• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока татарского языка с использование сингапурских структур. Тема: Туган җирем - Татарстан

Разработка урока татарского языка с использование сингапурских структур. Тема: Туган җирем - Татарстан

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока татарского языка с использование сингапурских структур. Тема: Туган җирем - Татарстан

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

37 урта гомуми белем бирү мәктәбе»

I нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмитова Гүзәл Миргасим кызы


Соңгы елларда республикада сингапурча укыту дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә башлады. Балаларыбыз да без сингапурча укыйбыз дип кайталар. Әлеге укыту алымы алдагыларыннан ни белән аерыла икән соң? Гомумән, уңай яклары нәрсәдә?

Сингапурча дәрес исә болайрак үтә: балаларны иң әүвәл дүртәр кеше итеп төркемнәргә бүлеп утырталар. Укытучы нинди тема үтәчәкләрен әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә уеннан читтә калырга тиеш түгел. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала.

Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән бит. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр булып чыга. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Икеле"гә, "өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.

Тема: Туган җирем - Татарстан (8 класс)

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Максат: 1) "Туган җирем - Татарстан" текстын уку аша Татарстан Республикасы, аның символикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү; тема буенча өйрәнгән лексик - грамматик материалны куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2) Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3) Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиhазлау: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, "Татар теле", 8 нче сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, тема буенча презентация материалы.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы (сингапур укыту структуралары буенча)

Алымнар: әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбаплар һәм техник чаралардан файдалану, төркемнәрдә эшләү, үзара хезмәттәшлек.

Сингапур укыту структуралары: Раунд Тэйбл, Тэйк Оф - Тач Даун, Тайм Раунд Робин, Континиус Раунд Робин, Микс-Фриз-Груп, Сималтиниус Раунд Тэйбл.



Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру. (Игътибар!-тынычлану сигналын куллану). Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

1. Исәнләшү.

(Кырыендагы иптәшләре белән җилкәләрне терәп, каршыдагы иптәшләре белән кул биреп исәнләшәләр.)

2. Дежурлар отчеты

Укытучы:

-Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. (Раунд Тэйбл) Укучыларга карточка бирелә, 19 сүз һәм сүзтезмә татарчабирелгән, шуларның тәрҗемәсен чиратлап бер биткә язалар. Вакыт бетүгә, 3 нче номер җавап бирә

Слайдта сүзлек чыга.

Дүләтнең үз символлары, дәүләт телләре, күпмилләтле дәүләт, мул сулы елгалар, калын урманнар, җир асты байлыклары, сәяси үзгәрешләр, күңелгә рәхәтлек бирә, яшел тугай, куе әрәмә, уңыш һәм үрчем символы, матур аяз көннәр, халыкның иминлеге, озын гомерлек билгесе, таҗ яфраклы, тереклек итә, яшел боҗра, яңарыш, җыйнак.

2. Аудирование. (Тэйк Оф - Тач Даун)

Тыңлагыз, раслау дөрес булса, басыгыз.

1) Татарстан - мөстәкыйль республика.

2) Татарстанның беренче президентын 1992 нче елда сайлыйлар.

3) 30 нчы август - Татарстан халкының бәйрәм көне.

4) Татарстан башка илләр белән шартнамәләр төзи.

5) Татарстанда 2 милләт вәкилләре яши.

6) Татарстанның флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.

III. Дәреснең төп өлеше.

- Укучылар, әйдәгез әле хәзер Татарстан турында узган елларда үткәннәрне искә төшерик. 1 нче номерлы укучы 20 сек. сөйли, аннары икенче укучыга 20 сек., шулай дәвам итәбез. Вакыт чыкты укучылар. Хәзер 1 өстәлнең 2 нче номеры Татарстан турында искә төшергәннәрен сөйләп уза. 2 нче өстәлнең 4 нче номеры сөйли. (Тайм Раунд Робин)

1. Текст белән танышу.

1)Укучылар текстны мөстәкыйль рәвештә укып чыгалар.

2) Бергәләп эчтәлеге буенча фикер алышалар.(Континиус Раунд Робин) Түгәрәк буенча

2. Текстның эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү.

1) 2 күнегү, 152 бит.

2) 4 күнегү, 153 бит.

Ял минуты. (Микс-Фриз-Груп) Музыка уйный, туктагач катып калалар. Сорау бирелә. Шул җавапта ничә саны булса, берләшәләр

1. Татарстан флагында ничә төс бар?(3)

2. Минтимер Шәймиев Татарстанның ничәнче Президенты?(1)

3. Татарстанны ничә елга республикасы дип йөртәләр? (4)

3. Татарстан гербында түгәрәк калкан бар. Калканда ничә таҗ яфраклы кашкарый (астра) чәчәге рәсеме төшерелгән? (8)

3) Татарча тәрҗемәсен текстан табып укырга.

Его с давних времен называли страной четырех рек.

Она богата зелеными извивами, густыми кустарниками, рыбными озерами.

В 1990 году 30 августа была принята Декларация о государственном суверенитете Республики Татарстан.

Автором Государственного герба Татарстана является художник Риф Фахрутдинов.

Барс - символ успешности и производительности.

На левой стороне барса - круглый щит, который озночает благополучие и стойкость народа.

Фоном герба взят зеленый цвет, потому что свободолюбивое животное - барс - обитает на зеленой природе.

Зеленый круг украшает популярный орнамент в цвете золота.

На верхушке орнамента - тюльпан - цветок обновления.

Белый круг в середине - знак чистоты.

IV. Ныгыту.

1) Текст буенча сораулар төзү (Сималтиниус Раунд Тэйбл. Команда членнарының һәрберсендә кәгазь битләре. Алар шул битләргә текст буенча сораулар язалар. Вакыт бетүгә үз битләрен түгәрәк буенча күршеләренә бирәләр.Соңыннан 4 номерлы укучы сорауларны укый.)

2) Текстның эчтәлеген бер укучыдан сөйләтү

V. Өй эше бирү.

1) Татарстан гербы турында сөйләргә әзерләнергә.

2) Текст буенча диалог төзергә.

VI. Йомгаклау.

Укучылар , сез Татарстан турында бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

Хәзер үзегезгә билгеләр куегыз.

Тырышлык булса, уңышлар да булыр. Сау булыгыз, укучылар!


© 2010-2022