Самоанализ урока Н. Фәттах Велосипедлы Мөнир

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ҮЗАНАЛИЗ

Мин 7 нче сыйныфта әдәбият дәресең күрсәттем. Минем төркемдә 14 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

5.Йомгаклау.

Аңлатма:

Дәреснең темасы программада "Мин һәм минем яшьтәшләрем " бүлегенә кертелгән. Мин һәм минем яшьтәшләрем" бүлеген өйрәнүгә 8 сәгать, ә "Велосипедлы Мөнир "темасын өйрәнүгә 2 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында "Велосипедлы Мөнир " темасы бишенче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Бүгенге дәрестә лексик-коммуникатив күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

Дәреснең темасы Нурихан Фәттахның "Велосипедлы Мөнир" тексты өстендә эш.

Дәреснең максаты:

1. Укучыларны "Велосипедлы Мөнир" хикәясе белән таныштыру, лексик тема буенча бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Дусларга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Дәрескә әзерләнгәндә , укучыларда ишетеп- күреп ,истә калдыру максаты белән, татар теле дәреслеге (Автор Р.З.Хәйдарова), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, мультимедиа проекторы, экран, "Бала" интерактив китапханәсе кебек өстәмә чыганаклардан файдаландым.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларда ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

Яңа теманы бирүдә проблемалы метод элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.

Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, чөнки укучылар тестны эшләп, ситуатив, коммуникатив күнегүләрдә катнашып,сорауларга җавап биреп,билгеләр алдылар.

Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Алар дәреслектән укып, интерактив китапханәдән тыңлап, аның буенча фикер алыштылар. Укучыларга өй эше төркемнәргә бүленеп бирелде. 1нче төркем укучыларына - Мөнирнең малайлар белән сөйләшүен рольләргә бүлеп сәхнәләштерергә, 2нче төркемгә - хикәяне искә төшереп план язарга. Гомумән алганда, тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан дәреснеңә һәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Рәхмәт!























Дәрес конспекты структурасы.

Тема:"Велосипедчы Мөнир"тексты өстендә эш

Дидактик максат:

Укытучы өчен:

1. Укучыларны "Велосипедлы Мөнир" хикәясе белән таныштыру, лексик тема буенча бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда бер-берсенә дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләүгә йогынты ясау

Укучылар өчен:

1.Дусларың турында сөйли белүене камилләштерү.

2. "Велосипедлы Мөнир" турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

3. Кара-каршы сөйләшү нигезендә сөйләм осталыкларын арттыру.

Кулланылган белем чыганаклары:

7 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге (авторы Р.З.Хәйдарова), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, интерактив такта, ЦОР, интерактив китапханә "Бала".

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ. Алдагы дәрестә үткән материлалны искә төшерү.Укучылар дуслары турында кыскача сөйлиләр.Үз эшләренә анализ бирәләр.

2. Актуальләштерү.

1нче проблемалы бирем.

Слайд аша коммуникатив биремне үтәү.

Көтелгән нәтиҗә:Укучылар коммуникатив бирем ярдәмендә фикерләү сәләтләрен үстерәләр.

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе .

Коммуникатив бирем ярдәмендә укучылар дәреснең темасын -дуслык турында сөйләшүне дәвам итүне әйтәләр .

II. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1нче проблемалы бирем.

Сүзлек өстендә эш.

Укучыларны яңа сүзләр белән таныштыру,сүзләрне хор белән,аерым, төркемнәргә бүленеп укыйлар.соңыннан шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр һәм истә калган сүзләрне кабатлыйлар. Яңа сүзләр белән ситуатив күнегүләр эшлиләр,лексик тема буенча бәйләнешле сөйләм телен камилләштерәләр..

2нче проблемалы бирем.

"Велосипедлы Мөнир" хикәясе өстендә эш.

Хикәяне интерактив китапханәдән карап тыңлау.(балалар тыңлыйлар).Тыңлар алдыннан сорау: хикәя кем турында? Укучылар сорауга җавап биргәч,дәреслектән укыйлар һәм текст буенча тест эшләү.Укучылар эшләп бетергәч,парлары белән алышып ,бер-берсенең эшен слайд ярдәмендә тикшерәләр,үзләренә бәя бирәләр.

3нче проблемалы бирем.

Ныгыту күнегүләре.

Бу биремдә укучыларны яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү һәм яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Укучылар хикәя буенча сорауларга җавап бирәләр,үзләренең фикерләрен әйтәләр.

Дәреслектәге күнеүләр өстендә эшлиләр.

2нче күнегү 54 бит Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укырга.

3 нче күнегү 55 бит. Ике фикернең кайсысы дөрес.

Модель

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

Көтелгән нәтиҗә: Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга укучылар җавап бирделәр.

Өйгә тәкъдим ителгән эшләр:

1) конструктив эшчәнлеккә -(6 нчы күнегү 56 бит) хикәядән Мөнир һәм малайларның сөйләшүен табып укырга, рольләргә бүлеп сәхнәләштерергә

2) иҗади эшчәнлеккә - "Велосипедлы Мөнир " хикәясе буенча план төзергә.


© 2010-2022