- Преподавателю
- Другое
- Тесты на тему Лексика
Тесты на тему Лексика
Раздел | Другое |
Класс | 5 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Тямаева Р.Р. |
Дата | 28.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Лексикадан тест сораулары.
(V сыйныф)
1.Тел белеменең "Лексикология" бүлеге нәрсәне өйрәнә?
а) сүзләрнең мәгънәсен;
ә) билгеле бер телдәге сүзләрнең әйтелмәләр җыелмасын;
б) телнең лексикасын өйрәнә.
2. Сүзләр нинди мәгънәле була?
а) бер мәгънәле;
ә) күп мәгънәле;
б) бер, күп, туры, күчерелмә мәгънәле.
3. Күчерелмә мәгънәле сүз дип нәрсә атала?
а) бер предметны аңа охшаган икенче предметтан аеручы сүз;
ә) бер предмет яки күренешкә аңа охшаган икенче предмет яки күренеш билгеләрен күчереп кую;
б) икенче урынга күчереп куелган сүзләр.
4.Омоним нәрсә ул?
а) күп мәгънәле сүзләр;
ә)күчерелмә мәгънәле сүзләр;
б) аваздаш сүзләр.
5. Синоним нәрсә ул?
а) капма-каршы мәгънәле сүзләр;
ә)аваздаш сүзләр;
б) мәгънәдәш сүзләр.
6. Антоним нәрсә ул?
а) мәгънәдәш сүзләр;
ә)аваздаш сүзләр;
б) капма-каршы мәгънәле сүзләр.
7.Алынма сүзләр дип нәрсә атала?
а) башка телләрдән кергән сүзләр;
ә) бик күп телләргә кабул ителгән сүзләр;
б) рус теленнән кергән сүзләр.
8. Фразеологик әйтелмә дип нәрсә атала?
а) күчерелмә мәгънәдәге тезелмәләр;
ә) сүзтезмәләр;
б)үзара тыгыз бәйләнгән беричә сүздән төзелгән күчерелмә мәгънәгә ия төзелмә.
9. Нәрсә ул неологизм?
а) искергән сүзләр;
ә) яңа сүзләр;
б)алынма сүзләр.
10. Лексикография дип нәрсә атала?
а) сүзлекләр төзү турындагы фән;
ә) сүзлекләр җыю турындагы фән;
б) сүзләрне җыю, тәртипкә салу.
11. Архаизм дип нәрсә атала?
а) яңа сүзләр;
ә) хәзерге көндә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары;
б) алынма сүзләр.
12. Профессиональ сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?
а) фән, техника һәм башка өлкәләргә караган сүзләр;
ә) билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр;
б) һөнәрне белдерүче сүзләр.
13. Тарихи сүзләр нинди сүзләр?
а) искергән сүзләр;
ә) кулланылыштан төшеп калган сүзләр;
б) хәзерге сүзләрнең икергән атамасы.
14. Нинди сүзләр халыкара сүзләр дип атала?
а) чит телдән кергән сүзләр;
ә) күп телләргә кабул ителгән сүзләр;
б) гомумхалык сүзләре.
15. Топонимика нәрсәне өйрәнә?
а) кеше исемнәрен;
ә) географик атамаларны;
б) ялгызлык исемнәрне.
16. Антропонимика нәрсәне өйрәнә?
а) географик атамаларны;
ә) җирле географик атамаларны;
б) кеше исемнәрен.
17. Микротопонимика нәрсәне өйрәнә?
а) ялгызлык исемнәрне;
ә) географик атамаларны;
б) аерым төбәк кешеләре өчен генә билгеле географик атамаларны.
18. Ономастика нәрсәне өйрәнә?
а) кеше исемнәрен;
ә) географик атамаларны;
б) ялгызлык исемнәрне.
19. Көймә комга терәлү, агач атка атландыру, борын күтәрү сүзтезмәләре нинди лексик күренеш?
а) фразеологик әйтелмә;
ә) гад сүзтезмәләр;
б) тезмә сүзләр.
20. Сүзнең дөрес язылышын кайсы сүзлектән карап белеп була?
а) Аңлатмалы сүзлек;
ә) Орфографик сүзлек;
б) Телара сүзлек.
21.Диалекталь сүзләр дип нинди сүзләр атала?
а) үзенчәлекле сүзләр;
ә) билгеле бер һөнәр кешеләре куллана торган сүзләр;
б) җирле сөйләм сүзләре.