Доклад на тему: Муса Җәлил шигырләрендә патриотик тәрбия

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муса Җәлил шигырләрендә патриотик тәрбия.


Хурамшина Ләйсән Габбас кызы.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт

институтының урта һөнәри

белем бирү факультетының

1 категорияле татар теле һәм

әдәбият укытучысы.

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү андагы вакыйгалар 70 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, бүгенге көннәргә кадәр халык хәтерендә, ватан йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, аларның исемнәре дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуларның берсе Муса Җәлил.. Бүгенге көндә Муса Җәлил исемен ишетмәгән, аны белмәгән кеше юк, чөнки мондый олы шәхесне белмәү оят булыр иде.

Муса Җәлил - фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре, «Моабит дәфтәрләре» белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес, герой-шагыйрь буларак билгеле.

Муса Җәлилнең рихи мирасы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Без яшьләрдә яшьтән үк әти-әни, гаилә, туган җир, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләргә тиешбез. Нәрсә соң ул патриотизм? Татар теленең аңлатма сүзлегенә күз салсак анда мондый билгеләмә китерелә: "Патриот - үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм - патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт".

Яшь буында патриотизм хисен уятуда матур әдәбиятның да роле бик зур. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрнең укучылар өчен тәрбияви яктан әһәмиятле. Патриотизмның иң яхшы үрнәге - герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Аның шигырләрендә патриотизм ярылып ята. Укытучының бурычы - герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең палач балтасы алдында да үзләрен горур тотулары үрнәгендә патриотизм хисләре тәрбияләү.

Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыкларының һәрберсендә беренче урында "Җырларым" шигыре басыла. Шагыйрь аны үзенең иҗат программасын тәшкил иткән, бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Әйтерсең ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

М.Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.Шагырь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. М.Җәлил шигырьләрендә туган халкының көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.

М. Җәлил һәм аның каһарман дуслары фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрделәр, аны үзләренең әсәрләрендә чагылдырдылар, барлык халыкларның бәхете өчен гомерләрен дә кызганмадылар.

Файдаланылган әдәбият

1. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.

2. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: шигырьләр һәм поэмалар. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005.

3.Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 нче том: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 - 1960). - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхриддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. - Казан: РИЦ "Школа", 2004.

5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 3 т. - Казан: Татар.китап нәшр, 1977-1981.


© 2010-2022