• Преподавателю
  • Другое
  • Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Совет районының ГБМБУ

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 144 нче номерлы урта мәктәп»










"Ел укытучысы - 2016"




"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү"













Югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Макарова Ирина Александр кызы












2016


"...Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер".

"Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш,

буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала". Р.Фәхреддин


Мин, Макарова Ирина Александр кызы, хәзерге көндә 4 нче елымны Казан шәһәре Совет районының 144 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Хезмәт юлымны Теләче районының Иске Карабаян авылы башлангыч мәктәбендә башлап җибәрдем. Анда 2 ел эшләгәч, Казанның 14 нче мәктәбендә 10 ел, 174 нче мәктәбендә 10 ел эшләдем.

Кечкенәдән мин укытучы һөнәренә гашыйк булып үстем. Һәм бу хыялым мине Казан дәүләт университетына алып килде. 23 ел эчендә мине язмыш кая гына ташламады, ләкин кайда гына эшләсәм дә, мин бары балаларны татар телендә укырга, язарга, сөйләшергә өйрәттем һәм туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләдем.

Яңа җәмгыятькә яңа укытучы кирәк! Бу - бүгенге көндә дәүләт заказы. Укыту һәм тәрбиянең уңышы укытучының педагогик функцияләрне сыйфатлы башкаруына, укучыларны танып - белү процессы белән мавыктыра алуына, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтүенә, әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә, ягъни компетентлы булуына бәйле. Шушы максатлардан чыгып, укытучы үз белеме өстендә даими эшләргә тиеш. Француз язучысы Дени Дидро: "Кешеләр укудан туктасалар, фикерләүдән туктыйлар", дигән, ә укытучы яңалыкны өйрәнүдән туктаса, укытучы булудан туктый, дип уйлыйм. Шуңа күрә үз белемемне күтәрү өстендә берничә юнәлештә эш алып барам:

- үз фәнемне фәнни яктан бик яхшы белү;

- даими рәвештә педагогика һәм дидактика буенча белемемне күтәрү;

- яңа метод һәм алымнарны, технологияләрне белү һәм куллану;

- федераль дәүләт стандартын үтәү.

Эш формулам: «үз эшемә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек».

Шул сәбәпле, һәрвакытта "Мәгариф", "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газета - журналлардагы мәкаләләрне, методик һәм норматив документларны укып, өйрәнеп барам. (Алар һәрвакыт кул астында булсын өчен, папкалар төзедем, һәм интернет ресурслардан электрон формада папкалар тупладым).

Даими рәвештә газета -журналлар белән бергә язучыларның яңа әсәрләрен укыйм. Минем зур күләмдә шәхси китапханәм бар. Бу - минем яраткан шөгылем. Мин аның белән бик горурланам. Алган белемнәремне эшемдә кулланам. Балаларның игътибарын безнең республикабызда чыга торган кызыклы нәшриятләргә юнәлтәм. Татар телендәге газета -журналларны класс һәм өй эшләре биргәндә даими файдаланам.

Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу - болар барысы да миңа педагогик осталыкны үстерергә, булган таләпләрне арттырырга ярдәм итә. Мәсәлән, соңгы елларда белемемне күтәрер өчен түбәндәге курсларны үттем:

Таблица №1.

Курслар

Үткәрү урыны

Сәгать саны

Ел

1

Сингапур проекты курслары

Совет районы, 144 нче мәктәп

120 сәгать

2014

2

Мәгарифне үзгәртеп кору шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри компетенциясен формалаштыруның психологик-педагогик шартлары

Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты, КФУ

108 сәгать

2014

Татар филологиясеннән методик әдәбиятны уку белән генә чикләнмичә, җәмгыятьтә барган барлык сәяси вакыйгалардан һәм яңалыклардан да хәбәрдар булырга тырышам. Тәҗрибәмне коллегаларым белән вакытлы матбугатта да уртаклашам. Шәхси сайтларым бар:

1. infourok.ru/user/makarova-irina-aleksandrovna,

2. multiurok.ru/mak/

3.wiki.iteach.ru/index.php/Проект_Макаровой_Ирины_Александровны

Таблица №2

Матбугат чаралары

Мәкалә исеме

Ел

1

Бөтенрәсәй веб-публикация ИнтеВики - интернет сайтында wiki.iteach.ru/index.php/ Проект_Макаровой_Ирины_Александровны

"Мәдинә Маликова иҗатында гаилә һәм тәрбия проблемалары"

2013

2

«Эдукон» электрон җурналы

edukon.ru/material/?mid=480

"Батырлык"

2014

3

Бөтенрәсәй интернет-педсовет

pedsovet.org/component/option,

com_mtree/task,viewlink/link_id,128893/

"Тамчы шоу"

2014

4

"Мәгариф".РФ журналы

"Онытырга мөмкин түгел..."

