Конспект урока Милли бәйрәмнәр

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чистай муниципаль бюджет учреждениясе

"Кадет - интернат мәктәбе".










6 нчы сыйныфында

"Милли бәйрәмнәр"темасына

татар әдәбияты дәресе.



2013-2014 учебный год.

Максат:


  1. Милли бәйрәмнәр турында әңгәмә кору, диалоглар белән эшләү; укучыларның монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.

  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Дуслык, кунакчыл, ихтирамлык хисләрен тәрбияләү, бер-береңә ярдәмчел булу сыйфатларын үстерү.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.

Җиһазлау : мультимедиа аппаратурасы, слайдлар, биремнәр, тестлар, сүзләр белән индивидуаль карточкалар ,Сабантуй күренешеннән рәсемнәр, капчыклар...

Дәреснең төзелеше:


  1. Оештыру өлеше.

  2. Фонетик күнегүләр.

  3. Белемнәрне актуалләштерү.

  4. Яңа материал:

А) Аудирование;

Б) текст белән таныштыру;

В) текст эчтәлегенә таянып, сөйләмгә чыгу.

6. Нәтиҗә.

7. Йомгаклау.

Дәрес барышы:

<Рисунок 1>


  • Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, кадетлар!Хәерле көн сезгә! Хәлләрегез ничек?

-Утырыгыз.

-Балалар, бүген сезнең ничә дәрес?

-Татар теле дәресе ничәнче дәрес?

-Кадет- интернат мәктәбендә дәресләр ничәдә башлана?

- син нинди дәресләр яратасың?

Дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

Игътибар белән тыңла.

Тыныч, матур утыр.

Дәрестә яхшы эшлә.

Дәрестә "5" һәм "4"леләр генә ал.

<Рисунок 2>

Дәреснең максаты:


  1. Милли бәйрәмнәр турында әңгәмә кору, диалоглар белән эшләү; укучыларның монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.

  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Дуслык, кунакчыл, ихтирамлык хисләрен тәрбияләү, бер-береңә ярдәмчел булу сыйфатларын үстерү.

  • Бүген без сезнең белән бәйрәмнәр турында сөйләшербез.

<Рисунок 3> (фонетик зарядка)

Фонетик зарядка


-Хәзер без сезнең белән телне язып алабыз, фонетик зарядка ясыйбыз!

Прослушайте и постарайтесь правильно повторить слова, которые вы видите на интерактивной доске

  • Матур

  • Милли

  • Бәйрәм

  • Үткәрелә

  • Катнаша

  • Мәйдан

  • Көрәш

  • Йөгерү

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен әйтү:

Давайте вспомним перевод этих слов.Какая закономерность есть в словах?

<Рисунок 4>

Кешелекнеӊ үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр .

Әйдәгез бергәләшеп татар халкының бәйрәмнәрен искә алыйк.

<Рисунок 5-14>

Мин сезгә русча сүзләрне әйтермен,ә сез миңа тәрҗемәсен әйтерсез.Килеп чыккан сүзне кроссвордка язырбыз.

(Презентациядә кроссвордны чишү.)

Нинди сүз килеп чыкты?

III Яңа темага кертү.

<Рисунок 15>

Сабан туе бер генә, В сабантуе-дух работы,

Күңел ачып йөр генә. труд прославил отчий край,

Осталыгың, булганлыгың, покажи себя каков ты,

Өлгерлегең, тапкырлыгың, в грязь лицом не ударяй!

Күрсәт бүген бәйгедә. Сабантуй ведь раз году.

Онытылмасын гомергә. веселитесь на виду.

<Рисунок 16>

Татар халкының иң матур милли бәйрәме-Сабантуй.

<Рисунок 17>

"Сабантуй"- очень красивый, добрый праздник. "Сабан "-означает плуг,а "туй"-торжество. "Сабантуй"- праздник плуга.

Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә.

<Рисунок 18-22>

Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә.Бу бәйрәмдә картлар да , яшьләр дә катнаша.

Сабантуйга алдан әзерләнәлә. Башта егетләр, кызлар Сабантуйга бүләк җыялар. Алар белән гармунчы да була. Бүләк җыючыларны һәр өйдә көтәләр. Бүләк җыючылар рәхмәт әйтәләр, бииләр, җырлыйлар.

Сабантуйда һәркемгә күңелле.

<Рисунок 23>


Сабантуй.


Татар халкының иң матур милли бәйрәме- Сабантуй. Сабантуй язгы чәчүләр узгач, табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә. Бу бәйрәмдә картлар да , яшьләр дә катнаша.

Сабантуйга алдан әзерләнәләр. Башта егетләр, кызлар Сабантуйга бүләк җыялар. Бүләк җыючылар рәхмәт әйтәләр, бииләр, җырлыйлар.

Сабантуенда төрле милли уеннар : көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән сугышу һәм башка бик күп уеннар оештырыла. Сабантуйда һәркемгә күңелле.

(Чылбырлап уку, тәрҗемә итү, яңа сүзләрне тексттан табу.)

IV Теманы ныгыту. (Ныгытуны ярыш формасында үткәрү)

<Рисунок 24>

1 нче ярыш."Кашыкка йомырка салып йөгерү" ярышы.

Текстны ныгыту.

Сорауларга җавап бир:

1.Сабантуй нинди бәйрәм?

2.Сабантуй кайчан була?

3.Сабантуйда кемнәр катнаша?

4.Сабантуйда нинди уеннар була?

<Рисунок 25>

2 нче ярыш."Капчык киеп йөгерү" ярышы.

Күпнокталар урынына тиешле кушымчалар куй.

Сабантуй... карт... да , яшь... дә катнаша. Сабантуй табигать… иң матур җирен... үткәрелә. Сабантуен... төрле милли уен... оештырыла.

<Рисунок 26>

3 нче ярыш."Капчык белән сугыш" ярышы.


  • Рәсемнәргә карап уеннарның исемнәрен әйт:

<Рисунок 27>

  1. нче ярыш."Ат чабышы"


  • Сабантуй сүзен килешләр белән төрләндерү.

V Рефлексив кабатлау.

<Рисунок 28-29>

5 нче ярыш. "Колгага менү" ярышы.

- Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди темага сөйләштек?

ТЕСТ.

<Рисунок 30>

VI Өй эше.

1. Сабантуй турында кеченә хикәя төзү һәм

рәсемнәр ясау.

2. Уеннарны әзерләү.

3. Билгеләрне әйтү.

<Рисунок 31>

Ә без сезнең белән үзебезнең Сабануебызны үткәрик әле!!!

(Укучылар белән "Сабантуй"уеннарын уйныйбыз.)


© 2010-2022