• Преподавателю
  • Другое
  • Методическая разработка на тему Литературная викторина по творчеству Габдуллы Тукая

Методическая разработка на тему Литературная викторина по творчеству Габдуллы Тукая

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби викторина

Халык гомере мәңгелек диләр,

Ә син, Тукай, халык куенында;

Илең белән мәңге бергә син

Мәңгелекнең олы юлында!

Х. Туфан

Кроссворд

1. Гел авыз өчендә, ә йотып булмый.

  1. Мавыгу чарасы, кызык итеп вакыт үткәрү.

  2. Елның салкын мизгеле.

  3. Баланың иң якын кешесе, бөек исем.

  4. Кеше санының алгы өлеше, бит. Яки сан.

(тел, уен, кыш, ана, йөз)


Т

е

л

У

е

н

К

ы

ш

А

н

а

Й

ө

з

Беренче баганада нинди сүз килеп чыкты? Тукай!

Язның иң матур мизгелендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, куак - агачларда хуш исле бөреләр уянган чакта башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дигән исем бирәләр.

Балалар, сүз кем турында барганлыгын аңлагансыздыр,- дип уйлыйм.

Әйе, балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында сүз бара.

Димәк, сез бүген Тукай турында булган белемнәрегезне тагын да ныгытачаксыз.

Әдәби викторинабызны башлап җибәрәбез.


  1. Тукайның туган елы , көне кайчан? (26 апрель 1886)

  2. Тукай кайда туган? Авылның исемен әйтегез.

3. Кайсыларыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белә икән? Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табып, кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиешсез.


  • Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты" дип акыра,

Туганнарын чакыра. (Шүрәле)


  • Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (Кәҗә белән сарык)


  • Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)


  • Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме аның ... (Ялкау маэмай, Кызыклы шәкерт)


  • Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Бичара куян)


  • Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый китә очып,

Я кала җирдә посып. (Бала белән күбәләк)


  • Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Гали белән кәҗә).

  1. Балалар, сез Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (Шүрәле, Су анасы, Таз, Алтын әтәч, Кәҗә белән сарык).

  2. Тукайның туган җир, туган якка багышланган нинди әсәрләре бар? (Туган авыл, Туган илемә, Казан вә Казан арты, Пар ат, Шүрәле).

  3. Балалар, Тукайның әсәрләреннән эзекләр укыйм, сез аларның кайсы әсәрләрдән икәнен әйтерсез.

  • hич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен hәм убыр -

Барчасы юк сүз, аларның

Булганы юктыр гомер. (Сабыйга)


  • Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби,

Бабай hәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи җиденчесе. (Безнең гаилә)


  • Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу. (Бишек җыры)


  • Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган. (Җир йокысы).


  • Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума-аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр! (Кызыклы шәкерт)


  • Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә. (Гали белән кәҗә)


  • Әйт әле, күбәләк,

Сөләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек? (Бала белән күбәләк).


  1. Балалар, Г. Тукайның шигырьләренә язылган нинди җырлар

беләсез? (Бәйрәм бүген. Җ.Фәйзи музыкасы, Туган авыл. А.Монасыйпов муз., Туган тел. Халык көе, Тәфтиләү. Халык көе.)

8. Тукай язган нинди мәкальләрне, халык әйтемнәрен, канатлы сүзләрне беләсез?

  • Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

  • Иң мөкатдәс нәрсә - эш.

  • Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.

  • Һәр ялтыраган - алтын түгел.

  • Сөй гомерне, сөй халыкны

Сөй халыкның дөньясын.

9. Татарстанда кайларда Тукай музейлары бар?

(Кушлавыч авылында, Кырлай авылында, Казан шәhәрендә).

10. Казанда Тукай белән бәйләнешле булган нинди истәлекле урыннарны беләсез?

(Тукай урамы, Тукай мәйданы, Тукай клубы, Тукай музее, Тукайга hәйкәлләр, филармония). Республикабызда Тукай исемен йөрткән район бар.

Юк, үлмәде Тукай! Халык исән -

Алмаш буын килә буыннарга.

Һәрберсендә - синең аваз яши,

Даhилыгың ирешер гасырларга.

Шуның белән әдәби викторинабызны тәмамлыйбыз

Кулланылган әдәбият:


  1. Тукай Г. Сабыйга. Казан: Татарстан кит. нәшр., 1982. - 128 б.

  2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. -

Казан: "Хәтер", 2002. - 511 б.

  1. Иксанова Г. "Үксез бала идем..."// Мәгариф. - 2005. - №12. - 19-20 б.


© 2010-2022