№40, 2015

Педагог өчен ирешелгән нәтиҗәләр белән тынычланмыйча, гел алга өнди торган һөнәри бәйгеләр бик әһәмиятле. Мин төрле дәрәҗәдәге һөнәри конкурсларда катнашам.

Таблица №3

Конкурс

Дәрәҗә

Нәтиҗә

Ел

1

Дәрестән тыш эшчәнлек программалары конкурсы

Бөтенрәсәй

1 дәрәҗә диплом

2014

2

«Балалар белән 1001 кызыклы идеялы чаралар" 14-нче Бөтенрәсәй интернет-педсоветы

Бөтенрәсәй

Шәһәдатнамә, җыентык

2014

3

"Учитель цифрового века"

Бөтенрәсәй

диплом

2013-2014

2014-2015

Мәктәбебездә һәрдаим семинарлар булып тора. Республика, регион, Россия күләмендә үткәрелгән фәнни-методик семинарларда, методистлар, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен үткәрелгән, Сингапур проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән семинарларда ачык дәресләр күрсәтәм, тәҗрибәм белән уртаклашам.

Уңыш формулам: " мотивация + тырышлык + эшчәнлек өчен шартлар".

Минем методик темам: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү."

Бу тема, минемчә, бүгенге көндә бик актуаль, чөнки җәмгыятькә сүз белән идарә итә, үз фикерен әйтә һәм яклый белүче , әңгәмә кора белә торган камил, иҗади, кешелекле шәхес кирәк.

Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Россиянең барлык мәктәпләре дә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшли. Яңа стандартта мәктәп эшчәнлегенең төп максаты - белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни укучының үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан - яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.

Татар теле искиткеч бай, камил, матур тел. "Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе - мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр", дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Ә сүз - аралашу өчен иң кирәкле чараларның берсе. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү - рухи культуралылык билгесе дә.

Минем максатым: Үз-үзенә ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия булган укучылар тәрбияләү.

Бу юнәлештә инде 4 нче ел эшлим. Беренче елны әдәбият тупладым, проблеманы өйрәндем һәм эш юнәлешләрен билгеләдем. Башта укучыларга сөйләм нормаларын төшендердем, хәзер инде балаларның логик һәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү, аларның телдән һәм язма сөйләмен камилләштерү юнәлешендә эшлим. Шулай итеп, эш барышында түбәндәге максатларга ирешү бурычларын куйдым:

- мөстәкыйль эшләүне тәэмин итүче нәтиҗәле метод һәм педагогик технологияләр аша укытуның эчтәлеген яңарту;

- татар телен камил куллана торган, коммуникатив компетенцияле, әхлаклы укучылар тәрбияләү;

- дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның кызыксынуын арттыру һәм белем дәрәҗәсен үстерү, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырту.

Бу максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен мин түбәндәге юнәлештә эш алып барам: дәрестә балалар белән эшчәнлек, дәрестән тыш эшчәнлек.

Укытучының төп эше - дәрес бирү. Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына компетентлык күздә тотыла.

Нәрсә соң ул компетентлык? Аның компонентлары түбәндәгеләр:

- белем бирү;

- белемнең кыйммәте;

- белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе;

Димәк, компетентлылык ул - компетенцияле кеше. Федераль дәүләт белем стандартларында белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Компетентлык - ул кешенең, белем, күнекмә һәм шәхси сыйфатларына нигезләнеп, ниндидер эшне башкара алу сәләте, ягъни осталык. Укучыда 5 төп компетенцияне булдыру - яңа федераль стандартларның таләпләренә керә. Алар: социаль, коммуникатив, информацион, проблемалы, үзлегеңнән белемле булу.

Тел дәресләрендә төп компетенцияләр дип коммуникатив, тел (лингвистик), лингво-культурологик компетенцияләрне күрсәтергә мөмкин.

