типтагы алдан күрүчәнлекнең нинди дә булса җитди әһәмияте бармы? Бар, әлбәттә. Югыйсә алар халык арасында шулкадәр популяр була алмаслар иде.

Объекты: Халык сынамышларының җөмлә үзенчәлеге.

Предметы: Халык сынамышларының җөмлә үзенчәлекләрен өйрәнү методикасы.

Максаты: Татар телендә халык сынамышларының җөмлә үзенчәлеген тикшерү.

Эшемнең әһәмияте: материалны туплау, системага салу, системалаштыру һәм иҗади якын килү.

Төп өлеш

Инде мәсьәләнең асылына күчик. Халыкның алдан күрүчәнлеге нәрсәгә нигезләнә соң? Фикер аңлаешлырак булсын өчен, башта мисалларга тукталыйк: "Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр";"Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас" "сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар явар". Бу сынамышларның берсе дә фәнни яктан берничек тә нигезләнми. Катгыйрак әйткәндә, аларның фәнни нигезен аңлап та, аңлатып та булмый. Нәкъ әнә шуның белән бәйле рәвештә, алар берничә дистә ел буена галимнәр, хәтта фольклорчылар игътибарыннан да читтә калып килде. Фәнни яктан аларны хәзер дә аңлату кыен. Халык иҗатының башка жанрлары, төрләре кебек, сынамышлар да халыкның гасырлар, мең еллар буе туплап килгән тәҗрибәсенә таяналар. Аларның шактый өлеше һич тә мәгънәсез түгел. Халыкның әлеге сынамышларында әйткән фаразлаулары бик күп очракларда чынбарлыкка да туры килә.

Сынамышлар - халыкның мифологик күзаллауларында мөһим урын тоткан жанр. Аны, хәтта, мифларның башлангычы - бөтен бер мифологик сюжет тууга сәбәпче булган мотивны, сүрәт - образны, эш - гамәлне эченә ала. Әйтик, халык өздереп кенә:"Өй түбәсенә козгын кунса(өй түбәсенә кунып кычкырса) - йортка бәла киләчәк (хуҗасы үләчәк)", - дисә дә ул моны борынгы мифны күз алдында тотып әйтә."Үрмәкүчне үтерсәң-бәлагә, иманыңнан язасың" дигән сынамыш та Мөхәммәт пәйгамбәр язмышында үрмәкүчнең тоткан урыны хакындагы (пәйгамбәрне эзәрлекләп килүчеләрдән коткарып кала ул) мифка барып тоташа.

Сүзләрнең үзара бәйләнеш төрләре.

Сынамышлардагы җөмләләр синтаксик яктан тотрыклы төзелмәләр хасил итәләр: алар билгеле бер үзенчәлекле структур-семантик калыпта төзеләләр. Барлык җөмләләрдә дә башта белдерүче тотрыклы өлеш, аннан соң аның нәтиҗәсен белдереп төп (баш) җөмлә килә. Шарт мәгънәсен бу җөмләләрдә тотрыклы семантик чаралар ярдәмендә белдерелә.

Сынамышлардагы шарт мәгънәсе ике төрле юл белән белдерелергә мөмкин: 1) ачыктан-ачык (эксплицит) -са//-сә кушымчасы, икән сүзе ярдәмендә, әгәр теркәгече кулланылмый диярлек; 2)яшерен рәвештә (имплицит формада).

1. Шарт мәгънәсе ачыктан-ачык белдерелгән җөмләләр.

1.1 Иярчен җөмләләрнең хәбәре 2 нче зат берлектә, сирәк кенә 3 зат берлектә фигыль төшем юнәлешендә килгәндә була. Грамматик ия булмый үтәүче гомумиәштерелә. Ә баш җөмлә ике составлы була. Хәзерге һәм киләчәк заман формаларында, сирәк кенә боерык фигыль белән бирелә. Хәбәр хәзерге һәм киләчәк заман формаларында, сирәк кенә боерык фигыль белән бирелә. Хәбәр нинди генә формада бирелмәсен, баш җөмләдәге эш-хэл килэчэккэ каратыла. Мисаллар: Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый. Каз өмәсеннән чыкканда, тастымалны хуҗа башына салып чыксаң, киләсе елга каз күп була.Өй ачкычын еш югалта яки өйдә калдыра башласаң, йортка караклар керүен көт. Тәрәзәдн сөяк ташласаң, өйгә яшен керер. Дүшәмбе ач карынга төчкерсәң, бүлшк була. Умарта башына ак таш яки сөяк куйсаң, корт аерганда еракка сармый.

