• Преподавателю
  • Другое
  • Учагыңда утың сүнмәсен Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча ачык дәрес

Учагыңда утың сүнмәсен Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча ачык дәрес

.   Акъәби  - халык анасы. Аның васыяте – халыкка  васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк,   без  телебез,       халкыбыз,  гореф-гадәтләребез юкка  чыгачак. Әсәрдәге  Шагыйрь  образы  -  шуның сагында.            (“Әнкәмнең  догалары” җыры  яңгырый )      Бары  тик әнкәйләрнең   догалары, хәер-фатихалары гына  яшәү  көче бирә. Безгә  аларның  фатихаларын  алу  өчен,  күп көч  куярга кирәк.  Аларның кадерләрен исән чакта  белик.                    Елатмагыз  әниләрегезне, Төнге  тәрәзәләргә кар...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:








Учагыңда утың сүнмәсен

(Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча)




(8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес)





















Тема. Учагыңда утың сүнмәсен

(Әмирхан Еникинең Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча)

Максат.

1. Дидактик: Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Тәрбияви: Укучыларда Әмирхан Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Җиһаз.

  1. Ә.Еники портреты.

  2. Мультимедиа проекторы.

  3. Магнитофон.

  4. Эпиграф: «Ә.Еники - күңел карурманының тургае"

  5. Тактада плакатлар: 1. "Тел югалтса егет - ил югалткан,

Сүз югалтса - иле оялган" (Р.Әхмәтҗанов)

2. "Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк"

(Ш.Мәрҗани)

3. "Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил"(Җыр)

Дәреснең планы.


  1. Оештыру. Уңай хәләт тудыру.

Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткәннәрне кабатлау.

2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

III. Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясен анализлау

  1. Әсәрнең сюжетын искә төшерү.

  2. Әсәрдәге детальләр, психологик диалог, символларны өйрәнү.

3. Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

IV. Өй эше бирү.

V. Йомгак.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

Укучылар, үткән дәресләрдә без Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм аның "Әйтелмәгән васыять" хикәясе белән таныштык. Үткән дәресләрдә алган белемнәрне тиз генә тест ярдәмендә тикшереп алыйк әле.

II . Актуальләштерү.

Сораулар мультимедиа экранында чыга.

1. Ә.Еникинең тормыш даталарын билгелә

а) 1887- 1938

б) 1906- 1944

в) 1909 - 2000

2. Әмирхан Еникине кем буларак өйрәндек?

а) шагыйрь

б) прозаик

в) драматург

3. "Әйтелмәгән васыять"

а) роман

б) хикәя

в) повесть

4. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?

а) Миңлебай карт

б) Сәетгали

в) Акъәби

5. Акъәбинең олы улы

а) Суфиян

б) Геннадий

в) Борис

6. Вакыйга кайда бара?

а) Юлкотлы авылында

б) Саратовта

в) Пермьдә

7. Акъәбинең чын исеме

а) Аксылу

б) Акбикә

в) Акъәби

Укытучы. Димәк, Әмирхан Еники проза өлкәсендә уңышлы иҗат итә. Ул эпик әсәрләр иҗат итә, хикәя, повесть, романнар яза. Без аны прозаик буларак беләбез. Ә менә язучының иҗат үзенчәлеге нидә?

Укучы. Аның хикәяләре психологик тирәнлек, рухи нәфислек бөркелгән кыска, киеренке сюжетлы әсәрләр буларак үзенчәлекле.

Әмирхан Еникинең иҗат сере дә кешенең эчке дөньясын сурәтләүдә.

I слайд

Әмирхан Еники хикәя- повестьларының үзенчәлеге - кешенең эчке Кеше язмышларын сурәтләү.

Укытучы. Әмирхан Еники нинди темаларга мөрәҗәгать итә?

Укучы. Әмирхан Еникинең иҗат тематикасы бик киң. Алар арасында иң зур урынны алып торучы тема - туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, гореф-гадәтләрне онытмау, йолаларны хөрмәтләү, иманлы кеше булу.

Укытучы. Ә бу тема бигрәк тә кайсы әсәрдә чагылыш таба?

Укучы. "Әйтелмәгән васыять"тә.

III. Яңа темага кереш.

Укытучы. Бүген без Ә.Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Дәреснең төп максаты: "Әйтелмәгән васыять" хикәясен анализлауны дәвам итү, әсәрдәге детальләр һәм символларны ачыклау; әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү һәм Ә.Еники иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучы . "Әйтелмәгән васыять" хикәясенең сюжетын искә төшерик.

Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.

Әсәрнең сюжетында 3 зур өлеш, вакыйга бар:

1. Акъәбинең авылдагы тормышы.

2. Шәһәрдә авырып ятуы.

3. Акъәбинең үлеме.

Кыскача һәрбер вакыйганы кабат карап чыгыйк әле.