Коммуникатив компетенция - хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монологта башкаларга җиткерә белү күнекмәләрен үстерә.

Тел (лингвистик) компетенциясе теоретик материалны төпле, аңлы үзләштерүне, аны сөйләмдә оста файдалануны, билгеле күләмдә телче-галимнәр, тел тарихы белән таныштыруны максат итеп куя.

Лингвокультурологик компетенция телне мәдәни күренеш итеп карауны, тел картинасын, сүзнең эчке формасын аңлауны, мәгънәсенә төшенүне, контекста анализлауны, концептлар белән эшли белергә өйрәтүне күзаллый.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге кагыйдәләрне кулланам:

1. Укытучы сүзе укучы өчен үрнәк булырга тиеш. Дөрес, матур һәм аңлаешлы итеп сөйләү - минем төп бурычым. Шуның өчен укучыга җиткерәсе материалны алдан әзерләп куям. Ул укучы күңеленә барып җитсен өчен, мәгънәле итеп, матур тавыш белән сөйләргә тырышам.

2. Укучының теле бай һәм камил булганда гына ул фәннәрне тиешле дәрәҗәдә үзләштерә ала. Шулай итеп, даими рәвештә сүзлек байлыгын тулыландырырга кирәк. (Киресенчә, сөйләм теле ярлы, фикерләү дәрәҗәсе түбән булган укучы материалны начар үзләштерә, укыганын эзлекле итеп сөйли алмый.)

3. Сөйләү һәм язу теленә хас үзенчәлекләрне ачыклау да сөйләү күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Сөйләүче сүзләрне төгәл сайлый белергә, җөмләне, текстны тиз төзи, сөйли алырга тиеш. Аңа интонация, пауза, кул хәрәкәте, мимика, тавыш уйнату, логик басым кебек өстәмә чаралар ярдәмгә килә. Шуңа күрә ул сүзләрне азрак куллана ала. Теле бай кеше фикерен язуда да тиз, матур дөрес һәм оста әйтеп бирә.

Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллап алып барыла.

Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү.

Текстны өч этапта өйрәтәм:

• текст алды

Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Мәсәлән, текстны укыр алдыннан, сүзлек өстендә, укучылар белән парлап эшлибез. Релли Роббин, Релли Тейбл структураларын кулланам. Җөмләләрне төркемнәрдә төзегәндә Раунд Робин структурасын уңышлы дип саныйм.

• текст этабы

Бу этапта укучылар текстны укыйлар, текст буенча күнегүләр эшлиләр. Мәсәлән, текстны укыганнан соң, тәрҗемә итәбез, текст буенча сорауларга җавап бирәбез.

• тексттан соңгы этап

Бу этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгабыз. Монда инде текст өстендә эшләгәннән соң, укучылар белән төрле диалоглар төзибез, ситуатив күнегүләр ярдәмендә ныгытабыз. Бу эш төрләре безнең эшли торган дәресләребездә чагылыш таба.

Диалог - тормышта иң еш кулланыла торган сөйләм формасы. Диалогик сөйләм үз эченә полилог, сюжетлы-рольле уеннар, сәхнәләштерү төрләрен ала. Мәсәлән, "Ашханә" темасы буенча коммуникатив максат: баланың пешекчегә үзенең теләгән ризыгы турында әйтә белүе. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләрен шушы максаттан чыгып билгелибез. Бу тема буенча микродиалоглар төзибез, текстны уку һәм сорауларга җавап бирү этабын үткәч, уен формасында ныгытабыз. Бер укучы - пешекче, икенчесе - укучы, өченчесе дежур роленә керә.

Балага аралашу җиңел барсын өчен, түбәндәге принципларга таянып эшлим:

1. Сөйләм юнәлеше - ул телне аралашу аша өйрәнү. Бу юнәлештә, без күнегүләрне, биремнәрне күбрәк сөйләм телен үстерү буенча сайлыйбыз, телдән күнегүләр эшлибез. Мәсәлән, мин төрле темаларга кечкенә хикәяләр төзетәм.

2. Функциональлек принцибын сөйләм эшчәнлегендә кулланабыз. Мәсәлән, дәресләрдә төрле кушымчаларны диалогик һәм монологик сөйләмдә дөрес куллануларына ирешергә тырышам.