1.2. Иярчен җөмлә дә, баш җөмлә дә ике составлы булалар.Иярчен җөмләнең хәбәре ия белән затта-санда яраша (3 зат, берлек сан). Баш җөмләнең хәбәре киләчәк һәм хәзерге заман формаларында бирелә.

Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә. Алдыңа үрмәкүч төшсә, хат килә. Ишек өстендә ат дагасы торса, өйгә шайтан керми. Тешләгән ипи телемен башка кеше ашаса, ике арада дошманлык булачак. Керфегең озын булса, гомерең озын булыр.

1.3. Иярчен җөмлә ике составлы булса, иясе, хәбәре 3 зат берлек санда ярашкан була. Баш җөмлә, иясе кулланылмаганга, ике составлы ким җөмлә булып формалаша. Баш җөмләнең хәбәре хәзерге һәм киләчәк заманнарда, я боерык фигыль формасында була. Үтәүче гомумиләштерелә, киләчәктә үтәләчәк проөесс белдерелә.

Табан асты кычытса, юлга чыгасың. Эт еласа, уласа, бәхетсезлек кәт. Колагың чыңласа,сине сөйлиләр.

1.4. Иярчен җөмлә ике составлы, кыскарган эллиптик җөмлә булып формалаша. Баш җөмләгә була, юрыйлар һәм башка фигыль хәбәрләр өстәп куярга мөмкин.

Иярчен җөмләнең иясе хәбәре 3 зат берлек санда ярашып килә. Баш җөмлә юнәлеш килешендә берлек сандагы исем белән белдерелә. Баш кисәк булып табигать күренешләрен (яңгырга, суыкка, карга һ.б.), кешенең психологик халәтен белдерүче сүзләр (сөенечкә, шатлыкка, көенечкә, күңелсезлеккә һ.б.). килә.

Бит кычытса - яңгырга. Сул колак кычытса - суыкка. Уң колак тартса - шатлыкка, сөенечкә. Уң иңбаш арты тартса - сөенечкә.

2. Шарт мәгънәсе яшертен (имплицит) рәвештә белдерелгән җөмләләр.Аларга түбәндәге җөмлә төрләре керә.

2.1. Теркәгечсез кушма җөмләнең беренче өлеше хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында бирелеп, ул һәрвакыт иясез була. Үтшүче гомумиләштерелгән булып аңлашыла. Икенче җөмләнең иясе дә, хәбәре дә булырга мөмкин, ә кайчакта хәбәр составында гына була. Беренче җөмләдәге хәбәр формасын җиңел генә шарт фигыль формасы белән алмаштырырга мөмкин,мәгънәсе шуны таләп итә. Икенче җөмләнең хәбәре я хәзерге, я киләчәк заман формасында була һәм эш - хәл киләчәккә каратыла.

Нигез балчыгын кешегә бирмиләр - йортың таркала.Елан елны өйләнешмиләр - бәхетле булмыйсың.

2.2.Беренче җөмләнең иясе булмый. Хәбәре 3 зат боерык фигыльнең юклык формасында бирелә, икенче җөмлә ике составлы була. Сирәк кенә иясез дә кулланыла. Беренче җөмлә хәбәре боерык фигыль белән белдерелсә дә, ул шарт мәгънәсендә кулланыла. Икенче җөмләнең хәбәре булып хәзерге, киләчәк заман формаларындагы хикәя фигыль килә һәм киләчәктә үтәләчәк эш - хәрәкәтне белдерә.

Каенны өй янына утыртма, кайгы була. Көзге каршында ашама - чибәрлегеңне ашарсың.

2.3.Беренче җөмләнең иясе булмый, хәбәре инфинитив + ярамый сүзе белән бирелә. Ә икенче җөмләнең иясе булырга да мөмкин, булмаска да. Хәбәре хәзерге һәм киләчәк заман формаларында бирелә. Беренче җөмләнең хәбәре формасын тәшкил итүче инфинитив шарт мәгънәсен белдереп килә, аны җиңел генә үзгәртеп куярга мөмкин. Мәсәлән, Пычакны ипидә калдырырга ярамый, йортка ачлык килер. -Пычакны ипидә калдырсаң, йортка ачлык килер һ.б. Шарт мәгънәсе бу төр җөмләләр арасында интонацион юл белән белдерелә.

Юлга чыгар алдыннан берни дә тегәргә ярамый, юл уңмый. Караңгы төшкәч,өйдән чүп чыгарырга ярамый - өеңне басарга мөмкиннәр. Тозны кулдан - кулга бирергә ярамый, бәхәскә керерсез. Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр.

