Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә, 5-7 класс

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Бәхетле очрак" кичәсе.

1 гейм "Алга, алга - яңа җиңүләргә"

1 нче командага сораулар.

1.Галимҗан Ибраһимов кайчан туган? (1887 ел 12 март)

2.Г.Ибраһимов кайда туган? (Башкортстан. Авыргазы, Солтанморат).

3.Беренче тапкыр белем алган мәдрәсәсе? (Кешәкне)

4.1906 нчы ел. Нинди вакыйга белән бәйле? ("Галия" мәдрәсәсенә укырга керә)

5.Беренче хикәясе ничәнче елда языла? (1907)

6.Беренче тапкыр кайда кулга алына? (Киев)

7. Ул эшләгән "Аң" журналы кайда чыга? (Казан)

8. "Безнең көннәр" романын кайда яза? (Сухими)

9. "Галия" мәдрәсәсендә нинди фән укыта? (Татар теле)

10. "Галия" мәдрәсәсендә чыгарылган әдәби журнал? ("Парлак")

11.Нинди китаплары мәктәптә дәреслек буларак кулланылган? ("Татар имлясы", "Яңа әдәбият", "Әдәбият дәресләре")

12.Г.Ибраһимов фикеренчә татар халкының милли дәүләт статусы (төзелеше) нинди булырга тиеш? (территориаль автономия)

13.1918 нче елда Милләтләр халык комиссариаты каршында Үзәк мөселман комиссариаты төзелә. Рәисе кем? (М.Вахитов)

14. Татарстанда чыга башлаган нинди газеталарның башлангыч адымнары Г.Ибраһимов исеме белән бәйле? ("Эшче", "Кызыл Армия", "Кызыл яшьләр")

15.Кайсы татар мәгърифәтчеләре турында яза? (К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни)

16.Хөкүмәт аның хезмәтенә нинди бәя бирә? (1932 елда "Хезмәт батыры" исеме бирелә)

17.Кайчан үлә? (1938 елның 28 нче гыйнвары)

1.Көнчыгыш халыкларының телләрен һәм мәдәниятын белүче, өйрәнүче кешене кем дип атыйлар? (ориенталист)

2.Тарих фәне белгече? (тарихчы)

3.Иҗтимагый - политик темаларга язучы кеше? (публицист)

4.Нинди дә булса халыкның телен һәм әдәби культурасын өйрәнүче?(филолог)

5.Үрнәк булырлык, атаклы, киң танылган язучы? (классик)

2 нче командага сораулар.

1.Быел Г.Ибраһимовның ничә еллыгын бәйрәм итәбез?

2.Иң беренче укытучысы? (әнисе)

3.Әтисенең исеме? (Гыйрфан)

4.Әнисенең исеме? (Хәсәнә)

5.Вәли мулла мәдрәсәсе кайда? (Оренбург)

6.Кайсы мәдрәсәдә башта үзе укый, соңыннан шунда укыта? ("Галия")

7.Беренче хикәясенең исеме? ("Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы")

8.1909 нчы ел нинди вакыйга белән характерлы? (Казанга килә)

9.1912 нче ел нинди вакыйга белән бәйле? (Киевка китә)

10.Беренче тапкыр кайчан кулга алына? (1913 нче елда)

11.Нәрсә ул БҮБК? (Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты)

12.Үзәк Мөселман комиссариаты каршында чыккан нинди газетаның мөхәррире була? ("Чулпан")

13.нинди республика төзү турында хыяллана? (Татар - Башкорт)

14.Нинди педагогик журнал Г.Ибраһимов эшчәнлеге белән бәйле? ("Мәгариф")

15.Татар шигърияты турында язылган мәкаләсенең исеме. ("Татар шагыйрьләре")

16.Кайда үлә? (Казан, Пләтән төрмәсе)

17.Казанда Г.Ибраһимов исемен йөртә торган институт. (Тел, әдәбият, тарих, сәнгать)