3. Аралашу ситуацияләре. Телләрне үзләштерү, аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Монда без яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга тиешбез. Аралашу ситуацияләре, ягъни темалар балага якын, кызыксындырырлык булырга тиеш. Мәсәлән, минем дәресләремдә еш кына төрле кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар чишүне башлангыч һәм 5 нче сыйныф балалары бик теләп башкаралар. Дәресләрдә татарча мультфильмнарны бик яратып карыйлар.

4. Шәхси якын килү. Бала материалны төрлечә үзләштерә. Дәресләрдә һәр баланың мөмкинлек үзенчәлеген истә тотам.

5. Коллективта үзара хезмәттәшлек принцибына мин еш мәрәҗәгать итәм. Бу очракта парлы, төркемнәрдә, коллектив белән эшләүне күздә тотам. Сингапур структураларын куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

6. Баланың туган телен исәпкә алу. Чит тел өйрәнгәндә бала, лингвистик материалны үз теле белән чагыштыра. Без, яңа грамматик кагыйдәләрне, бала үз телендә өйрәнгәннән соң гына кертәбез.

Коммуникатив технологиягә нигезләнеп укытканда, чит телне өйрәнү нәтиҗәлерәк булсын өчен, уңай психологик халәт, иркенлек тудырам. Мәсәлән, дәрес башланганда, укучылар төрле хәрәкәтләр белән бер-берсен сәламлиләр. Укучы арымасын өчен, акыл эшчәнлегенең хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, биремнәрнең төрле булуы мөһим. Дәреснең беренче минутыннан ук укучыларның игътибарын үзеңә җәлеп итеп, туплау һәм иркен сөйләшү теләге уяту. Шушы максаттан чыгып, дәреснең кереш өлешен үк һава торышы, дежур укучы әңгәмәдән, шигырь яисә әкият белән башласаң, дәрес җанлырак та, матуррак та үтә.

Һәр дәрес башында фонетик күнегүләргә урын бирергә кирәк. Фонетик һәм лексик күнегүләр, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләре, артикуляция өчен күнегүләр - барысы да дәрестә башкалырга тиеш.

Укытучы буларак безгә онытмаска кирәк, дәреснең һәр бер минуты тормыштагы кебек булырга тиеш. Укучы кайчан булсада яки кем белән булса да татарча сөйләшермен дип түгел, ә дәрес барышында аралашырга тиеш. Аралашу нәтиҗәле булсын өчен дәрескә балаларны кызыксындырырлык проблемалар куярга кирәк. Проблемалы укыту - ул укытучының дәрестә проблемалы ситуация тудыруы һәм укучылар белән шул халәттән чыгу юлын эзләү. Шушы проблемалы сорауларга җавап эзләгәндә алар үз фикерләрен әйтәләр, бер-берсенә бәя бирәләр - сөйләм телен үстерәләр.

Аз вакытта югары дәрәҗәгә ирешүдә ярдәм итә торган интенсив методлар һәм алымнар кулланам. Һәр дәрестә материалны укучыларның үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Ул телдән яки язмача үткәрелә. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану, тыңлап аңлау, сөйләү, сорауларга җавап бирү, үзлектән эш, дөрес уку, язу күнегүләре, тестлар, терәк схемалар - болар барысыда укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыкларга яки диагностикаларга ярдәм итә. Эш нәтиҗәсе диагностик картага языла. (Ул түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

-сүзләрне актив үзләштерү;

-сөйләм интонациясе;

-грамматик минимумны үзләштерү;

-телне гамәли куллану.

4 сыйныфта "Яңа уку елы башлана", "Туган як табигате", "Хайваннар дөньясында», «Кышкы уеннар» темалары буенча югарыдагы диагностика нәтиҗәләрен диаграммада күреп була.

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Рәсем.№1

Татар телен укытканда яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать итү сорала, чөнки, тәҗрибәдән күренгәнчә, аларны куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра, аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм укучыларны туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияли. Минем педагогик эшчәнлегемдә коммуникатив технологияләрне генә куллану үзмаксат түгел, моннан тыш дәресләрдә укучыларның эшчәнлеген үстерүгә нигезләнгән төрле технологияләр кулланам.

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Рәсем №2.

Әлеге технологияләрнең барысы да Сингапур методикасында күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Бу методика мине үзенә җәлеп итте, аеруча кызыксыну уятты, максатыма ирешү юлында Сингапур методикасына игътибар итү уңышлы булыр дип уйладым. Һәм кайбер татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллана башладым.