2.4. Шарт мәгънәсе иярчен тәмамлык җөмләләр белән дә белдәрелә. Иярчен җөмлә һәрвакыт ике составлы була, аның хәбәре (-ү//-у кушымчалы исем фигыль) төшем килеше формасын ала. Баш җөмләнең иясе булмый, хәбәре хәзерге заман хикәя фигыльюрыйлар белән бирелә.

Колаклар кычытуны яңгырга юрыйлар. Умыртка баганасы кычытуны мәеткә юрыйлар.

Сынамышларда, юраулардагы җөмләләрдә иярчен өлешле шартны белдерә, ә төп өлештә иярчен җөмләдән соң үтәләчәк эш - хәл бирелә.Иярчен җөмләдәге шарт күпчелек очракта ачыктан - ачык -сакушымчасы белән, ә сирәгрәк икән сүзе, әгәр теркәгече һәм -са кушымчасы белән белдерелә.

Күреп узганыбызча, юраулар һәм сынамышлар, күпчелек иярченле кушма җөмлә, сирәгрәк гади җөмлә белән бирелә.

Мәгънә ягыннан караганда, юраулардагы җөмләләрдә шарт төшенчәсе эксплицит һәм имплицит формаларда белдерелә. Яшерен рәвештә белдерелгән шарт мәгънәсе сынамышларны, юрауларны кыска һәм ачык, ә мәгънә ягыннан тулы, матур яңгырашлы итә.

Берничә дистә ел буена бездә татар фольклорының афористик жанрлары мәкаль, әйтем һәм табышмак белән чикләнә,дигән караш хөкем сөреп килә. Бик сирәк очракта гына аларны башка төрләре -канатлы сүзләр,ышанулар, сынамышлар, алкышлар (изге теләкләр), каргышлар, им - томнар, үртәвечләр, тизәйткечләр телгә алына.

Сынамышларны аерым төркемнәргә бүлеп тә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, һава торышы ничек буласын сынау өчен генә дә күп төрле сынамышларга мөрәҗәгать итеп була. Мәсәлән, күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча: "Ай киртәләнсә,җил булыр", "Йолдыз атылса, җил булыр". Үләннәр, куаклар, агачлар буенча:" Суган кабыгы калын булса, кыш салкын булыр", "Балан чәчәк атканда, балык сикерә". Хайваннар, кошлар,бөҗәкләр буенча: Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр", "Бүген мәче тырнаша, буран булыр".

Шул рәвешчә,табигатьне танып белүнең чын ысулларын төгәл белмәгән кеше өчен сынамышлар көнкүрештә, хуҗалык эшләрендә үзенә күрә бер ориентир ролен үтиләр.

Сынамышлар күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча:

Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык,печән яхшы уңар.

Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.

Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.















Йомгак

Эшемнең темасы "Халык сынамышларының җөмлә үзенчәлеге" иде. Төп максатым булып сынамышларның җөмләдә ничек килә алуын тикшерү эше.

Мин әлеге эшемдә максатыма ирештем дип уйлыйм, темам ачыкланды, эшемнең кереш өлешендә куелган 4 бурычым үтәлде.

Минем фикеремчә, темам актуаль. Татар халкы сынамышларга ышана һәм аларны үтәргә тырыша.Киләчәктә бу тема буенча эшләү мөмкинлекләре бар.









































Файдаланылган әдәбият исемлеге.



  1. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксис һәм пунктуациясе / М.З. Зәкиев. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1984. - 258б.



  1. Зәкиев М.З. Татар грамматикасы: 3 томда / М.З.Зәкиев. - М.: Инсан: Фикер, 1999. - т.3. синтаксис. - 512 б.

  2. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Мәгариф, 1994. - 405 б.



  1. Төшлек. Төшләрне юрау китабы. - Казан: Райнур, 1997. -326 - 331 б.

  2. Сафиуллина Ф. С. Синтаксис татарской разговорной речи / Ф. С. Сафиуллина.- Казань: Изд-во КГУ, 1978.-254с.

  3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: лексикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэрия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис. Педагогия училищелары, гимназияләр өчен дәреслек / Ф. С. Сафиуллина.- Казан : Мәгариф, 1994.- 320 б.

  4. Современный татарский литературный язык: лексикология, фонетика, морфология. -М.: Наука, 1969.- 380 с.

8.Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы: Морфология һәм синтаксис / В. Н. Хангилдин.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959. - 642 б.

11


© 2010-2022