Эссе на конкурс Учитель года

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе "Мин - Укытучы"




3нче санлы Талбазы гомум

белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Ахмерова Гүзәл Ильяс кыз









Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.

Мин, Әхмәрова Гузәл Ильяс кызы, 1975 нче елның 4нче мартында

Авыргазы районы Тукай авылында туганмын. Урта мәктәпне, СГПИ ның рус-татар филологиясе факультетын тәмамлагач, районыбызның 3нче санлы Талбазы мәктәбендә 1998нче елдан алып татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Мин үземне яраткан һөнәремнән башка күз алдыма да китерә алмыйм, мәктәп тормышын яратам. Үз фәнем белән укучыларны кызыксындырырга һәм заманнан артта калмаска тырышам. Әйе,рус мәктәпләрендә татар телен укыту җиңел эш түгел. Бары тик шушы эшне һәм балаларны яраткан, үз эшенең җитдилеген һәм әһәмиятен аңлаган кеше генә югары нәтиҗәләргә ирешә ала. Бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып- туган телгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе тора. Шул максаттан чыгып мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле педагогик технологиялар,традицион булмаган дәресләр үткәрергә тырышам.Балаларга татар теленең нечкәлекләрен өйрәтүдә төрле форма һәм алымнар кулланам.

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.

Әти-әни кебек киңәш бирүче, укучыларны яратучы, аларның уңышларына сөенүче ул - укытучы. Ул укучыларны тәрбияли, белем бирә, һәрвакытта да кайгыларын уртаклаша. Укытучы һәм игенче һөнәрен тиң дияр идем. Игенче җирне ашлый,орлыкларны туфракка чәчә,эшкәртә. Һәм ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы турында да шулай дип әйтергә хакыбыз бар. Чөнки укытучы да бала күңеленә белем орлыгы чәчә,аны тәрбияли,үстерә.Шулай бар тырышлыгын кулланып халкына хезмәт итә.

Көчле рухлы ,намуслы, иҗади фикер йөртә белүче, мавыктыргыч һәм үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучыга насыйп булган балаларны бәхетле, дип уйлыйм. Пөхтә , мөлаем, тәмле телле, таләпчән, җиңел аралашучан укытучыны балалар якын күрә , аңа кызыгып карый, һәр хәрәкәтен, һәр сүзен өлге итеп алырга тырыша. Шул сыйфатлары аны тирә- юньдә танылган мөгаллим итә дә инде.

Һәр укытучының үзенә генә хас эш стиле, һәр алымга карата үз карашы бар.Ләкин аларның барысына да уртак сыйфатлар хас: шәкертләрен намуслы, кешелекле,кечелекле, хезмәт сөючән һәм белемле итеп тәрбияләүгә бөтен тырышлыкларын бирәләр. Укырга, язарга гына түгел, яхшыны яманнан аера белергә ярдәм итеп, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны да тәрбияли.

Укытучы кайсы гына чорда яшәмәсен, ул чын кеше булып калырга тиеш! Яңа фән- техника казанышларын кулланып, дәүләткә, заманга яраклы, белемле кеше тәрбияләү белән бер рәттән, гомумкешелек сыйфатлары сагында да торсын ул .

Белем һәм тәрбиябирү эше җиңел түгел, бик тә җаваплы, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс. Укытучы гомер буе укый, өйрәнә - бу чынбарлык.Укытучы һәрвакыт үсештә, барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни -методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала.

Укытучы хезмәтенең авырлыгы һәркемгә билгеле. Ул үз алдына куйган максатына зур тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешә. Түбәндәге сыйфатларга ия булган кеше генә чын укытучы була ала дип уйлыйм мин.

Ул:

-бала җанлы, баланың күңелен бар нечкәлеге белән аңлый белүче ;

-үз эшенә үтә дә җаваплылык хисенә ия булучы;

-тормышның кискен борылышларында да принципиаль булып кала алучы;

-укучыларының уңышына, аларның тормышта үз урыннарын табуларына чын күңелдән куанучы;

-әйткән сүзләре, һәр хәрәкәте, гамәле шәхси үрнәк булырлык;

-белемле булу өстенә, талантлы да булучы;

-шәхси эшен бер якка куеп торып, теләсә кайсы вакытта да балаларга ярдәм итә алучы.

Мин югарыда санап кителгән сыйфатларга ия булырга тырышам. Үз хезмәтенең асылына тирән төшенгән, һәр күренешкә җитди караган мөгаллим генә үзенең эшчәнлегендә укучыларда укуга омтылыш, хезмәтне, матурлыкны ярату хисләре, югары әхлаклылык үрнәкләре тәрбияли ала. Шуларны истә тотып , мин эшләгән дәвердә укытучы хезмәтенең асылына төшенергә тырыштым. Төрле профессиональ конкурсларда катнашып осталыгымны арттыруда эшлим. Һәркөн укучыларым белән яңалыкка омтылам, һәркөн нәрсәдер өйрәнәм һәм укучыларыма җиткерәм.

Безнең бурыч - балаларга ныклы белем бирү. Алга куйган максатым - һәр баланы, мөмкинлегеннән чыгып, дәүләт стандарты таләбен үзләштерерлек итү.Ә икенче максатым - иҗади фикерле балалар тәрбияләү. Ягъни укучы дәреслек белән генә чикләнми, үз фикерен әйтә ала, үзенчә нәтиҗә чыгара. Дәүләт стандартының бу таләбе укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Шушы ике таләп үзләштерелгәннән соң, укучы тагын да җанлана, фәндә яңа төр эшләргә тартыла.

Минем өчен компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү дә - белем үстерүнең бер төре. Бу эшнең әлифбасын белү генә җитми, электрон дәреслекләр белән ныгытып шөгыльләнү, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда актив куллану, укыту эшчәнлегендә кулланып була торган үзеңнең сайтыңны булдыру кирәк.

Шулай итеп, мин укучыларымны тормышка яраклы шәхес итеп тәрбияләргә тырышам. Аларның киләчәге якты, ышанычлы булыр дип уйлыйм!

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар.

Укытучы булу - зур бәхет ул.

Ул - яраткан минем хезмәтем.








© 2010-2022