Сингапур методикасының максаты булып түбәндәгеләр билгеләнә:

- дәресләрдә, "өйрәтү структура"сын кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру;

- пассив, ваемсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүчеләргә, актив хезмәттәшлек итүчеләргә әйләндерү;

- укучының критик һәм креатив фикерләвен булдыру;

- укучыны кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәтү.

Әлбәттә, һәр модульне ныклап өйрәнергә, аның асылына төшенергә кирәк. Педагогик эшчәнлегемдә урын алган төп максатыма ирешү өчен төрле структураларын кулланам. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә, башкаларны тыңлый, үз фикерен җиткерә белергә өйрәнәләр. Төркемдә эшли белү күнекмәләре үсә, һәр укучының эшчәнлеге активлаша.

Федераль белем стандартлары таләп иткән универсаль гамәлләрне иҗади үсеш технологиясе нигезендә формалаштыруга зур игътибар бирәм. Шәхес буларак укучыларның башкалар белән дус, дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан булуларына ирешергә телим. Иҗади үсеш технологиясе, барыннан да элек, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Сингапур алымнарын куллану да иҗади шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә. Мәсәлән, Рафт структурасын укучылар белән бик яратып кулланам. Өй эшен биргәндә, дифференциаль якын киләм: төркемдәге 1 нче номерлы көчле укучыларга иҗади эш бирәм. Мәсәлән, "Минем дустым" темасын үткәндә хикәя язып килергә; 2 нче һәм 3 нче номерлы укучыларга - сорауларга җавап; 4нче номерлы укучыларга - яңа сүзләрне өйрәнеп килергә кушам.

Регулятив гамәлләр буенча үз алларына максат куярга, планлаштырырга, нәтиҗә ясарга, игътибарлы булырга, үз эшчәнлеген контрольдә тотарга өйрәтәм.

Танып-белү эшчәнлеге буенча дөрес әйтергә, җәмләләрне дөрес төзергә, сүз төркемнәрен аера белергә, текстны аңлап укырга, сүзлектән мөстәкыйль файдаланырга өйрәтәм.

Коммуникатив гамәлләр формалаштырганда бер-берсен тыңлый белергә, үз фикерләрен башкаларга җиткерә һәм яклый белүләренә, алган мәгълүматларны дөрес куллануларына ирешергә тырышам.

Мәгълүмати-компьютер технологияләрен дәресләрдә төрле максатларда: яңа материалны аңлатканда, төрле таратма материал әзерләгәндә, белемнәрне тикшергәндә, интернет мәгьлүматларыннан файдаланганда кулланам. Дәрестә яки дәрестән тыш интернет - ресурслардан файдаланам. Татар телендә эшләп килә торган иң күләмле интернет-проектларның берсе булган belem.ru, anatele.ru интернет-порталына мин еш керәм. Укучылар белән tatarmultfilm.ru сайтында татарча мультфильмнар, кинолар, спектакльләр карыйбыз. Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә презентацияләр кулланам. Шул рәвештә эш алып бару укучыларда зур кызыксыну уята, аларны активлаштыра.

Уен технологиясен кулланып, татар телен, чит тел буларак өйрәтү процессында укучыны белем алуга, укуга дәртләндерүгә, татар теле белән кызыксындыруга омтылам. Дәресләремдә фонетик, лексик, грамматик уеннар кулланам. Мәсәлән, соңгы елларда Сингапур проектыннан алынган уеннарны кертә башладым: "Мик - фриз- групп", "тик-тэк-тоу" һ.б.

Уен технологиясе баланың мөстәкыйллеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Мәсәлән, " Пантомима", Чылбыр", "Бармак" уены һ.б. (Җырлар дәресне төрләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга, чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар. Журналистлар булып, төрле темага интервьюлар алу да ошый аларга. )

Кыскасы, балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтик дисәк, татар теле дәресләре белән чикләнмичә, бу эшне даими алып барырга, кызыксындыру чараларын күбрәк үткәрергә кирәк.

Менә шушы технологияләр, эш алымнарын куллану укучыларның коммуникатив эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүләренә ярдәм итә. Моны чирек, контроль эш, фән министрлыгы үткәргән тест, олимпиада нәтиҗәләрендә күзәтеп була. Мин һәрвакыт укучыларымның белем үсешен күзәтәм һәм контрольдә тотам.

