Научная работа по татарскому языку на тему Каюм Насыйри (9 класс)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарский язык и литература

(предметно -тематические направления)

Научно- исследовательская работа

Тема работы: Каюм Насыйри - милләтебезнең нуры.



Выполнила:

Цыбульская Элина Витальевна

ученица 9 класса

Муниципального автономного общеобразовательного учреждения города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №50 с углубленным изучением отдельных предметов»

Научный руководитель:

Назипова Зульфия Равильевна

учитель высшей

квалификационной категории

Казань- 2015



Эчтәлек

Кереш.............................................................................................................. 2-3

Каюм Насыйри - милләтебезнең нуры........................................................3-4

Фәнне үстерүдәге хезмәте.............................................................................4-6

Йомгак.............................................................................................................6-7

Кулланылган әдәбият.................................................................................... 7-8






Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин.

I.Кереш

Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә.Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына үз халкының мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый.

Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.

Бу теманы без актуаль дип атыйбыз, чөнки без һәрберебез үзебезнең үткәнне яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, өйрәнергә тиешбез.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты-әдип, галим иҗатын өйрәнү, тикшерү.

Бу бурычка ирешү юлында безгә бөек шәхес Каюм ага Насыйринең иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. Каюм ага Насыйринең бөтен тормышы чагылыш тапкан китапларда без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык. Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү.

Эшнең структурасы.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә Татар халкында элек-электән зур мирас туплап, иҗади эзләнүләргә омтылган шәхесләр күп булган. Алар арасында милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүчеләр дә шактый.

Шуларның берсе, бөек шәхес Каюм ага Насыйри. Без Каюм Насыйриның галим, журналист-энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген беләбез.

Татар теленең үсешендә К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урынны алып тора. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм Насыйриның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.

Каюм Насыйри татар теленең әдәбият һәм фән теле була алуын һәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итә. Каюм Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара.Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча- русча сүзлекләр бастырып чыгара.Матемематика, география,грамматика фәннәреннән аңлаешлы терминнар булдыру өчен тырыша.Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя.Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.

Каюм Насыйриның эшчәнлеге - милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары - хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

II.Каюм Насыйри - милләтебезнең нуры.

К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми - мәгърифәтчелек һәм әдәби - тәрҗемәчелек юнәлешләре. Шуңа күрә без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.

Каюм Насыйриның беренче практик эше - укытучылык хезмәте белән башланып китә. Ул барлык гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый, барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә. Халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлы улы, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галим һәм әдип була.

К.Насыйриның төп педагогик принцибы - укыту-тәрбиядә халыкчанлык. Аның фикеренчә, һәр бала үз ана телендә белем алырга тиеш. Бу максатны тормышка ашыру теләге белән ул "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н төзи, дәреслекләр яза. Тәрбиядә халыкчанлык идеясенә ул гади халык, аның тормышын, көнкүрешен, балаларын тәрбияләү гамәлен өйрәнү нәтиҗәсендә килә. Аның раславынча, бары тик туган тел һәм әдәбият яшь буынны чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбияли. Каюм Насыйри яшь буынны тәрбияләүдә туган тел һәм әдәбиятка зур әһәмият бирә. Каюм Насыйри тәрбиядә башка халыкларның тәрбия системасын куллануны тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, халыкның артта калуы - туган телне белмәвендә. Кеше туган телендә сөйләшә, фикер йөртә белергә тиеш, башка телләрне өйрәнгәнче үз туган телен белү шарт.

