Классный час И туган тел, и туган ил

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

И туган тел, И туган ил...

( әдәби - музыкаль композиция авылым шагыйрәләре белән)

Исәнмесез,хәерле көн, кадерле милләтәшләр - хөрмәтле кунаклар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз һәм укучылар!

"Туган тел", "туган ил" сүзләре һәрвакыт бергә, аерылгысыз булып яши.Күренекле дәүләт эшлеклесе,сәясәтче, хокук һәм тел белгече Садри Максуди:"...безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер.Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз", - дигән язучы.

Газиз туган телебез турында йөзләгән шигырь,җыр язылган.Алар үрнәгендә укучыларыбыз матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә,җор теллелеккә өйрәнә.Телебезнең байлыгын,хикмәтен,язмышын аңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез,телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз белән чыгыш ясаганда, укучы үзе дә күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь кичергән хис белән яна ; ул сүзләр тезеп кенә бармый, халык акылын,аның сәнгатьчә фикерләвен тыңлаучыга да җиткерә.

"Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел", -дигән Садри Максуди. Күңелдә бер өмет яши:үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган шигьри җанлы бала,һичшиксез, күңелле- нечкә,тойгылары-җылы,ә үзе табигать матурлыгын һәм кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә-аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсеп җитәр.

Безнең туган телебез- татар теле, зур тарихлы, бай җырлы, моңлы тел ул.

Туган тел!Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның,туган авылыбызның , туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне,тапкыр ,җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне,моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да:"Алар каян көч алган?"-дип куябыз. Ул көч-халыкта,туган җирдә, туган телдә... Ул көч -халык көйләрендә,халык моңнарында.

Галимнәребез,язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр!"Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен,"- дигән КАюм Насыйри.

"...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе,һичшиксез,аның теле.Халык үзенең телен,оста бакчачы кебек , яман җилләрдән , рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып,матурлап, иң тирән фикерләрен,иң нечкә хисләрен дә аңлашылмаган бирер дәрәҗәгә җиткергән",- дигән Гомәр Бәширов.

Бик борынгы дәверләрдән,Болгар чорыннан ук татар халкы белемгә омтылган.Халкыбыз элек-электән бик мәгърифәтле булган.Ә бит күп еллар буена "татар халкы надан булган"дигән фикер тудыралар.Юк, халкыбызның мең елдан артык вакыт белән исәпләнгән язуы,бай әдәби мирасы да бар.Һәр татар өендә китап изге әйбер кебек кадерләп сакланган.Татарда китапсыз өй булмаган.Ә мәдрәсәләр халык күңеленә нур сибүче, аны агартучы, дөрес юлга юнәлтүче уку йортлары булган.Русларның 3000 кешесенә бер"школа" туры килсә,татарларда 100 кешегә бер мәдрәсә булган.

ШагыйрьЗөлфәт белеп кисәтә.Әйе, без туган телебезне күз карасыдай сакларга,аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча,саф татар телендә сөйләшергә тиешбез.Моны истән чыгармаска кирәк.Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, авылыбыз да чәчәк атар.Авылым шагыйрәләре үзләренең матур шигырьләрен укыйлар.(Каипова Фәвзия Зарифовна,Курмакаева Роза Абдулхаковна).

Менә быел бөек җиңүгә 70 ел булачак, шул уңайдан мин сезгә берничә сүз әйтеп китәр идем. Сугыш. Рәхимсез ул. Бөтен дөнья малына алыштыргысыз күпме ир -егетләрне вакытсыз җир астына күмде. Фашизм үз юлында нәрсә очраганны барысын да җимерде, юк итәргә тырышты.Менә шул сугышта күп кенә татар язучылары да катнаша. М.Җәлил,А.Алиш ,Г.Кутуй, Ф. Кәрим һ.б тик аларга насыйп булмый әйләнеп кайтырга. Безнең авылдан дошманга каршы көрәшкә 400гә якын ир-егет киткән.Шуларның 221е ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган. Ә күпме кешеләр гарипләнеп, гомер буе сызлап торган яралар белән кайттылар?

Тормышның асты-өскә китергән дәһшәтле елларны искә төшерә ветераннарга, сугыш басылуга 70 ел җитеп барса да, ул йөрәкне телгәли, - ди Ямашев Кяшаф абый. Гел очрашып торабыз .Аңа да туры килә1954 елны август аенда армиягә алалар. Яшь солдатлар курсаларын узгач, Венгриягә озатыла.

Служба әйбәт кенә барганда 1956 елның 23 октябрендә Совет солдатларын Венгриядән куып чыгарыр өчен сугыш ачалар.Кяшаф абый авиация гарнизонында зенитчылар артиллериясендә була.Венгерларның зур дивизияләрен тар-мар иттек.Сугыш каты барды, күп кеше һәлак булды,яраланучыларда күп иде.Үлеләрне һәм яралыларны үзебезнең илгә самолётларда озата бардык.

Миңа 1958 нче елда өйгә исән -имин кайтырга насыйп булды.Сугыштан кайткач,медаль белән бүләкләндем "За участие контрреволюционного мятежа в Венгрии".









© 2010-2022