Укучыларымның өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләрен түбәндәге мониторинг буенча күрергә мөмкин:

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Рәсем №3

Татар теле һәм әдәбияты буенча контроль эш нәтиҗәләре.

Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Рәсем №4.

9 нчы сыйныф укучыларының Республика тестында (БРИ) катнашу нәтиҗәләре. Таблица №4


Уку елы

Предмет, төркеме

Катнашучылар саны

Сыйфат

Өлгереш

2013-2014

Татар теле, рус төркеме

18

83%

100%

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән 4,6,8 нче сыйныф укучыларының тест нәтиҗәләре. Ел укытучысы-2016 конкурсында тәҗрибә уртаклашу. Коммуникатив компетенцияле шәхес тәрбияләү

Рәсем №5

Олипиадаларда катнашу нәтиҗәләре Таблица №5

Олимпиаданың исеме

Нәтиҗә

Елы

Катнашучылар саны, исеме

"Зирәк тиен" олимпиадасы

2 урын

2012

Мустакова Вера (2 б)

Татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ үткәргән халыкара олимпиада

сертификатлар

2013 год

4 укучы (Судакова Ольга, Тайсина Регина, Искәндәрова Ангелина, Радзеновская Полина-9 класс)

Татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ үткәргән халыкара олимпиада

Сертификатлар

2014 год

7 укучы

Татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ үткәргән халыкара олимпиада

сертификатлар

2015

19 укучы

Татар теле.инфо порталында халыкара олимпиада

җиңү дипломнары

2014

12 укучы

Татар теле.инфо порталында халыкара олимпиада

3 җиңү дипломы, 25 сертификат

2015, март

28 укучы

Татар теле.инфо порталында халыкара олимпиада

2 укучы 1 дәрәҗә диплом, 4 укучы 2 дәрәҗә диплом

2015 ноябрь

6 укучы

"Йомшак керпе" олимпиадасы

1 урын

2014

Гордеева Анастасия

"ИнтеллекУм" порталында Бөтенроссия олимпиадасы

2014

укучы


Коммуникатив технологиялар кулланып белем бирү уку материалын өйрәнү нәтиҗәләрне бермә-бер яхшырта, фәнне тирәнтен өйрәнү теләген уята, укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Дәрестән тыш эшчәнлек

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр белем бирү процессының бер өлеше булып тора. Шуңа күрә, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, эстетик зәвыгын үстерү, дөньяга карашларын формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, мәктәптә сыйныфтан тыш эшләрне оештыруга да нык игътибар итәргә кирәк. Татар теле буенча аларның төрләре гаҗәеп күп: телдән журнал, бәйгеләр, викториналар, диспутлар, иҗат түгәрәкләре, галимнәр, язучылар белән очрашулар, экскурсияләр, конференцияләр һ.б. Бу эшләрнең барысы да төп программа материалын тирәнтенрәк өйрәнүгә, киңәйтүгә, укучыларыбызның телебезгә, мәдәниятебезгә карата кызыксынуларын арттыруга хезмәт итәргә тиеш.

Укытучы 45 минут эчендә ничек кенә тырышмасын, укучыны татар телендә аралашырга, милли кыйммәтләргә өйрәтә алмый. Чөнки балалар дәрестән чыгуга рус телендә сөйләшә башлыйлар. Өйдә дә әти-әниләре белән үз телләрендә аралашалар. Дәресләр дәрестән тыш эшчәнлек белән үрелеп барганда гына максатка ирешеп була. Менә инде 10 ел мин "Азино" балалар иҗат үзәге белән хезмәттәшлек итәм. "Илһам чишмәсе" исемле түгәрәк җитәклим. Бу минем өчен бик зур табыш булды. Дәресләрдән соң балаларга тел мохитенә чумарга, иҗат мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәм. Шуның белән коммуникатив компетенцияләрен үстерәм. Шәһәр һәм республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле интеллектуаль бәйгеләрдә, олимпиадаларда укучыларым нәтиҗәле чыгыш ясыйлар.

Фәнни гамәли конференцияләрнең нәтиҗәләре. Таблица №6.