1.Тәрбия һәм белем бирү белән шөгыльләнүче кешене ничек атыйлар? (педагог)

2.Журналистика белән шөгыльләнүче профессиональ хезмәткәр? (журналист)

3.Фәннең, белемнең бик күп тармаклары белән таныш, хәбәрдар, һәр яктан мәгълүматлы кеше? (энциклопедист)

4.Кемнәрнең дә булса эшен, эшчәнлеген, холкын тикшерүче, бәя бирүче кеше? (тәнкыйтьче)

5.Профессиональ рәвештә әдәби әсәрләр язу белән шөгыльләнүче кеше, язучы? (әдип)

II гейм "Капчыктан - башваткычлар"

Лото. 1.XXйөз башы татар авылы кешесенең җир белән бергә, яшәү һәм хезмәт символы булып нәрсә хезмәт итә? (ат)

2.Тасвири уку дип нинди укуга әйтәләр? (сәнгатьле укуга)

3.Текстның эчтәлегенә карап, хикәянең исемен гоманларга.

"Бервакыт аңар үз шайкасында булган [караклардан] берсе:

- Йә инде, мулла, сиңа ни калган безнең белән йөрергә; дөньяң шәп, йортың бар, нигә сиңа урлашырга, - дигән." ("Карак мулла")

4. Эчтәлеккә карап, хикәянең исемен гөманларга.

"Никтер картны кызганып киттем. Әхми бай да, алладан курыкмаса, адәмнән оялырга кирәк иде. Шундый пычрак вакытта, кара төнгә каршы әлҗерәп беткән шушы җитмеш яшьлек шушы ялчыны көлтәгә җибәрергә ярыймы соң? Ичмаса, аты - арбасы адәм рәтле булса тагы бер хәл иде." ("Карт ялчы")

5. "Зур тормышка" китабының авторы кем? Ул Г.Ибраһимовның беренче тормыш иптәше дә. (Гөлсем Мөхәммәдова)

6. Әсәрнең исеме җир өстендәге зур һәм вак - төяк елга - күл, тау, ялан - кыр, чокыр - чакыр белән бәйләнмәгән. Җир өстендә, җир астында ятучы тереклек ияләре һәм үсемлекләр турында да түгел. Әсәрнең исемен әйтергә. ("Диңгездә")

7. "Еллар үтте. Мин дә, чыбыркы өстерәп, сыер артыннан йөгерерлек яшькә җиттем. Шуның белән инде бик нык картаеп барган атама булышлык кылырга, аның белән көтүгә йөри башларга вакыт килде." Әсәрнең исеме? ("Көтүчеләр")

8. "Һәркем яз ди, һәркем аны эче, җаны белән сизә. Һәрнәрсә аның чиге булмаган матурлыгына, моңына баш ия, барлык җирен аның гүзәллеге чолгый да, йомшак кына, яшерен генә, тын гына булып шатлыкка, бәхеткә чума." Кайсы әсәрдән? ("Яз башы")

"Син миңа - мин сиңа"

Командаларның бер - берсенә сораулары.

1 нче команданың сораулары.

1) "Безнең көннәр" романы нинди көннәргә багышланган? (1905 елгы революция көннәре)

2) "Галия" мәдрәсәсендә Г.Ибраһимовта укыган берәр татар шагыйрен атагыз.

3) Г.Ибраһимов нинди чирдән үлә?

2 нче команданың сораулары.

1) Мәхәббәтне бәхет дәрәҗәсенә күтәргән әсәрнең исеме? ("Сөю - сәгадәт")

2)1921 нче елгы ачлык турындагы әсәре? ("Адәмнәр")

3) Иң беренче әсәре? ("Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы")

III гейм. "Билгесез аргамак"

Таныштыру. Бу кем? Сораулары. Кем алдан күтәрә?

Дөрес җавапка очко.

1. "Г. Ибраһимов иҗаты бер татарларда гына түгел башка халыклар арасында да мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, татар, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән". Дөрес әйтелгәнме?

