Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
әдәби-музыкаль кичә

Алып баручы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу?
Алып баручы. Мин беләм, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

5 нче А сыйныфы укучысы Гәрәйшина Ләйсән башкаруында "Бәйрәм бүген" җыры.

Алып баручы. Әйе, укучылар, бүген бәйрәм! Халкыбызның сөекле улы- бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне. Әйдәгез, шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле.

Алып баручы. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Озак та үтми аның әтисе үлеп китә. Ул чакта Габдулла биш айлык була.
Габдулла. Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, әни мине вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып Сасна авылына киткән. Шәрифә карчык билгеле инде мине тәрбияләмәгән.Хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән...

Алып баручы. Озак та үтми әнисе дә үлә. Әти-әнисе үлгәннән соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр…

Габдулла. Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам да бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!» - дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә.
Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаттылар.

Алып баручы. Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән Габдулланың алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле.
Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәрен Тукай атаклы "Шүрәле", "Су анасы" әсәрләрендә сурәтли.

Алып баручы. Ә хәзер сезнең Г.Тукай әкиятләрен ничек белүегезне тикшереп карыйбыз. Сораулар:

-"Шүрәле" әкиятендәге егет кайсы авлды яши?(Кырлай)

-"Шурәле" әкиятендәге йорт кошларының кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә?(тавыклр)

-Су анасының тарагы нинди металлдан ясалган?(алтын)

-Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар?(бүре башы)

-Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтте? (12)

-Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты?(этләрдән)

-"Шүрәле" әкиятендәге егетнең исеме ничек? (Былтыр)

-Су анасы тарагын кайда калдырган?(басмада)

-Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр?(ботка)

Чыннан да балалар Тукай әкиятләрен яхшы беләсез икән.

Алып баручы. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
" Су анасы","Шүрәлеләр"-
Безнең дуслар барысы да.
"Күбәләк" очып керә. Кулына кәрҗин тоткан кыз "Күбәләк"не
тотарга тели.
Кыз. Нинди матур күбәләк!
5 нче А сыйныфы укучылары Хөсәинова Азалия һәм Кәмилә башкаруында "Бала белән Күбәләк"шигырен тыңлап үтәрсез.
Кыз. Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю, бүре юк икән.
Алып барычы. Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Шүрәле.
Әй сылу кыз ,кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.
Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
Бер дә шикләнмә, кызый, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...
Кыз. Әйдә соң, уйныйк бераз кети-кети.
Былтыр. Ах син, урман сарыгы, син әле һаман үз эшеңдәмени? Бу юлы сиңа миннән котылу юк.
Шүрәле.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа,ни бар?
Былтыр. Атла-атла, күп сөйләнмә.
Бу юлы миннән сиңа
Котылу юк, бичара.
Шүрәле.
Былтыр, син кыю егет,ашыкмыйча фикер йөрт.
Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар,бераз сабыр ит.
Тукай кичәсенә диеп,баруым иде минем,
Сылу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярган идем.
Былтыр. Җитте инде, алдама.
Шүрәле.
Һич санама ялганга,зинһар,хәлемне аңла,
Балалар чакырган иде, нәкъ унбергә.
Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.
Былтыр. Миннән булсын изгелек,
Ярый, тыңлыйм сүзеңне.
Әгәр ялганлаган булсаң,
Биетермен үзеңне.

Былтыр. Исәнмесез!
Балалар. Исәнмесез!
Былтыр. Килдем сезне күрергә,
Хәлегезне белергә.
Алып барычы. Әйдә, Былтыр, рәхим ит,
Син кадерле кунак бит.
Алып баручы. Г.Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне, табигатьне , хайваннарны яратырга өнди. Шулай итеп, ул укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.
2 нче А сыйныфы укучысы Низамова Залина һәм 6нчы А сыйныфы укучысы Низамова Элиза башкаруында "Фатыйма белән сандугач" шигыре. Диплом белән бүләкләнә.
Сезнең каршыгызда Джавадова Айсун "Чатыр-тау" шигыре белән. Ул шулай ук диплом белән бүләкләнә.
Алып баручы. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.
10нчы Б сыйныфы укучысы Исхакова Эльвира "Милли моңнар" шигыре.
Алып баручы. Г.Тукай милли шагыйрь иде. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яратты, аны өйрәнде.
Аерылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
6нчы А сыйныфы кызлары Низамова Элиза,Гузаерова Луиза. 6нчы Б сыныфы укучысы Тарасова Лиана, 5нче А сыйныфы укучысы Гәрәйшина Ләйсән башкаруында "Туган авылым" җырын тыңлагыз.

Алып баручы. Г.Тукай әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел башка халыкларның да яраткан шагыйренә әйләнгән.
Сәхнәгә 10нчы А сыйныф кызларын чакырабыз.Галимова Фаилә, Закирова Ләйлә, Кашапова Кәмилә, Фарукшина Илиза.(нинди шигырьдән өзек?)
"Шүрәле" шигырен өч телдә башкаралар.
8 нче А сыйныфы укучысы Шарипова Альбина башкаруында татар биюе.
Алып баручы. Еллар үткән, ара ерагайган саен,
Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.
2нче А сыйныфы укучысы Галимова Наилә "Шаян песи"шигырен укый.
Алып баручы. Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә безгә энҗе сипте.

6 нчы А сыйныфы укучысы Муллаев Рафаэль башкаруында "Кайту" Луиза Батыр - Болгари көе.
Алып баручы. Үзенең кыска гына гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады. Халык иҗатына, халык теленә туган телгә тирән мәхәббәт белән карады Һәм аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы,үз шагыйре итеп кабул итте.
Алып баручы. Г.Тукайның безнең арабыздан китүенә 129 ел тула. Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала. Тукай яши, Тукай ул мәңгегә Йолдыз булып янар нурланып! Бүгенге очрашуыбыз ахырына якынлашты, әйдәгез бәйгене Тукаебызның "Туган тел" жырын бергәләп жырлап тәмамлыйк.





© 2010-2022