Самоанализ урока на тему Акыллы малай тексты

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4

Үзанализ

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә.

Хөрмәтле коллегалар, сез бүген ФДББС туры килгән дәрес карадыгыз.

Әдәби уку дәресен мин 3б сыйныфында үткәрдем. Дәрестә 16 укучы катнашты. Төркемнең уку мотивациясе һәм белем дәрәҗәсе уртача. Ләкин көчле һәм бик түбән белемле укучылар да барлыгы ачыкланды.

Бүгенге дәреснең темасы "Акыллы бала" тексты.

Бу дәрес "Без әти-әниләргә булышабыз" темасына карый.

Максат. 1. "Акыллы малай" тексты белән таныштыру; акыллы бала турында сөйли белергә шартлар булдыру.

2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләре формалаштыру

3. Әти-әниеңә ярдәм итеп, мөстәкыйль һәм акыллы бала булып яшәүнең мөһимлегенә ышаныч уяту.

Яңа гомуми дидактика буенча дәреснең тибы: яңа лексик белемнәрне формалаштыру дәресе. Коммуникатив технология белән укыту нигезеннән билгеләгәндә - диалогик, монологик сөйләм дәресе.

Дәрес структурасы.

8 этаптан тора:

Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую.

Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

Яңа материал өстендә эш. Төшенү.

Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

Икенчел ныгыту.

Рефлексия.

  1. Оештыру, мотивация этабында укучыларда психологик уңай халәт тудыру максатыннан рифмалашкан исәнләшү формасын кулландым, моны мин смайликлар төшкән слайд һәм укытучының елмаю мимикасы аша тормышка ашырдым. Бу исә укыту эшчәнлеген кабул итәргә әзерләде, ягъни яңа теманы ачу өчен балаларда кызыксыну, теләк уятты.

Регулятив УУГ булган эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыру, мотивация тудыру максатыннан үзбәя картасы кулландым.

  1. Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Сүзнең әйтелешен камилләштерү, тәнкыйди фикерләүне үстерү, Әңгәмәдәшеңнең эшчәнлеген күреп, тикшереп төркемдә эшли белү кебек метапредмет уку гамәлләрен күздә тотып Сингапур укыту методының "Тэйк-оф-тач-даун" структурасы аша Фонетик күнегү үткәрелде.

Укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлегенең темасын һәм проблемасын чыгардылар. Регулятив: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү кебек уку гамәлләре формалаштырылды. Авырлыктан чыгу юлының проектын төзегәндә күрмә-график рәсемнәр кулландым. Шулай ук, авырлыктан чыгу юлларының чыганагын укучылар үзләре фаразладылар.

  1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Әдәби уку методикасы нигезендә текст белән эшләүнең барлык таләпләрен күздә тотып эшчәнлекне оештырдым. Танып белү максатыннан сүзлекләр кулланылды.

  1. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.

Тәнкыйди фикерләү алымы һәм интерактив метод буларак "Зиг-заг" алымы - түбәндәге коммуникатив универсаль уку гамәлләрен тормышка ашырырга ярдәм итте:

  • мәгълүматны туплау өчен бөтен күмәк эшчәнлектә катнашу;

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

- әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • төркемдә эшли белү.

Бу этаптагы эшчәнлек Е.И. Пассовның коммуникатив технологиясе принципларына нигезләнде. (Телне ятлатып түгел, ә актив фикерләп өйрәнү, телне аралашу аша өйрәнү)

Менеджмент инструменты аша 1 номерлы укучылар - лидерлар булып сайланды. Укучыда кайгыртучанлык, эшчәнлекне үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, җаваплылык хисе кебек шәхси кыйммәтләр формалаштырылды.

Белем системасына кертү һәм кабатлау.

Сингапур укыту методикасының сәламәтлеккә файда китерә, психологик-физик киеренкелекне киметә торган, Микс-пэа-шэа структурасы, үз әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый белү, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү кебек коммуникатив,универсаль уку гамәлләре формалаштырды. Рефлексия этабы.

Дәрес башында куелган максатлар көтелгән нәтиҗәне күрергә ярдәм итте. Үз көченә ышанып бетә алмаган укучыларны да активлашты, аудитория каршында курыкмыйча чыгыш ясарга ирештеләр.

Өй эше СанПин һәм ФББС таләпләрен күздә тотып 3 вариантта бирелде. Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган биремне сайлап алу мөмкинлеген бирдем.

Дәрестә кулланылган принциплар:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

  3. Тормыш белән бәйләнеш

  4. Фәннилек

  5. Күрсәтмәлелек

  6. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

  7. Ана телен исәпкә алу принцибы

  8. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы.

Дәрестә кулланылган технологияләр:

  • Е.Ф. Пассов технологиясе

  • Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

  • Сингапур укыту структуралары

  • Сәламәтлекне саклау технологиясе.

  • ИКТ.

Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар. Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә барды. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уятты һәм телне өйрәнүне җиңеләйтте. Дәрестә кулланылган барлык материал да: төсле рәсемнәр, шартлы билгеләр - барысы да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнде.

Дәрес ФДББС таләпләренә тулысынча туры килә, чөнки дәрестә укытучы белем чыганагы булмады, ә юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче. Укыту технологияләренең, метод-алымнарның, кулланылган инновацион чыганакларның нәтиҗәлелегенә карата кытайларның бик акыллы бер әйтеме белән сүземне тәмамлыйсым килә: "Мин ишетәм - онытам; мин күрәм - аңлыйм; мин эшлим - истә калдырам."

Дәрестә куелган максатларга ирештем, дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



© 2010-2022