Индивидуальный план работы на межаттестационный период

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

"ТҮБӘН КАМА ТЕХНОЛОГИЯ КӨЛЛИЯТЕ"

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Гуманитар фән укытучыларының предметара цикл комиссиясе




ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

МУСИНА ГӨЛФИЯ ШӘМГУН КЫЗЫНЫҢ ҮЗБЕЛЕМ КҮТӘРҮ ПЛАНЫ

(2013-2017нче ел)













Килешенде:

Гуманитар предметара цикл

комиссиясе рәисе

_________Г. Ш. Мусина

«___» _________ 2013ел.


РАСЛЫЙМ :

"Түбән Кама технология көллияте"

дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең заманча технологияләр буенча директор урынбасары _____________ Л.И.Ханнанова

«___» ___________ 2013 ел.



РАСЛЫЙМ :












Көллиятнең методик темасы:

III буын ФДУС нигезендә эшче һәм белгечләрне әзерләүдә компетентлылык алымын тормышка ашыру

Үзбелем күтәрү темасы: Милли гореф - гадәтләр рухында һәрьяклап үскән шәхес тәбияләү.


Үзбелем күтәрүнең максатлары:

Һөнәри әзерлекне күтәрү, татар теле һәм әдәбиты дәресләрендә студентларның иҗади эшчәнлеген үстерү юлларын өйрәнү.

Бурычлар:

студенларның иҗади эшчәнлеген үстерү өчен шартлар булдыру;

татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата студентларда кызыксыну уяту;

сәләтле балалар белән максатчан эш алып бару;

студентларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен өйрәнү;

студенларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләү.

Үзбелем күтәрүнең чыганаклары:

Методик, нәфис, фәнни әдәбият, интернет, көндәлек матбугат;

Семинарлар, мастер-классларда катнашу;

Театр, күргәзмә, музейларда булу.

Үзбелем күтәрүнең юнәлешләре:

Һөнәри яктан:

Белем бирүнең яңа стандартларын һәм аларның үзенчәлеген өйрәнү;

Һөнәрләр буенча авторлык программалары төзү;

Яңа педагогик технологияләр белән танышу;

Квалификация күтәрү курсларында булу;

Семинар, конференцияләрдә актив катнашу;

Ачык дәресләр уздыру;

Түгәрәк эшен алып бару;

Педагогик тәҗрибәне төрле чаралар ярдәмендә җәелд

Психологик - педагогик яктан:

Психология һәм педагогика өлкәсендәге белемнәрне күтәрү;

Яшьләрне кызыксындырган темаларны өйрәнү.

Психологик яктан:

Белем бирү процессында фәнне үзләштерүне бәяләүнең яңа формалары белән танышу;

Һөнәри яктан сүлпәнләнүне булдырмау чаралары белән танышу.

Методик яктан:

Яңа педагогик технологияләр, формалар, чаралар белән матбугат аша танышу: "Мәгариф", "Фән һәм мәктәп", "Ачык дәрес","Чулман энҗеләре" басмаларын һәрдаим уку.

Методик берләшмә эшендә актив катнашу;

Алдынгы укытучылар эшчәнлеге белән танышу;

Хезмәттәшләрнең дәресләрендә булу;

Төрле дәрес формалары, сыйныфтан тыш чаралар, уку әсбаплары буеча материаллар эшкәртү;

Сәләтле балаларның эшчәнлеген оештыру, алар белән конференцияләрдә, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда катнашу;

Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр уздыру;

Фән буенча эш программалары төзү;

Докладлар белән чыгыш ясау;

Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ ясау.

Студентларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру;
Рефератлар, гәҗитләр, плакатлар күргәзмәсе оештыру;

Мәгълүмати - технологик яктан:

Интернет челтәреннән татар теле һәм әдәбияты дәресенә, педагогика, психологиягә кагылышлы мәгълүматны; укучылар һәм укытучыларның иҗади эшләрен күзәтеп бару;

Интернет аша уздырылган олимпиадаларда катнашу;

Шәхси сайт булдыру.

Көтелгән нәтиҗә:

Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча уку сыйфатын күтәрү;

Студентларның иҗади акивлыгын арттыру;

Ачык дәресләрдә иҗади эшчәнлекнең нәтиҗәсе белән танышу;

Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу;

Иҗади һәм индивидуаль биремнәр эшләү, аларны дәресләрдә актив куллану;

Студентлар белән төрле чараларда катнашу.





2013-2017 елларда үткәреләчәк чараларның якынча исемлеге

Уку елы

Чараның исеме

2013

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздыру.

2013

Рәсәй күләмендә үткәреләчәк презентацияләр бәйгесе

("Г.Тукай - бөек шагыйрь").

2013

Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасын сәхнәләштерү.

2014

Республика күләмендә үткәрелүче "Гаилә учагы" проектында катнашу.

2014

Татар шагыйрьләре һәм язучыларның иҗаты буенча рефератларга конкурс үткәрү.

2014

"Җырлыйк әле туган телдә" кичәсен үткәрү.

2013-2017

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрү

2013-2017

Рәсәй күләмендә үткәрелүче " Йомшак керпе " олимпиадасында катнашу

2014

"Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,

Йә булмаса, үзем үзгәрәм» (Якташыбыз Разил Вәлиев белән очрашу) кичәсе уздыру.

2013-2017

Казан (Идел буе) федераль региональ олимпиадасында катнашу.

2014

- Рәсәй күләмендә үткәреләчәк презентацияләр бәйгесендә катнашу ("Судьбу листая не спеша…")

2013-2017

- Республика күләмендә үткәреләчәк "Татар кызы" конкурсында катнашу

2013-2017

- Республика күләмендә үткәреләчәк "Татар егете" конкурсында катнашу.

2013-2017

- Шәһәр күләмендә үткәреләчәк "Чибәркәй" конкурсында катнашу.

2013-2017

- Түбән Кама шәһәренең истәлекле урыннарында булу.

2013-2017

- Студентлар белән Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге драма театрына бару.

2013-2017

- "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу.

2015

- Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган «Жди меня, и я вернусь, только очень жди…»конкурсында катнашу.

2015

- "Озын толым" конкурсын үткәрү.

2016

- "Учагыңда утың сүнмәсен" (Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять"хикәясе буенча ачык дәрес үткәрү).

2016

Герой - шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110ел тулуга багышланган чаралар үткәрү: - презентацияләр конкурсы;

  • рефератлар конкурсы;

  • иллюстрацияләр конкурсы;

  • шигырь конкурсы.

2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130ел тулуга багышланган чаралар үткәрү: - презентацияләр конкурсы;

  • рефератлар конкурсы;

  • иллюстрацияләр конкурсы;

  • шигырь конкурсы.

2017

К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәре буенча ачык дәрес уздыру.

2017

"Тарих җене кагылган" әдипләр. (Викторина уздыру)





© 2010-2022