1. Акъәбинең авылдагы тормышы турында искә төшереп сөйләгез.

Укучы. Акъәби далада кизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. Әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллашкан, балалар төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән- көн начарлана. Ләкин аны күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкатьне кызганмый.

Укытучы. Авыл халкы бер-бер беренә карата, чынлап та, ярдәмчел. Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә ди халык. Ә бу әсәрдә без моны бигрәк тә кем образы аша күрәбез?

Укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә образы аша. Ул Акъәбинең ашау--эчүен кайгырта, йорт-җиренә һаман күз-колак булды. Карчыкның хәлен белешеп торды, ә инде авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итте.

Укытучы. Укучылар, олыгайган кешеләргә, Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга без дә миһербанлы булыйк, игелекле эш вә гамәлләр күбрәк кылыйк. Гарифә образы безгә үрнәк булып тора.

Икенче өлешкә күчик.

2. Шәһәрдә авырып ятуы.

Акъәбинең авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашларыннан аерылып китү аңа бик тә кыен була.

Менә ул шәһәрдә - балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел.

Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара.

Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар да гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.

Бары тик шагыйрь кергәләп, аның үткәнен, хәлен белешеп ала, үзенең әнисе юклыгыннан моңая: "Әни яшь балаларга гына түгел, өлкәннәргә, менә минем кебек сакаллы кешеләргә дә кирәк ул", - ди.

3. Акъәбинең үлеме.

Акъәбинең сулыш алуы көннән- көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзләренчә, биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, врачлар карый. Ләкин күп тә үтми, Акъәби күзләрен мәңгегә йома.

Укытучы. Әмирхан Еники эчке дөньяны тасвирлаганда детальләр, психологик диалог, символларга еш мөрәҗәгать итә. Бу Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә аеруча ачык күренә.

- Нәрсә ул әдәби деталь?

Укучы. Деталь - әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сызык, хәрәкәт, күренеш.

Укытучы Әйе, әдәби детальләр кеше рухын чагылдыруда актив катнаша.

Әсәр пейзаж белән башланып китә. Әйдәгез әле, шул юлларны кабат күздән кичерик. " Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар..."

Нинди образ белән очрашабыз?

Укучы. Әлеге юлларда дала пейзажы тасвирлана.

Укытучы. Әйе, язучы стилендә дала пейзажы - милли традицияләрнең яңаруын искәртеп торган онытылмас бизәк. Күз күреме җитмәслек еракларга сузылган дала башкорт халкының хөрлек яраткан ашкынулы характерын, киң күкрәк авазы булып ишетелгән куәтле моңнарын бик тулы чагылдыра. Димәк, "дала" образы, сезнеңчә, нинди образ?

Укучы. "Дала" образы - халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы.

Хикәянең герое Акъәбинең тормышын башкорт даласыннан башка күз алдына китереп булмас иде: Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби булып, аның баскычлы тарихы, мәгънәле дөньясы , моңсу табигате, рәнҗеш тулы җырларында чагылып-чагылып китә торган ярсу батырлыгы кылганнар символында гәүдәләнә.

Укытучы. Ә дала нинди?

Укучы Тын, буш, моңсу да.

Укытучы. Пейзаж әдәбиятта танып белү вазифасын да үти дибез. Тын, буш, моңсу да булган дала сезнеңчә нәрсәне символлаштыра?

Укучы. Кечкенә генә булган Юлкотлы авылыннан яшьләр шәһәргә китә. Миңлебай карт сүзләреннән аңлашылганча, Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетергәннәр. Иске чикләр, иске чокырларның исемнәре барысы да күмелеп калды шунда, ди автор.

Укытучы Әсәр үзәгендә кем образы тора?

Укучы - Әсәр үзәгендә Акъәби образы куелган. Аның уй-тойгылары, үтә кешелекле һәм җитди уй-омтылышлары тасвирлана. Бу образда халык рухы, аның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылыш таба.

Укытучы Тагын Акъәби турында ни әйтә аласыз?

Укучы. Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Укытучы. Акъәби балаларының олы дәрәҗәгә ирешүләренә ихлас күңелдән куана. Ләкин аның җаны тыныч түгел Ул нигәдер борчыла? Сез ничек уйлыйсыз, Акъәби ни өчен өзгәләнә?

Укучы. Балаларының читкә чыгып китүләренә җаны сыкрый, җитмәсә туган авылларына бик сирәк кайталар.

Укытучы. Сезнеңчә, әбинең борчылуы урынлымы?

Укучы. Әсәрдән күренгәнчә, олы улы Суфиянның рус кызына өйләнүен бик авыр кичерә. Акъәби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, читләшү дип саный, чөнки оныклары Татьяна, Светлана, Геннадий , Борислар әбиләренә дәшәрлек башкортча бер авыз сүз белмичә үсәләр. Суфиян гаиләсендә башкорт милләтенең теле, гореф-гадәтләре югалган.