2. башкорт кызы гөлбикә кайсы әсәрдән? ("Безнең көннәр")

3. " - Менә тормыш! Менә хөррияте шәхсия! Яшәргә уйлыйсың, бәхет эзлисең! Бар да әрәмгә! "Бар да юкка! Имеш, музыка хәрам! җыр хәрам! Матурлык гөнаһ! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең? Ник безне туң йөрәк, тупас күңел итеп яратмадың?.. Безгә хәят кирәк, безгә ирек кирәк ... Әсәрнең исеме? ("Яшь йөрәкләр")

4. "Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә. Кыз [Карлыгач] тотып өлгерә алмый; җегет аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, кызның [Сылуның] биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә..." Нинди әсәрдән? ("Казакъ кызы")

IV гейм "НА - на - на. Лидер артыннан, алга!"

1 нче командага сораулар.

1. "...Сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Аның зифа буен төз камышкы охшаталар - билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә ... дип атыйлар иде". (Карлыгач -Сылу)

2. "... Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны ... дип атыйлар иде." (Зәңгәр Чишмә)

3. "...сары башлы, черек тешле, әйбәт киемле малай" кем? (Гали)

4. ...таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. (Гыйлаҗи)

5. ...Ничә йөз еллар яшәгән тирән тамырлы, киң ботаклы, калын каты яфраклы, бик зур, юан, карт имән агачы" - кайсы чокырның югары башында, ташлы тау өстендә үсә? (Яман - кул)

6.Карлыгач - Сылуның яраткан егете? (Арсланбай)

7. "Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек" дип башлана "Кызыл чәчәкләр" әсәре. Тагын кайсы әсәре шундыйрак җөмлә белән башлана? ("Көтүчеләр")

8. "Ул минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте, - ди". Кайсы әсәрдән? ("Алмачуар")

9. Кайсы әсәр мондый юллар белән бетә:

"...ул караңгы төндә урамга чыгарылып атылды. Үлекне шунда чокырга күмгәч, тау артыннан сызылып таң атты. Киң Идел өстендә, нуры белән дөньяны балкытып, якты кояш күтәрелде". ("Тирән тамырлар")

10. Батырхан кайсы әсәрдән?

2 нче командага сораулар.

1."Бу юлчы җегет - сарманнарның ил агасы Сарсымбайда ялчы булып торган." Кем? (Җолкынбай)

2."Тирән тамырлар" әсәре шундый сүз белән башлана: "... үтереп ташладылар". Кемне (Фәхрине)

3.Карлыгач - Сылуның ярәшелгән егете. (Калтай)

4. "...чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур, күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы". Кем? (Фазыйм)

5.Үз гомерен чабата тукып, аркан ишеп үткәрә торган , ялгыз, фәкыйрь бабасы Әхми карт кулына калучы кем? (Шаһбаз)

6. "Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарында, байлыгы , төзеклеге төрлечә булган өйләрдә туып үстеләр." Әсәрнең исеме? ("Кызыл чәчәкләр")

7. "Бер мәхәббәтнең тарихы" ди автор. Нинди әсәр турында сүз бара? ("Алмачуар")

8. "Садыйкны беләләр, яраталар. Авылның кияве итеп тә, җир-су алып бирешүдә юл күрсәтүче итеп тә, Фәхригә булышлык кылучы итеп тә яраталар". Кайсы әсәрдән? ("Тирән тамырлар")

9. Тубал - кайсы әсәрдән? ("Уты сүнгән җәһәннәм")

10. "... Ул иелде, ләкин котыла алмады; анасы ягыннан улы да төште, кечкенә соры күзләрен ерткычландырып, кулындагы дилбегәсе белән хатынга ыргытылды, кызып, үзен - үзе онытып, эштән чыгарганчы кыйнады да, күлмәкчән көенчә, ишектән типкәләп тышка, суык карга этәреп җибәрде, үзе шакылдатып ишекне япты". Әсәрнең исеме? ("Татар хатыны ниләр күрми")



© 2010-2022