Хәтер мәңге саклар Китапханә дәресе

Укучыларны үзебезнең ил һәм районыбызның, авлыбызның Бөек Ватан сугышында катнашучы геройлары белән таныштыру;2) Укучыларда патриотизм һәм үзебезнең республикабыз, районыбыз белән горурлану хисләрен тәрбияләү.Җиһазлау: дәреслек, презентация, Әлки районыннан булган Советлар Союзы геройларының фотографияләре ДӘРЕС БАРЫШЫ1.Оештыру өлеше. Уңай- психологик халәт тудыру.- Укучылар бүгенге сыйныф сәгатебезнеБөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлыйбыз. Безгә бу җиңү җиңел бирелмәде.
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлки районы Иске Чаллы урта мәктәбе










ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР!











Китапханәче:

Хазипова Ф.Ф


Максат: 1) Укучыларны үзебезнең ил һәм районыбызның, авлыбызның Бөек Ватан сугышында катнашучы геройлары белән таныштыру;

2) Укучыларда патриотизм һәм үзебезнең республикабыз, районыбыз белән горурлану хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, Әлки районыннан булган Советлар Союзы геройларының фотографияләре

ДӘРЕС БАРЫШЫ

1.Оештыру өлеше. Уңай- психологик халәт тудыру.

- Укучылар бүгенге сыйныф сәгатебезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлыйбыз. Безгә бу җиңү җиңел бирелмәде.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана.

1941 ел, 22 июнь.

Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар, барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.

Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.
Ә авылда. .. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Солдат хатыннар! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар.

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Сугыш инде күптән бетте… Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.

Безгә бу җиңү җиңел бирелмәде. Сугыш безнең илебезгә авыр яралар, күп югалтулар алып килде. Гитлерчылар йөз меңләп шәһәрләрне, авылларны яндыралар. Безнең илдә кайгы күрмәгән өй, гаиләне, әтисен яки әнисен, улын яки кызын, абыйсын яки апасын, дустын югалтмаган кешене табу бик авыр. Җиңү безгә бик кыйбатка төште. Шуңа күрә дә без бу көннәр, геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел.

Әлки районыннан гына дистә меңләгән сугышчы китә. Шулар арасыннан берничә мең кеше сугыш кырыннан кайтмый. Советлар Союзы геройлары арасында безнең якташларыбыз да бар. Алар 6. Без бүген үзебезнең республикабыздан чыккан геройларыбыз турында сөйләшербез.

Сезгә өй эше итеп районыбыздагы геройларыбыз турында мәгълүмат җыеп килергә кушылган иде.

Болар :

Афанасьев Кузьма Кириллович

Исхаков Зиннатулла Генатулаевич

Филиппов Гордей Иванович

Шагвалеев Галимзян Нургаязович

Чулков Алексей Петрович

Крайнов Степан Матвеевич

(Фотографияләргә күрсәтеп укучылар геройларыбыз турында сөйлиләр

Сугыш ул - бик куркыныч нәрсә,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар,

Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

Тол аналар, ятим балалар.

Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә,

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә

Хәзер без сезнең белән Татарстаннан булган Советлар Союзы геройлары турында сүз алып барырбыз.

2. Сорауларга җавап бирү. Ситуатив күнегүләр

- Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

- 9 май нинди көн?

- Ни өчен бу сугышны Бөек Ватан сугышы дип атаганнар?

- Сезнең гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше бармы?

- Татарстаннан булган беренче Советлар Союзы геройларын әйтеп китегез әле.(Кайманов Никита Федорович)

- Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди очучы хатын-кызга Советлар Союзы герое исеме бирелә?

- Мәгүбә Сыртланова ничә сугышчан очыш ясый?(782)

3. Гомумиләштерү.

Бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Сез нәрсәләр белдегез?

Кемгә кирәк кан-яшь кою,

Кем тели сугыш-афәт

Юкка чыксын җир йөзеннән!

Бары тынычлык булганда

Җирдә яшәве рәхәт!


© 2010-2022