Исем темасы буенча методик кулланма

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1.Укыгыз.Исемнәрне табыгыз,сорау куегыз һәм ясалышын аңлатыгыз.

Ризыкка карата күңелендә хөрмәт саклаган кеше начарлык эшли алмыйдыр.Безнең халыкта бер хикмәтле сүз бар бит:гөнаһ кылсаң ,ашаган ризыгың тотар,диләр.Ризыкны рәнҗетү -ата-анаңны рәнҗетү белән бер санала.

(Ф.Яруллин)

2.Шигырьләрне укыгыз,һөнәрне белдергән исемнәрне табыгыз,ничек ясалуын аңлатыгыз.

Хат ташучы үтеп киткән саен,

Тәрәзәгә барып ябыштык.

Өч ел буе көттек өметләнеп,

Өч ел буе ,әткәй ялгыштык.

(Ш.Галиев)

Минем әнием -тегүче,

Үз эшен бик нык сөя:

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

(Ф.Яруллин.)

Минем әти-йорт төзүче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган биек йортларда

Балкып торалар утлар.

(Ә.Ерикәй)

Гөлсем апаны күрерсез,

Бакчабызга килсәгез,

-Менә безнең тәрбияче-

Гөлсем апа,-диярбез .

(Ә.Бикчәнтәева)

3.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табып,сорау куегыз.

Өч сикереп,бер атлап,

Чыктык ишегалдына.

Сагынышкан Сашалар,

Азат,Фәрит бар монда.

Фәрит кайткан-Кубадан,

Азат кайткан-Алжирдан,

Әтиләре эшләгән

Дөньядагы бар җирдән!

(Ш.Галиев)

4.Ялгызлык исемнәрне аерып яз.

Әгерҗе Кыз

Чулман "Ялкын" журналы

Шәһәр Айсылу

Авыл Малай

5.Исемнәрне табып,язылышын аңлатыгыз.

Әле укый белмәсәк тә,

"Туган тел"не җырлыйбыз.

Бу-Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,дибез

Әкиятләр сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

"Су анасы",Шүрәле"ләр-

Безнең дуслар барсы да.

(З.Туфайлова)

6.Исемнәрне ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлеп языгыз.

Күзлек,Айсылу,аккош,савыт-саба,ата-ана,кырчылык,каен җиләге,тиен,сүзлек,балчык,яфрак,ташбаш,үзөйрәнгеч,карабодай,бүлмә,телетапшыру,кием-салым,икмәк.

7.Исемнәрнең килешләрен билгеләгез .

Укытучыбызның,туганнарга,бүлмәдә,шәһәребездән,урманда

8.Күп нокталар урынына килеш,тартым кушымчаларын куеп языгыз.

Оста рәссам кул. рәсемнәр..

Сызган кебек ап-ак кәгазь..,

Кыш... салкын җил. көнләшерлек

Бизәкләр.. төшерә тәрәзгә.

(С.Хәким.)

9.Укыгыз.Тартым белән төрләнгән исемнәрне табыгыз.

Сиңа зур бер сүзем бар,Кешем:

Ирешелгәннәр-барда синең эшең,

Төзелгәннәр-бар да синең эшең,

Өзелгәннәр-бар да синең эшең,

Барында да синең өлешең!

(Р.Әхмәтҗанов)

10.Алынма исемнәргә тартым,килеш кушымчаларын өстәп языгыз.

Карандаш,машина,музей,капитан,орден,отряд,завод,нефть,пуля,романс.

11.Шигырьне укыгыз.Биремнәрне үтәгез.

Көтүчеләр яккан утлар

Үзенә били хисне.

Тәмле соң учак көлендә

Пешкән бәрәңге исе.

(Р.Гәрәй)

1)Тартым белән төрләнгән исемне күрсәтегез.

2)Тартым һәм килеш белән төрләгән исемне күрсәтегез.

3)Баш килештәге исемнәрне атагыз.

4)Тамыр һәм ясалма исемнәрне күрсәтегез.

5)Утлар,хисне сүзләренә тулы морфологик анализ ясагыз.



© 2010-2022