Эссе Минем педагогик осталыгым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем педагогик осталыгым

(эссе)

"Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы!

Әйтергә генә җиңел!

Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә,

укытучы - беренче кеше ул.

Балаларыбызның,

халкыбызның киләчәге -

укытучы кулында,

аның алтын йөрәгендә".



Матвей Шульга





Бер акыл иясе болай дигән: "Берничә айдан уңыш алыйм дисәң - иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң - агач утырт, гомерем буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң - балалар укыт".

Минем дә җир йөзендә үземнән соң маяк булырлык якты эз калдырасым килә. Әле мәктәп елларыннан ук укытучы булырга хыялландым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәресләрен йотлыгып тыңлый идем. Ул безне фән серләренә төшенергә өйрәтте, "серле йомгак"ны акрын гына сүтте.

Укытучы һөнәре - иң җитди, иң катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган, әмма иң кызыклы һөнәрләрнең берсе.

Мин - укытучы. Мин гаҗәеп матур илдә яшим, һәр туган көнем икенчесенә ошамаган, һәр мизгелем яңалыкка омтылудан гыйбарәт, һәр укучым киләчәгемнең ышынычы.

Кеше гомере - чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, Укытучы дигән олы исемне йөртү - тагы да зуррак бәхет.Укытучы - иң авыр, иң кирәкле, иң гуманлы, иң күркәм һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә югарыда әйтелгән сыйфатларны үземдә икеләтә булдырырга тырышам. Эшемнең нәтиҗәсе уңышлы булырга тиеш. Мин заман белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.

Хәзерге заман мәктәбендә иҗади уйлаучы, белем бирүнең заманча методларын һәм технологияләрен, психологик һәм педагогик алымнарын белүче, үз эшенең соңгы нәтиҗәләрен анык күзаллаучы укытучы эшләргә тиеш дип уйлыйм. Укытучының һөнәри компетентлыгы мәсьәләсенә дә мин игътибарсыз түгел.

Еллар узу белән педагогоик осталыгым арта. Моның өчен остазларыма рәхмәтем зур. Алар һәрвакыт минем өчен үрнәк.

Укытучы бит ул һәрвакыт үзенең белемен күтәреп торырга тиеш. Заман укытучыдан аның һөнәри үсешен, дәрестә укучыларның дөрес эшчәнлеген алып баруны таләп итә. Яңа методлар, алымнар, технологияләрне үзләштергән очракта гына укучыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яуларга мөмкин дип уйлыйм. Бала күңеле шуның кадәр сизгер, ул хәтта укытучысы кебек итеп сөйләшә, аның кебек итеп көлә, хәтта яраткан укытучысы кебек атлап йөри башлый. Алар белән уртак тел табу өчен миңа түбәндәге кагыйдәләр булыша:

  • начар кәеф белән тәрбия эшен башкарма;

  • укучыга мөстәкыйльлек бир, яхшы эшләрен хупла;

  • җавапны әйтмә, үтәү юлын күрсәт;

  • балаларның беренче уңышларын игътибарсыз калдырма, шәхесне түгел, аның гамәлен бәялә;

  • укытучы бер үк вакытта таләпчән һәм мәрхәмәтле булырга тиеш.

Бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрдән укучыларга системалы якын килү, хәзерге заман шартларына туры килердәй иҗади, актив, җәмгыятькә кирәкле шәхес тәрбияләүне алгы планга куям. Шуны да онытмаска кирәк: укытучы бала күңеленә михербанлык, шәфкатьлелек орлыкларын чәчә, тырышлык, тыйнаклык тәрбияли. Әгәр шушы балалар Ватанга, илебезгә файда китерәләр икән, укытучының хезмәте бушка үтмәгән.

Мин бит гади укытучы гына түел. Мин Кол Галиләр, Утыз Имәниләр, Тукайлар, Җәлилләр телен белүче, аны балаларга өйрәтүче бер буын вәкиле дә. К.Насыйри: «Кеше үз теләге белән гарәп, фарсы рус телләрен үзләштерә ала, ләкин үз телен белергә тиеш ...Кеше үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс. Ләкин башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү кирәк» дигән. Матур әдәбиятка, фәнгә кызыксыну уяту минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Көн саен могҗига күрергә юнәлгән күзләрне каршы алу үзе ни тора! Вакыт узган саен аларга күбрәк тартыласың. Әлеге очкынны сүндерми еллар буе саклап кала алсам иде мин. Шулардан башка мин яши алмыйм, икенче һөнәр иясе итеп үземне күз алдына китермим. Минем укучыларым рәхәтләнеп иҗади конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашалар, ә проект эшчәнлеге аерым баскыч булып тора.

Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтылса, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба. Халыкның киләчәген, бүгенгесен кайгыртып яшәгән иң изге һөнәр ияләре - укытучылар, шундыйлардан.

Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек алып баруымны дәвам итүдән туктамам.



© 2010-2022