Укытучы. Повестьта хәзерге заманның ашкынулы адымнары белән халык тәҗрибәсе, традиция -гадәтләре янәшә куела Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?

Яңадан искә төшерик әле, нәрсә соң ул васыять?

Укучы Васыять - берәүнең үлем алдыннан әйтеп калдырган теләге, үтенече.

Укытучы. Ә ни өчен әсәр "Әйтелмәгән васыять" дип атала?

Укучы.- Акъәби балаларына васыять әйтеп калдырырга тели.

Укытучы. Нинди васыять турында әйтергә тели икән?

Укучы. Акъәби балаларына туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга, гореф-гадәтләрдән аерылмаска, туган нигезне онытмаска кирәк дип әйтеп калдырырга тели..

Укытучы. Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләреннән иң кирәклесе дип кайсын саныйсыз?

Укучы. Акъәби үзен мөселманча җирләүләрен тели. Ләкин аның бу теләге дә кабул булмады.

Укытучы. Аны соңгы юлга озатканда шагыйрьнең сүзләре бик гыйбрәтле. Әйдәгез, кабат шул юлларга күз салыйк әле.

"Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем. Әмма нәрсә беләбез без аның хакында? Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын?.. "

Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы йолаларның онытылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калдырырга тели. Ләкин, кызганычка каршы, аны ахыргача тыңлап та бетермиләр, киресенчә, тиргиләр.

Әсәр ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Укучылар, ә бу сандыкта ниләр бар?

Укучы. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Без биредә "яшел сандык" детале белән очрашабыз.

Укытучы. Сандык эчендәге предметларның һәркайсы диярлек мәгънә вазифасын үти. Ул әйберләр - башкорт халкының күпьеллык хәзинәсен, буынара бәйләнешләрне, тулаем тарихи-милли яшәешен чагылдыра торган символлар.

Уйлап караыз әле, ил анасының кәфене нәрсәне аңлата.

Укучы. Кәфен - тирән мәгънәне аңлата торган символ. Халыкның күптәнге йоласы.

Укытучы. Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар "хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга ничектер кыймадылар".

Димәк, укучылар, "яшел сандык" детале нәрсәне аңлата?

Укучы. Халыкның рухи байлыгын.

Укытучы. Кабат әсәргә кайтыйк әле. "Дала буйлап кылганнар йөгерә. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең ул - безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы.

Аның :"Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә син учагың карый тор, учагың... Учагыңда утың сүнмәсен",- ди.

Ә ни өчен Миңлебай карт : "Учагыңда утың сүнмәсен",- ди. ?

Укучы. Чөнки Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый. Әгәр ул-бу була калса, ягъни Акъәби үлә-нитә калса, нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган нигезгә, туган җиргә кайтсыннар, нигезне онытмасыннар, ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, милләтебезнең рухын-гореф-гадәтләрен, йола -тарихын онытмасыннар, сакласыннар дигәнне аңлата.

Әйдәгез, хәзер дәресне гомумиләштереп, нәтиҗәне таблицага салыйк.

Жанры

Хикәя, эпик төргә карый; кеше язмышы хикәяләп бирелә; бер сюжет сызыгы бар; чагыштырмача зур күләмле хикәя.

Темасы

Туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт, гореф-гадәтләрне онытмау, йолаларны хөрмәтләү

Проблемасы

Милләт язмышы

Идеясе

Туган нигез, туган җир онытылмасын, ташланмасын, учак сүнмәсен, милләтебезнең рухы-гореф-гадәтләре, йола -тарихы онытылмасын, саклансын.

Төп образлары

Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле. Иң кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Сәнгатьчә эшләнеше

Тел-сүрәтләү чараларының байлыгы бөркелеп тора: әдип чагыштыру-метафоралардан иркен файдалана. Әмирхан Еники геройларның эчке дөньясын тасвирлаганда, рухи кичерешләрен бирү өчен, пейзажга, әдәби детальләр, психологик диалог, символларга еш мөрәҗәгать итә.

Йомгаклау.

Укытучы. Акъәби - халык анасы. Аның васыяте - халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, без телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы - шуның сагында.

("Әнкәмнең догалары" җыры яңгырый )

Бары тик әнкәйләрнең догалары, хәер-фатихалары гына яшәү көче бирә. Безгә аларның фатихаларын алу өчен, күп көч куярга кирәк. Аларның кадерләрен исән чакта белик.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәегез йорты чакыра..

Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, "Әйтелмәгән васыять" нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешен, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

Өй эше. "Акъәби образы - сафлыкны гәүдәләндерүче образ" темасына инша язарга хәзерләнеп килергә.

© 2010-2022