Конференциянең

исеме

Фамилиясе, исеме, классы

Нәтиҗә

Ел

1

К.Д. Ушинский исемендәге фәнни-эзләнү конференциясе

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

2

Г.Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

3

Фәнни -гамәли конференция «Ломоносов укулары»

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

4

"Глобальләштерү-хәзерге дөньяның чынбарлыгы" темасына IV гуманитар фәнни-гамәли конференция

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

5

"Фән дөньясы" XVI шәһәр фәнни- гамәли конференциясе

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

6

Д.С.Лихачев исемендәге IV фәнни -эзләнү конференциясе

Иванова Диана (8 Г)

Сертификат

2012

7

Ф.Әмирхан исемендәге V фәнни-гамәли конференция

Хәмидулина Эльвина (8Б)

Сертификат

2012

8

КНИТУның V фәнни-методик конференцияе

Хәмидулина Эльвина (8Б)

1 дәрәҗә диплом

2012

9

Ибраһим Хәлфин исемендәге IX фәнни-эзләнү конференциясе

Тимерханова Иделә (7Б)

Сертификат

2014

10

К.Насыйри исемендәге XII фәнни-эзләнү конференциясе

Әхтәмова Динара (9А)

Сертификат

2014

11

Һади Атласи исемендәге XVI Республика фәнни-гамәли конференциясе

Тимерханова Иделә (7Б)

Сертификат

2014

12

Һади Атласи исемендәге XVI Республика фәнни-гамәли конференциясе

Яруллина Илсөяр (7Б)

Сертификат

2014

13

Ф.Әмирхан исемендәге VI фәнни-гамәли конференция

Әхтәмова Динара (9А)

Сертификат

2014

14

К.Д. Ушинский исемендәге VII фәнни-эзләнү конференциясе

Төхфәтуллина Динә (9А)

Сертификат

2014

15

Н.И.Лобачевский исемендәге XV Идел буе фәнни конференциясе

Фәсхетдинова Диана (10Б)

Сертификат

2014

16

Рәсәй халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укулары

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

3 дәрәҗә диплом

2014

17

Д.С.Лихачев исемендәге IX фәнни -эзләнү конференциясе

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

3 дәрәҗә диплом

2015

18

Н.И.Лобачевский исемендәге XVI Идел буе фәнни конференциясе

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

диплом

2015

19

Ибраһим Хәлфин исемендәге X фәнни-эзләнү конференциясе

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

сертификат

2015

20

Фатих Кәрим исемендәге фәнни-гамәли конференция

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

сертификат

2015

21

К.Насыйри исемендәге XIII фәнни-эзләнү конференциясе

Мөдәррисова Айсылу (11 Б)

грамота

2015


Без "Ялкын", "Сабантуй", "Сәхнә" журналлары белән хезмәттәшлек итәбез. Укучыларым төрле бәйгеләрдә актив катнашалар, лауреат исеменә лаек булалар, спектакльләр куялар, халык иҗаты белән танышалар, җырлыйлар, бииләр. Тел мохитенә чумып, җәмгыятьтә, коллективта, сәхнәдә үзләрен дөрес һәм иркен тотарга өйрәнәләр. Ә бу минем максатыма ирешүем түгелме? Сез ничек уйлыйсыз?

Таблица №7.

Чараның исеме

Дәрәҗәсе

Нәтиҗәсе, укучының исем фамилиясе

Елы

"Татар егете" бәйгесе

район

номинация «Иң батыр егет» (Фәтхуллин Инсаф)

2010

"Мин бит татар малае" бәйгесе

район

номинация «Иң җитез малай" (Фәтхуллин Ильнур)

2010

Татар театры коллективлары бәйгесе

район

1 урын

2010

«Татар кызы» бәйгесе

район

Рәхмәт хаты (Максимова Кристина)

2011

"Казан-йорт" фестивале

район

3 урын (Сафиуллин Искәндәр)

2011

"Сандугач керде күңелгә" бәйгесе

район

Катнашу (Сабирова Фәридә)

2011

" 21 гасырга Тукай белән"

район

3 урын (Злобина Светлана)

2011

Татар театры коллективлары бәйгесе

район

1 урын

2011

Татар театры коллективлары бәйгесе

шәһәр

Диплом

2011

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

район

Диплом (Сумарокова Анна, Павловский Марсель)

2012

"Мин бит татар малае" бәйгесе

район

"Иң зирәк малай" номинациясе (Мөхәммәтов Аяз)