Галим үзенең хезмәтләрендә, укытучылык эшчәнлегендә халыкның педагогик мирасына, тәрбиядә халыкчанлыкка, гуманлылыкка зур өстенлек бирә, һәм бу аның төп педагогик принцибы булып әверелә. Ул халык тәрбиясенең кешене белем-гыйлемле һәм әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли, татар халык педагогикасын һәрьяклап өйрәнүгә күп көч куя. Кыскасы, аның хезмәтләре татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителә.Каюм Насыйриның тәрбия турындагы фикер-карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән туплаган тәгъбир - нәсыйхәтләре татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф, әйләнә - тирәдәге тискәре, җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белә торган, "нәфеснең җинаять җитәкчесе" булуын аңларга сәләтле шәхес итеп агарту - формалаштыруда гаять бай һәм үзенчәлекле чыганак булып торалар. Аларда явызлыкны күралмау, аңа нәфрәт, яшьләрне андый гамәлләрдән йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Ничек булырга кирәклек турында вәгазь уку, үгетләү аның өчен тәрбиядә төп принцип түгел, ул яманны һәм яхшыны, явызлыкны һәм тәүфыйклыкны, нәфесне һәм чик-чаманы янәшә куеп, чагыштырып төшенергә ярдәм итә. Бу уңайдан аның "Китаб-әт-тәрбия" дигән хезмәте - аеруча кыйммәтле һәм бай чыганак. Ул һәр тәрбияче - укытучының, ата-ананың , яшүсмернең өстәл китабы булырга хаклы. Ни аяныч, күпләребез шул затлы рухи хәзинә турында хәбәрдар түгел яки изге максатларда аннан файдаланмый. Андагы нәсыйхәтләрне укып чыгу гына берни бирми, шуңа күрә һәрберсенең гыйбрәтле эчтәлеген бүгенге чынбарлыктан, яшәү тирәлегеннән җанлы мисаллар ярдәмендә анализлап, проблемалы сорауларны хәл итү процессында төшенергә кирәк.

К. Насыйри халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә нинди символик: «Таң йолдызы!». Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.

Шулай да К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса - еллык өстәл календаре чыгару. Аның беренче саны 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.

К. Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары - билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.

2.Фәнне үстерүдәге хезмәте.

Татар халкын төрле фән нигезләре белән иң беренче таныштыручы кеше

К. Насыйри була. К.Насыйри үзенең гыйльми эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап жибәрә. Аның үзе исән вакытта ук татар hәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә .

"Буш вакыт " хезмәте. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәгълүматлар белән таныштыра. Ул математика буенча" Хисаплык", "Гыйльме һәндәсә" (геометрия), география буенча "Истыйляхате җәгърафия", "Җәгърафия кәбир" (I, II, III кисәкләр) дәреслекләре, игенчелеккә караган "Гыйльме зирагать", ботаникадан "Гөлзар вә чәмәнзар" китапларын бастыра. Гыйльми һәм әдәби хезмәтләре басылып чыга башлагач, кеше күзенә күренгән саен аны төрлечә мәсхәрәләп сүгәләр, хурлыйлар, аноним хатлар белән куркытып, эшеннән туктатмакчы булалар. Шул ук вакытта укучы яшьләр, тюркологлар аның хезмәтләрен хуплыйлар. Ул Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Ш. Мәрҗани, Г.Ильяси кебек укымышлылар белән Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография жәмгыяте утырышына йөри, докладлар ясый. Шулай итеп, ул рәсми рәвештә фән хезмәткәре итеп таныла. Дәреслекләр, китаплар яза. Гаризалар язып бирә, тәрҗемә итә, китаплар сата. Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төпли, рәсемнәр төшерә. Математика, география, табигать фәннәре буенча татарча терминнар-безгә Каюм Насыйри калдырган мирас.
К. Насыйри - балалар укытуда дәрес һәм тәрҗемә алымнарын яңача кору буенча мәгариф өлкәсендә үзеннән соң киләчәк буыннарга зур мирас калдырган шәхес. Бүгенге көндә ул халык педагогикасы буларак билгеле. Ул үзенең укытучы хезмәтен духовное училищеда, аннан соң шуның дәвамы булган семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшләүдән башлый. Ул русларга татар теле өйрәтүгә 15 ел гомерен багышлый. Аның семинариядәге бер шәкерте П.П. Масловский соңыннан татар теле буенча галим булып китә. К. Насыйри 1871 нче елда татар балаларына русча укытуны татар мәгарифе тарихында иң беренче оештырып җибәрүче була.
Каюм Насыйри- төрле фән нигезләре белән татар халкын ана телендэ

таныштыручы . Математика фәне буенча "Хисаплык", геометрия буенча

"Гыйльме пәндәсә" дәреслекләре яза . Зур күләмле география китабын әзер-

ли . Шулай ук игенчелек, ботаника буенча китаплар чыгара, үзе сызган кар-таларын каленьдаренда бастыра .

