• Преподавателю
  • Другое
  • Методическая разработка, внеклассная работа по ЗОЖ Ринат Мухаммадиев Ак кыялар турында хыял

Методическая разработка, внеклассная работа по ЗОЖ Ринат Мухаммадиев Ак кыялар турында хыял

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МИНИСТЕРСТВО ТРУДА, ЗАНЯТОСТИ И СОЦИАЛЬНОЙ ЗАЩИТЫ РТ

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

ГАОУ СПО «НИЖНЕКАМСКИЙ ИНДУСТРИАЛЬНЫЙ ТЕХНИКУМ»







Методическая разработка

внеклассного мероприятия

по теме:

«Мы - за здоровый образ жизни!»



Разработала:

Каримова Расима Габдулхаевна

преподаватель татарского языка и литературы



г. Нижнекамск

2012

Ачык чара: «Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы!»



Максат:

1) Р.Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар турында хыял» повестендә күтәрелгән яшьләр проблемасын анализлау;

2)укучыларның б.с.т.ү., үз фикерләрен матур итеп сөйли белүләренә ирешү;

матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.

3) гаиләгә, якыннарга хөрмәтле һәм жаваплы караш тәрбияләү, Р.Мөхәммәдиевнең әсәре аша туганнарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Жиһазлау: портреты, китаплары күргәзмәсе, рефератлар, плакатлар, интерактив такта, компьютер.

Предметара бәйләнеш: психология, русский язык и литература











Эпиграф: «Ак кыялар турында хыял» повесте - яшәү матурлыгын раслый торган якты әсәр.

Ләбибә Ихсанова

Ачык чараның барышы:

I.Оештыру өлеше: (психологик көй)

- исәнләшү;

- максат белән таныштыру.

II.Актуальләштерү.

1.Укытучының кереш сүзе:

Һәр чор үз талантларын тудыра, әдәбиятка яшьләр килә тора. Ләкин сүз сәнгате яшьләргә ташлама ясамый. Әдәбият мәйданына килдеңме, өлкән каләм ияләре белән бил алышырдай булсаң гына түрдән уз. Алай гына да түгел, яңа буыннан яңа сүз, югарырак дәрәҗәдә фикерләү таләп ителә. Үсеп алмашка килүчеләрнең таланты дәрәҗә белән билгеләнә. Ринат Мөхәммәдиев бу таләпләргә шәхес буларак та, иҗатчы буларак та туры килә.

2. Р.Мөхәммәдиевнең тормыш юлы.

Р.Мөхәммәдиев Мамадыш районы Кече Кирмән(Нурлы Алан) авылында туып үскән. Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен 1966нчы елда бетереп, КДУга укырга керә. Университетны 1971нче елда тәмамлый. Казанда телевидениедә эшли. 1973-1976нчы елларда университетның журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1977нче елдан "Казан утлары" журналында әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли.

3.Әсәрләре:

  1. "Беренче умырзая" (1985)

  2. "Ак кыялар турында хыял" (1984)

  3. "Кенәри - читлек кошы" (1990)

  4. "Сират күпере" (1992).

Укытучы:

Язучының әсәрләрендә заман проблемалары кыю яктыртыла. Әсәрләрендә сәнгатьчә фикерләү тормыш белән тыгыз бәйләнештә булганга, укытучылар бу әсәрләрне кызыксынып укыйлар. Р. Мөхәммәдиевнең тәкъдим ителгән әсәре сыйныф укучылары белән мөстәкыйль укылды. Шуларга үзебезнең бәйгедә анализ ясап үтик.

III.Төп өлеш.

1.Укытучының кереш сүзе:

Матур әдәбият - кеше турындагы, кешенең җаны - тәне, эчке дөньясы - рухы, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт хакындагы сәнгать өлкәсе.

Кайбер әдәби әсәрләрдә үзәктә кеше образы түгел, җанлы һәм җансыз табигать вәкилләре дә торырга мөмкин. Мондый очракта авторлар җанлы һәм җансыз табигать вәкиленә кешедәге сыйфатларны бирәләр.(Мондый алым мәсәлләрдә (басня), шигырь, повесть, поэма, нәсер, хәтта, драма әсәрләрендә дә кулланыла.)

Бу образлар кешеләрчә уйлый белә торган итеп, акыл көченә ия итеп сурәтләнә.

Мөхәммәдиев повестендә шушы алымны сайлаган.

Әсәрнең үзәгендә кәҗә тора. Микәй образы кешеләр язмышы белән янәшә сурәтләнә. Аның язмышы кешеләр язмышына охшаган. Табигать баласының язмышында бүгенге кешеләр тормышында тамыр җәйгән афәт күзәтелә. Бу афәт - эчкечелек. (Өзекләр табып уку.)

Автор укучылар күңеленә кешелек - гуманлык орлыклары сибә, һәм алар матур булып шытып чыгачаклар.

2.Командалар ярышы.

-танышу,

-девиз,

-эмблема яклау.

3. Сораулар викторинасы:

-геройны таны, кем турында сүз бара? (өзекләр уку)

-Р.Мөхәммәдиевнең әсәрендә кеше образы белән янәшә нинди образлар сурәтләнә?

-әсәр нинди күренештән башлана?

-ни өчен кешеләрнең тормышы бозыла?

-Айсылу белән Миңлегалинең тормышы ничек тәмамлана?

-төп фикерне куллануда Р.Мөхәммәдиев нинди төсләр куллана?

-ак төс нәрсә белдерә? (өзекләр табып уку)

-яшел төс нәрсә белдерә?

-соры төс нәрсә белдерә?

4.Өй эшен тикшерү.(Презентацияләр яклау.)

IV. Йомгаклау өлеше.

1.Укытучы:

Заманыбызның авыр бер мәсьәләсе, кешелекне упкынга сөйрәүче эчкечелек чирен ярып күрсәтүе белән повесть соңгы еллар татар әдәбиятында яңа бер сүз әйтү булды.

Ул уңай бәяләнде. Р.Мөхәммәдиев зур осталык белән бу афәтнең куркынычлыгын сурәтләде, табигать вәкиле образы ярдәмендә гомумкешелек кыйммәтләрен, әхлак сафлыгын раслый, кешеләр арасында торган саен ныграк канат җәя барган начар гадәтләрне образлы итеп тәнкыйтьли.

V.Нәтиҗә ясау.

Презентация:"Без сәламәт яшәү рәвеше яклы"

-Сәламәт яшәү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укытучы:

Якташым Ринат Мөхәммәдиев каләме елдан-ел үткенләнә, чарлана бара. Аның әсәрләрен укучылар бик яратып укыйлар. Аның әсәрләре төрек, македон, француз, немец, рус телләрендә басылып чыкты. Без аның яңадан-яңа әсәрләрен көтеп калабыз.

Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт!

© 2010-2022