Сценарий Новогоднего праздника для 1-7 классов на татарском языке

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел килә.

Максат: Әти - әниләрдә бала тирәсендә бердәм белем бирү тирәлеге булдыру теләген арттыру.

Бурычлар:

  • Әти - әниләрдә мәктәп тормышы белән кызыксынуны арттыру;

  • Гаилә белән эшләү формаларын киңәйтү;

  • Балаларда бәйрәмгә әзерләнүнең төрле формалары турында күзаллауларны киңәйтү;

  • Толерантлык хисләре тәрбияләү.

Яңа ел кичәсе сценарие.

Музыка уйный. Залга Убырлы карчык чыга, ул Кар кызын күзәтә, аның каршына Куян белән Бүре очып киләләр, Убырлы карчыкны аяктан егалар. Убырлы карчык икесен колакларыннан эләктерә.

Убырлы карчык: Әһә, эләктегезме, мин сезгә хәзер күрсәтәм, ничек Убырлы карчыкларны кыерсытырга. Мин инде вредность буенча да, әшәкелек буенча да пенсионер, ә сез мине чүт таптамадыгыз.

Куян: (Бүрегә кырын карап, аягы белән аңа типмәкче була) Ул башлады.

Бүре: Ну, заиц, погоди. Кем соң син, карчык, җибәр, юкса тешлим...

Убырлы карчык: Тешләрмен мин сиңа, мин үзем теләсә кемне тешли алам, миңа Айболит яңа коронкалар куйды, мин аның үзен шундый итеп тешләдем, һаман коронка өчен акча сорамый....

Куян: Әби, сез бит үзегез гаепле, сез качып тора идегез, мин сезне күрмәдем. Күргән булсам, я кырыйга сикерер идем, я сезнең аша сикереп чыккан булыр идем.

Убырлы карчык: Сикерер идем имеш... Мин хәзер сезне барыгызны да тоз да сипмичә ашар идем дә,

Бүре: Нигә ашамыйсың соң... Әллә минем тешләремнән курыктыңмы, әллә зур һәм мәрхәмәтле күзләремнәнме?

Убырлы карчык: Кар кызы артыннан күзәтәм мин. Ул Щелкунчик янына китте, ә мин аның артыннан, беләсем килә, нәрсәгә бара икән?

Куян: Әби, бәлки ул свиданиегәдер... Ә сез аның шәхси тормышына тыкшынасыз...

Убырлы карчык: Тик тор, Колакбатыр.

Бүре: Син, әби, куянны обижать итмә, мин аннан беренче булып үч алырга тиеш...

Убырлы карчык: Ә сез тиз йөгерәсез, мин шулай тиз итеп себеркегә утырып кына оча алам... тик себеркегә утыргач бернинди консперация дә юк.... Әйдәгез мин сезнең берегезне җибәрим, ә берегез минем янда калып торыр....(куянны җибәрә)

Куян: Уңышлар сиңа, бүре!

Бүре: Син кемне җибәрдең, ул бит хәзер качачак, ә мин Кар кызы артыннан күзәтер идем дә, кире Куян артыннан килер идем!

Убырлы карчык: Ә ул кире килер, ул бит бик әйбәт!

Куян: Әлбәттә килермен... урман кисүчеләр белән!

Убырлы карчык: Тот аны! (Кызыл калфак килеп чыга)

Кызыл калфак: Тукта, кара син боларны, йөгерештелэр... Ә сез, әби, нишләп җәнлекләрне җәберлисез, сез браконьер мәллә?

Убырлы карчык: Мин браконьер түгел, һәм син миңа кемне тотарга, кемне куркытырга икәнен өйрәтмә. Кем соң әле син , нишлисең монда?

Кызыл калфак: Мин бу заповедникның директоры, мин монда инопланетяннар төшә торган мәйданны оештырырга килдем ... безнен монда Инопланетяннарны каршы алу булачак... «Елки- Палки» планетасыннан очып килергә тиеш делегация. (Кар кызы белән Щелкунчик керәләр)

Щелкунчик: Нишләп бернәрсә дә әзер түгел инопланетяннарны каршы алу өчен?

Кызыл калфак: Менә монда кайбер гражданнар җәнлекләрне җәзалау белән яныйлар

Кар кызы: Бу бит безнең иске танышыбыз Убырлы карчык

Убырлы карчык: Ой, Снегурочка, гафу ит, бу мин шулай шаярам...

Кар кызы Кыш Бабайга әйтим әле мин сине...

Щелкунчик: Ну-ка, бүрене җибәр әле. Ә сез әби тоткарланасыз...

Кызыл калфак: Бөтенесе дә хәл ителә бугай, инопланетяннар делегациясе килгәнче чыршы тирәли әйләнеп, җырлап алыйк әле. (Барысы бергә чыршы тирәли җырлап әйләнәләр)

Кар кызы. Кыш бабай нишләп килеп җитми икән инде. Мин үзем әкрен генә барырмын дип калган иде. Адашмадымы икән? Әллә бергәләшеп чакырып карыйкмы, дуслар?

Барысы бергә: Кыш Бабай! Кыш Бабай!

Кар кызы: Кыш бабай турында җыр да җырлыйк әле, тизрәк килсен!

(Яктылык эффектлары, музыка)(Инопланетяннар килеп чыга) (Кыш бабай чыга)

Кыш бабай: Мин соңга калмадыммы? Снегурочка миңа таягымны алып килдеңме?

Кар кызы: Әлбәттә, бабай! Менә кара, Щелкунчик нинди таяк ясады. (Кыш бабайга таягын бирә)

Кыш бабай: Ой, безнең кунаклар килеп җиткән икән бит. Щелкунчик, «Елки- Палки» планетасыннан килгән дусларыңны алып кер әле.

Инопланетян: Исәнмесез, без сезгә Яңа ел бәйрәмен үткәрергә өйрәнү өчен килдек. Бик матур итеп чыршы бизәгәнсез икән.

Кыш бабай: Әгәр сез чыннан да Яңа ел бәйрәмен үткәрергә өйрәнү өчен килгәнсез икән, әйдәгез, безнең бәйрәмгә рәхим итегез!

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Бишектәге, бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигрәк матур

Елык - елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар.

1 нче алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар,хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, апа-абыйлар!

2 нче алып баручы:

Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

1 нче алып баручы:. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Кыш бабай да килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

2 нче алып баручы:Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

1 нче алып баручы: Яңа елмы?

Яңа ел ул - үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

2 нче алып баручы:Яңа ел ул - күк гөмбәзендә

Ил йөген иңдә йөртүче

Җемелдәүче энҗеләр.

Ару белмәс кешеләр.

1 нче алып баручы: Яңа ел ул - Кар кызлары,

Күңел бәйсезлеген хуплап

Җирдә очкан аккошлар.

Бердәм купкан алкышлар.

2 нче алып баручы:Яңа ел ул - чыршыларның

Киләчәктән бер илче ул

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.

2 нче алып баручы: Менә шулай кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз!

Бүре: Кыш бабай, ә син безгә бүләкләр алып килдеңме?

Кыш бабай: Алып килдем, әйдәгез мин килүгә әзерләгән һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

(Балаларның әзерләнгән номерлары башкарыла. Чыгыш ясаучыларга Кыш бабай күчтәнәчләр бирә.Тамашачыларга да конфетлар өләшә)

Клоуннар чыгышы.(Табышмаклар әйтәләр, уеннар уйнаталар, катнашучыларга шарлар бүләк итәләр)





© 2010-2022