Ул татар теленең әдәбият hэм фән теле була алуын hәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итэ. К.Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә hәм сүзлекләр төзүдә әhәмиятле эшләр башкара. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр бастырып чыгара. Математика, география, грамматика фәннәреннән киң массага аңлаешлы терминнар булдыру өчен тырыша. Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя. Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән , халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.

Насыйриның төрле фәннәр өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу өчен, мин Ә.М.Хуҗиәхмәтовның "Мәгърифәт йолдызлыгы" дигән хезмәтен өйрәнеп чыктым. Шулай итеп, Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе - тел өлкәсендәге эшчәнлеге дигән нәтиҗә ясадым. Телче буларак, ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр язды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Замандашларыннан берсе булып, әдәбият һәм фән телен халыкның сөйләм теленә якынайту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә, Насыйри тарих язучылары тарафыннан кузгатылмаган, тикшерелмәгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны бурыч итеп куйды. Тәрбия һәм педагогика өлкәсендәге фикерләре дә, гаять әһәмиятле. Ул зур тәҗрибәле укытучы-практик кына түгел, шул бай тәҗрибә нигезендә теоретик хезмәтләр язган педагог та. Насыйри музыка өлкәсен дә читтә калдырмый, музыка файдасына сөйли. Җырның, музыканың күңелгә шатлык, эштә батырлык бирүен әйтә. Халык авыз иҗатын, гадәт-йолаларын гомере буе өйрәнә, җыя. Шуның нәтиҗәсендә тарих, археология өлкәсендә дә күренекле хезмәтләр туа. Шулай ук математика, география, физика, медицина һәм башка күп төрле фәннәр өлкәләрендә эшли. Һәр башлаган эшен юлда калдырмыйча башкарып чыгара һәм шунлыктан уңышка ирешә.

К.Насыйриның иҗаты, эшчәнлеге халыкчанлык белән сугарылган. Бу аның халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрүендә, халык мәнфәгатьләрен яклавында һәм китапларында халык иҗатына киң урын бирүендә күренә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, К.Насыйриның гаять күп кырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми-мәгърифәтчелек һәм әдәби-тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйлар. Мин К.Насыйрины, аның эшчәнлеген хөрмәт итәм.

III.Йомгак

Каюм Насыйри хезмәтләре бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаганнар.Алар яшь буынны тәрбияләүдә бүген дә әһәмиятле.Каюм Насыйриның тормыш юлының тарихи булуы белән беррәттән, яшь буынны тәрбияләүдә дә үтә гыйбрәтле һәм әһәмиятле булып гәүдәләнә. Аның һәр кылган гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч аваздаш.

К.Насыйри күпкырлы эшчәнлек алып бара һәм иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыйльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп, бай әдәби-мәдәни мирас калдыра. Каюм Насыйри бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган .

Бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу-сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый -талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гади генә итеп әйткән сүзләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Капитализмның авыр шартларында татарлар арасында прогресс һәм демократия өчен көрәш башлаган К. Насыйри исеме - бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә урын алды.

Алдагы уку елларында мин К. Насыйринең башка әсәрләрен уку теләге белән янам .






IV.Кулланылган әдәбият

1.Гайнуллин М.Х. Каюм Насыйри. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1975.

2. Гайнуллин М.Х. , Ханзафаров Н.Г., Гайнетдинов М.В., Әхмәтов Р.Ә. Татар әдәбияты тарихы: 2 нче том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

3. Мәгариф. // №2. - Казан, 1995.

4.Мәгариф. // №6. - Казан, 2001.

5.Миңнегулов Х.Й., Гыймадиева Н.С. Татар әдәбияты. Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

6.Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.

7. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. Икенче том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.



© 2010-2022