Сценарий по произведению Абдуллы Алиша Болтливая утка

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Татарстан Республикасы

Муниципаль белем учреждениесе

"10нчы гомуми урта белем мәктәбе"









Абдулла Алишның

"Сертотмас үрдәк"


әкиятен сәхнәләштерү.









әкиятне әзерләде:

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайфуллина Альбина Хәниф кызы



Яр Чаллы шәһәре.





Сәхнәдә урман күренеше. Сәхнәгә алып баручы Әкиятче чыга.

Әкиятче: Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен ияртеп урманга киткән. Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. Икенче көнне дә кайтмагач, хуҗаны чакырып кайтырга дип Үрдәкне җибәргәннәр. "Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар! Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белдерәсе булма" - дигәннәр.

Иртән торгач, Үрдәк юлга чыгып киткән. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән, йөзеп тә киткән. Елга буенча өзак йөзгәч, корыга чыгып тәпи-тәпи дә йөгергән...

Сәхнәгә Үрдә чыга, бераздан каршысына Керпе.

Керпе: Әй, бүрекле Үрдәк! Кая барасың болай?

Үрдәк: Урманда утын кисүче хуҗабызны әзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе: Синең өең еракмы соң? Анди симез тычканнар, усал еланнар бармы?

Үрдәк: Безнең өйдә еланнар юк, ә тычканнарга мәчебез көн күрсәтми. Ә менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, ләкин бер кешегә дә әйтмә. Кара!

Керпе: Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.

Үрдәк бу сүзләргә игътибар итми. Керпе китеп бара.Үрдәк, җиләк ашый-ашый, юлын дәвам итә. Каршысына куян килеп чыга.

Куян: Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды. Син аны күрмәдеңме?

Куян: Юк, мин синең хуҗаңны күргәнем юк. Синең өең еракмы соң?

Үрдәк: Менә шушы сукмак буенча барсаң, безнең өйгә килеп чыгарсың. Ләкин берәүгә дә әйтмә!

Куян: (үз-үзенә) Болай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән. (Куян китеп бара)

Үрдәк юлын дәвам итә. Агачлар арасыннан Аю килеп чыга.

Үрдәк: Син эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Урманда утын кисүче хуҗабызны әзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа иятеп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Аю: Күрмәдем. Ә синең өең еракмы соң?

Үрдәк: Юк, ерак түгел, менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, ләкин бер кешегә дә әйтмә.

Аю: Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез, хуҗаңны табарсың.

Үрдәк китеп бара.

Аю: Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.

Аю ашыга-ашыга китеп бара. Икенче яктан Үрдәк чыга, сәхнә буйлап бара, каршысына Бүре килеп чыга.

Бүре: Әй, бүрекле баш, шушында куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Үрдәк: Менә хуҗамны эзлим. Урманга утын кисәргә киткән иде. Этебез дә аның белән китте. Өебез ялгыз калды. Син аны күрмәдеңме?

Бүре: Синең өең еракмы соң?

Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, ләкин бер кешегә дә әйтмә. Кара аны!

Бүре: Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күргәнем юк.

Үрдәк үз юлы белән китә. Бүре үз-үзенә әйтә.

Бүре: Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән.

Куаклар арасына кереп югала. Үрдәк каршына Төлке килеп чыга.

Үрдәк: Багалмакай, матур анакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы да бар.

Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә бар иде. Әйдә минем белән.

Үрдәк Төлке белән бара. Аларның каршысына Төлке баласы йөгереп чыга.

Төлке баласы: Әни, миңа азык алып кайттыңмы?

Төлке: Менә, балакаем, сиңа тәмле үрдәк ите алып кайттым.

Төлке Үрдәкне кочаклап сәхнә артына алып кереп китә. Алар артыннан Төлке баласы йөгереп кереп китә. Бераздан Төлке баласы белән чыга. Төлке баласы авызын сөртә-сөртә чыга.

Төлке баласы: Үрдәк ите бик тәмле була икән! Әни, миңа тагын үрдәк ите алып кайтасыңмы?

Төлке: Хәзер, бәбкәм, авылга барам, берничә үрдәк алып кайтам.

Төлке баласы белән кереп китә. Сәхнәгә Әкиятче чыга.

Әкиятче: Менә шулай Үрдәк юкка чыккан. Аның аркасында хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарга каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән, бүре сарыклар абзарына керә алмаган. Төлке, хәйләкәр булса да, капканга эләккән. Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

© 2010-2022