2013

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

район

Диплом (Давлетбаева Алия, Тимерханова Иделә, Сафина Жанна)

2013

«Көз сылуы Сөмбелә» бәйгесе

район

3 урын (Галләмова Айгөл)

2012

Татар театры коллективлары бәйгесе

район

3 урын

2012

Татар театры коллективлары бәйгесе

район

"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче

2012

"Әни, әнкәй, әнием" бәйгесе

район

3 урын (Минҗанова Гөлсем)

2013

«Көз сылуы Сөмбелә» бәйгесе

район

«Иң сөйкемле кыз" номинациясендә җиңүче (Галләмова Айгөл)

2013

Татар театры коллективлары бәйгесе

район

1 урын

2014

Татар театры коллективлары бәйгесе

шәһәр

3 дәрәҗә лауреат

2015

Татар театры коллективлары бәйгесе

республика

3 дәрәҗә лауреат

2015

Татар театры коллективлары бәйгесе "Сәхнә"

шәһәр

Грамота, "Салават күпере" журналынан диплом

2015

"Туган телем - серле тел" II Республика шигырь укучылар бәйгесе

республика

3 дәрәҗә диплом (Макарова Анастасия"

Сертификат (Яруллина Илсөяр)

2014

"Туган телем - серле тел" III Республика шигырь укучылар бәйгесе

республика

7 укучы сертификат

2 укучы иҗади алым өчен диплом

1 укучы 2 дәрәҗә диплом

2015

Мәктәп күләмендә без "Шигырь уку", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен; М. Җәлил, Г. Тукай, Х. Туфан һәм башка әдипләр иҗатына багышланган кичәләр оештырабыз. Гомумән, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты декадалары, язучылар белән очрашуларны оештыруда актив катнашам. Таблица №8.

Эшчәнлек төре, чара

Тема

елы

Дәрәҗәсе

Дәрестән тыш чара-бәйге

«Нәүрүз чибәре»,

3-8 класслар

2010

Мәктәп

Дәрестән тыш чара-бәйге

«Шигырь бәйрәме»,

1-11 класслар

2010

Мәктәп

Дәрестән тыш чара-очрашу

Язучы Р.Вәлиева белән очрашу

2010

Мәктәп

Дәрестән тыш чара-акция

«Мин татарча сөйләшәм»,

1-11 класслар

2011

"Азино" бистәсе

Дәрестән тыш чара

Язучы Рәниф Шәрипов белән очрашу

2012

"Азино" бистәсе

Дәрестән тыш чара

Язучы Мәдинә Маликова белән очрашу

2012

"Азино" бистәсе

Дәрестән тыш чара

Г.Гыйльманов белән очрашу

2013

"Азино" бистәсе

Дәрестән тыш чара

Җырчы Миңгол Галиев белән очрашу

2013

"Азино" бистәсе

Дәрестән тыш чара

Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән очрашу

2013

Татарстанның Милли китапханәсе

Укыту - тәрбия эшендә Ризаиэддин Фәхререддин хезмәтләрен кулланам. Бала үзен аңлый белүче өлкән кешенең сизгер ярдәменә мохтаҗ. Шуңа укыту - тәрбия эшен укытучы, ата - аналар һәм балалар арасында үзара ышаныч, ярдәмләшүгә нигезләнеп оештырам. Ачык чаралар һәм дәресләр ярдәмендә ата-аналарга балаларын аңларга, аларның эчке дөньясын өйрәнүгә булышам.

Укучыларымның уңышлары өчен мин чиксез сөенәм. Алар биек үрләр яулаганда тамчы кадәр генә өлеш кертә алсам да, мин горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам.


Кулланылган әдәбият:

1. Н. В. Агапова. Перспективы развития новых технологий обучения. - М.: ТК Велби, 2005 - 247 с.

2. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. - Казан: Мәгариф, 1998. - 151 б.

3. Советов Б. Я. - Информационные технологии в образование и общество XXI века. - Информатика и информационные технологии в образовании, 2004, № 5 - 95 с.

4. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002. - 367 б.

5. Харисов Ф.Ф. Рус мәктәбендә татар теле укытуның дидактик нигезләре // Мәгариф, 2002, №2. - Б. 86-88.

6. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту/төзүчеләр РЗ.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, - Яр Чаллы, 2015.- 52 б.

7. Интернет ресурслар.


© 2010-2022