Урок по теме «Теркәгечләрнең дөрес язылышы» 7 класс

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә «Теркәгечләрнең дөрес язылышы» дигән тема өйрәнелә. Укучыларның грамоталылыкларын, бәйләгеч сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан төрле эш алымнары сайлап алынды. Бу дәрес эшкәртмәсендә Сингапур укыту структуралары да кулланылды.  Бу теманы үткәндә халык авыз иҗаты әсәрләренә дә мөрәҗәгать итү күздә тотылды. Табышмаклар ярдәмендә да, дә, та, тә тезмәләренең дөрес язылышы ныгытыла. Сингл Раунд Робин структурасы буенча укучылар төркемнәрдә...
Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныф 7б,7в Фән татар теле

Дәреснең темасы: Теркәгечләрнең дөрес язылышы

Максат:Теркәгечләрнең язылышы турында белемнәр формалаштыру; теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр турында алган белемнәрен камилләштерү; халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: слайдлар, дәреслек

Дәрес барышы: I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Дәреснең максаты белән таныштыру.

-Бүгенге дәрестә теркәгечләр темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Аларның дөрес язылышын үзләштерербез.

II. Актуальләштерү.

  • Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр темасын кабатлау өчен Клок Баддис буенча сәгать тугызга билгеләнгән дустыгыз белән очрашырга һәм Релли Робин структурасы буенча бер-берегезгә сорау һәм җавап бирергә кирәк. Фамилиясе алфавит башында торган укучы башлый.(укучылар бер-бер артлы сорау һәм җавап бирәләр)

  • Теркәгечләр темасына нинди сорауларга җавап бирдегез, шуны белеп китик әле. (Укытучы берничә укучыдан сорый)

III. Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. Проектор аша укучыларга җөмләләр тәкъдим ителә.

1)Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды(да) миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.(Г.Ибраһимов) 2) Бу бала ашый торган ашын(да) калдырып ташлап киткән.(А.Шамов) 3) Командир аты салмак кына атлаган(да) кинәт бер якка тайпылып китте.(А.Шамов)

Туган як(та) болытлы көн булмый,

Ан(да) һәрчак көн аяз.

Кыш(та) булмый туган-үскән җир(дә),

Туган җир(дә) көн(дә) яз. (Г. Гыйльманов)

  • Укучылар, игътибар итегез әле, -да, -дә, -та, -тә ничек языла? (укучыларның җаваплары тыңлана, тулыландырыла)

  • Теркәгечләрнең дөрес язылышы буенча нинди нәтиҗәгә киләбез ?

  1. Дәреслектә бирелгән кагыйдә белән танышу.

  2. Күнегүләр эшләү. 254 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз, теркәгечләрне табып, аларның төркемчәләрен әйтегез.

255 нче күнегүдә да, дә, та, тә тезмәләренең теркәгеч, кисәкчә, кушымча булып килүен билгеләгез.

  1. Ә хәзер Сингл Раунд Робин структурасы ярдәмендә да, дә, та, дә теркәгечләренең җөмләдә кулланылышын һәм дөрес язылышын ныгытырбыз. Барыгыз да бу теркәгечләрне кулланып җөмлә уйлагыз, сезгә билгеле вакыт бирелә. Команданың дүрт кешесе дә үз чиратында җавап бирә, А1 санында утыручы укучы башлап җибәрә.

  2. Түбәндәге табышмакларда да, дә, та, тә тезмәләренең теркәгечме, кисәкчәме, кушымчамы икәнен һәм дөрес язылышын әйтегез.

( Табышмаклар проектор аша күрсәтелә)

  • Акыллыга(да) әйттем −

Уйлады(да) белде;

Акылсызга(да) әйттем −

Тыңлады(да) көлде.

  • Ача(да) яба, ача(да) яба,

Җавабын зирәк таба.

  • Котыра(да) үкерә,

Бөтен җирне тутыра.

  • Ятты-ятты(да) елгага карап чапты.

  • Җәй(дә) егет, кыш(та) егет,

Картайганы юк, гел егет.

  • Халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә да, дә, та, тә теркәгечләре еш очрый. Аларны кисәкчәләр һәм кушымчалар белән бутамыйча, дөрес яза белергә кирәк икәненә төшендек.

IV. Йомгаклау. Теркәгечләрнең дөрес язылышы турында нәрсәләр белдек? Да, дә, та, тә теркәгечләрен нәрсәләр белән бутарга ярамый? Алар нинди мәгънә белдерәләр? Аларны нинди теркәгеч белән алмаштырып була?

V. Өй эше: 256 нчы күнегү, биремнәрне үтәгез.

VI. Бәяләү.

© 2010-2022