- Преподавателю
- Другое
- Ия белән хәбәр арасында сызык
Ия белән хәбәр арасында сызык
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Галлямова Г.Н. |
Дата | 18.04.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Ия белән хәбәр арасында сызык куела:
-
Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелсә
Китап - белем чишмәсе.
-
Ия дә, хәбәр дә сан белән белдерелсә
Икең ике - дүрт.
-
Әгәр дә ия исем белән, ә хәбәр исем фигыль белән белдерелсә
Безнең төп бурычыбыз - уку .
-
Әгәр ия исем фигыль белән белдерелеп хәбәре исем белән белдерелсә.
Сезнең яхшы укуыгыз - безнең өчен зур шатлык.
-
Әгәр дә ия дә, хәбәр дә исем фигыль белән белдерелсә.
Укымак - фикерләрне җирдән күккү күчермәк.
-
Иясе һәм хәбәре исем белән белдерелеп җөмләдә ияне көчәйтеп ул сүзе килсә.
Сабан туе ул - халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе.
-
Ул сүзе хәбәрне көчәйтеп аннан соң килсә.
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул.
-
Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау куркынычы булса:
Агач - өй салырга җитәрлек.