Использование устного народного творчества на уроках татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Использование устного народного творчества на уроках татарского языка


Ибрагимова Лилия Рашитовна учитель татарского языка и литературы


МАОУ «Средняя общеобразовательная школа №18 с углубленным изучением английского языка» Вахитовского района г. Казани

В статье прослеживается устное народное творчество на уроках татарского языка. Благодаря длительному пути исторического развития, в фольклоре нашли отображение самые разные стороны жизни народа, фольклор отличается жанровым богатством и разнообразием. Это пословицы и поговорки, загадки и сказки и. т. д.

Ключевые слова: Фольклор, пословицы, поговорки, загадки, истоки народного поэтического творчества, или фольклора (от английского folk-1оге - народное знание, фонетические зарядки, в Татарстане какая река «плавает», когда изучаем омонимов, глагол условного наклонения.

Халык элек - электән белемгә омтылган. Татар халык авыз иҗаты күп гасырлар буе буыннан - буынга күчеп килгән. Нәрсә соң ул татар халык авыз иҗаты? Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләр онытылган мондый әсәрне татар халык авыз иҗаты фольклор дип атыйлар, яки күп кешенең уртак җимеше. Фольклор (халык авыз иҗаты) термины,инглиз сүзләреннән ясалган: folk (халык) һәм Lore (акыл,зиһен). Аның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Элек - электән халык яшәеш һәм табигатьнең асылын, анда кешенең тоткан урынын аңларга омтылган, аерым күзәтүләрен һәм нәтиҗәләрен, уй - хыялларын төрлечә яктырткан. Күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре педагогик карашларга һәм таләпләргә туры килә, аларның теле гади, вакыйгалар балаларга аңлаешлы. Димәк, әби - бабаларыбыз фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр, аның ярдәмендә балага тирә - юньне танырга һәм аңларга да өйрәткәннәр. Табигать, матурлык, әдәп - әхлак кагыйдәләре белән бала беренче тапкыр нәкъ менә милли гореф - гадәтләр аша таныша башлый. Шулай булгач, фольклор бала психологиясен тирәнтен ачарга, омтылыш һәм иҗат мөмкинлекләрен дә билгеләргә ярдәм итә.

Татар теле укытучысы алдына балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен татар теле дәреләрендә халык авыз иҗаты әсәрләренә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле, чөнки халкыбызның мең еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, әхлак тәрбиясе халык авыз иҗатында гәүдәләнеш тапкан. Тәкъдим ителгән мәкаләдә аерым темаларны өйрәнгәндә төрле фольклор жанрларын куллану мәсьәләләре яктыртыла.

Балалар фольклорына караган сүз уеннарыннан тел көрмәкләндегечләр (тизәйткечләр) татар теле дәресләрендә аеруча әһәмиятле. Тел көрмәкләндергечләр - "авыр әйтелешле аваз яки сүзләрдән төзелеп, балаларга аны буташтырмыйча, дөрес әйтү бурычы кую вазыйфасын үти торган специфик жанр". [1:56] Аерым авазларны дөрес әйтергә өйрәткәндә тизәйткечләрне уңышлы файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, [к] һәм [къ] авазларын дөрес әйттерү максатыннан тизәйткечләр ярдәмендә фонетик зарядкалар үткәрү уңышлы: Кара каргаларның кара карлыган кебек кара борынлы кара балаларын караңгы төндә югалтканнар. Күпер башында күп күркә, күп күркәгә кирәк күп көрпә. Аларның берсе күк күркә, күк күркәгә түк көрпә.

Баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә табышмаклар зур әһәмияткә ия. Укыту процессында табышмакларны куллану дәресне җанландырып җибәрергә ярдәм итә. Мәсәлән, аваз һәм хәрефләрне өйрәнгәндә түбәндәге төр табышмакларны кулланырга була: Кое төбендә нәрсә бар? ("Е" хәрефе) Тугай кайчан сайрый? ("Р" хәрефен өстәгәч)

"Омонимнар" темасын үткәндә түбәндәге табышмакларны куллану отышлы: Татарстандагы кайсы шәһәр суда йөзә? (Алабуга) Нинди сан исем дә була ала? (Йөз) Бөтен татар өендә бар, үзе дөньяда бер генә. (Казан)

Мәкальләр-әйтемнәр - халыкның күп буыннар тарафыннан сыналган акыл һәм тәҗрибә җимешләре. Алар аерым темаларны үткәндә бик яхшы ярдәмче була ала. Мәсәлән, сыйфат темасын өйрәнгәндә мондый мәкальләрне кулланырга була: Яхшы атка дилбегә кагу да җитә. Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

Боерык фигыльне өйрәнгәндә: Бик татлы булма, кабып йотарлар. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. Буй үстергәнче, акыл үстер. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мәкальләрне аеруча "Кушма җөмлә", "Тиңдәш кисәкләр" темаларында файдалану отышлы, чөнки структуралары буенча алар кушма җөмлә төзелешенә туры килә, тиңдәш кисәкләр дә күп очрый. Мәсәлән: Сүз күп җирдә эш аз була. Мич башында җиләк пешми, чалкан ятып шалкан үсми. Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.

"Шарт фигыль", "Иярчен шарт җөмлә", "Иярченле кушма җөмлә" темаларын үткәндә сынамышларны уңышлы файдаланырга була: Кичен бака кычкырса, көн җылы була. Утын сызгырса, көн суытыр. Бүген мәче тырнаша: буран булыр. Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре нигезендә күптөрле күнегүләр эшләргә мөмкин. Алар аша укучылар татар фольклоры белән таныша, яңа лексик һәм грамматик берәмлекләрне үзләштерә. Табышмак, тизәйткечләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибар бирергә кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш. Мәсәлән, "Мәкальне кулланып, диалог төзегез", "Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез", "Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз" һ.б. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән, әкият, җыр, табышмкак, мәкаль һәм әйтем, бәет җыентыклары, аерым әкиятләргә эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмәләр һәр сыйныфта булырга тиешле әйберләр. "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул", - дигән бөек шагыйребез Г. Тукай. Чөнки әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, җырларның герое да, иҗатчысы да халык.

Йомгаклап шуны да әйтәсем килә, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен мәктәптә өйрәнү балаларның тел культурасын баетуда, фикерләү сәләтен үстерүдә зур булышлык итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша укучылар матур әдәбият дөньясына керергә әзерләнәләр. Бу үзенә күрә укучыда китап укуга кызыксынуны булдыру өчен - уку процессында балада гаҗәпләнү хисен тудыру - таныш әйбердән таныш булмаганны, күңелсездән - шаккатырлыкны, гадәти нәрсәләрдән - гадәти булмаганны күрә белергә өйрәтә.







Кулланылган әдәбият:

  1. Р.Уразман " Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре"

  2. " Сөйли белгән морадына ирешкән". Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.

"Отканга мәкаль, тапкырга табышмак" - Н. Исәнбәт.

3. "Татар халык мәкальләре" III томда, Н. Исәнбәт, - Казан, 1959, 1963, 1967.

4. Ягъфәров, Р. Ф. Уен - күңел бәйрәме - Казан: Мәгариф, 2009. Кулланылган әдәбият:

5



© 2010-2022