Авторская программа Сәнгать дөньясында

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МЕНДЕЛЕЕВСК ШӘҺӘРЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

"4НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ"








"Сәнгать дөньясында"

Эстетик-сәнгать юнәлешендәге эшчәнлек программасы







Төзүче: 1 категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Хөсәенова Айсинә Хәнәфи кызы







2015 ел


I.Аңлатма язуы

Эстетик-сәнгать юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече яшьтән үк сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияләү. Хәзерге югары заман технологияләре вакытында укучыга үз шәхесен төрле яктан үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ачыла. Балалар арасында үз туган телеңдә аралашу, телевизор һәм радиода төрле кичә, бәйрәмнәр белән кызыксыну кими. Ата-аналар балалары белән төрле экскурсияләргә, күргәзмәләргә сирәк чыгалар, аралашмыйлар. Милли-мәдәни яктан укучыларда үсеш күзәтелми. Туган ягың, шәһәрең тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

Бу программада балаларның иҗади активлыгын үстерүгә, зәвыклы, әдәпле, актив шәхес формалаштыруга зур игътибар бирелә. Программа информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә дөрес юнәлешне сайлый, төрле ситуацияләрдән чыга ала торган бала тәрбияләүне максат итеп куя. Балаларда иҗади сәләтне үстерү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар, мәдәни хезмәткәрләр, мәктәп җитәкчелеге белән бергәләп эшләве кирәк.

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз",- дип әйтелә халыкта. Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият-сәнгать аша. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.

Хәзерге заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби-бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була.

Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә. Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.

Мәктәп укучыларын милли әдәбият һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганак- балалар фольклоры. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга, көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия.

Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.

Һәр уенны сайлаганда баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә йогынты ясый. Уен сайлаганда, балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләү күздә тотыла.

Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар-эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү, шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.

Кешеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби-бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан-туры бәйләнгән. Тукай теле белән әйткәндә "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы".

Бу курста укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән дә бик күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында үз-үзеңне тоту, кунак, туганннарга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә үзләре дә бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Хәзерге вакытта мәктәп алдында торган төп бурычларның берсе- укучыларда югары әхлак сыйфатлары, әдәплелек тәрбияләү, аралашу серләренә төшендерү.Татар халкы югары тел культурасына ия булуны элек-электән үк кешенең иң күркәм рухи - әхлакый сыйфатларының берсе итеп санаган. Халыкта "Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр" дигән мәкаль бар. Сүзне тиешле урында һәм вакытында белеп сөйләү - югары сөйләм культурасына ия булуның аеруча мөһим шарты. Кирәкле сүзне табып тиешле мәгънәсендә файдаланып, чит тел сүзләрен кулланмыйча үз фикереңне әйтә белү - үзара аралашуның да уңышлы чыганагы.

Халык традицияләрен кулланып уздырылган чаралар укучыларның актив үсешенә, эстетик зәвык тәрбияләүгә мөмкинлек бирә.

Программаның максаты:1.Укучыларда эстетик сәнгать рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру. 2.Балаларны, үз мөмкинлекләрен оста һәм урынлы файдалана белергә өйрәтү, тормышта югалмыйча мөстәкыйль яшәүче шәхес тәрбияләү.

Программаның бурычлары:

1.Укучының шәхси мөмкинлекләрен үстерү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру,үзе теләгән эшчәнлеккә уңай шартлартудыру.

2.Укучыларда хезмәткә, сәнгатькә, мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

3.Укучыларда сәхнә культурасын булдыру.

4. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.

5.Фән буенча алган белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, сөйләм телен баету.

6.Укучыларда эстетик зәвыклылылык, дөньяга караш тәрбияләү.

7.Алган белемнәргә нигезләнеп, иҗади сәләтләрен үстерү; зыялы, мәдәниятле шәхес тәрбияләү.

Түгәрәкнең эш программасы 72 сәгатькә исәпләнгән.













II. Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре

Программа 4 блокка бүленгән. Һәр блок түбәндәге бүлекләрдән тора:

1.Милли мәдәният, сәнгать.

2.Әдәплелек дәресләре.

3. Милли бәйрәмнәр.

4.Җырлы- биюле уеннар.

Программа түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала:

-әдәплелек кагыйдәләрен гамәли үзләштерү (киенү әдәбе, аралашу әдәбе һ.б.)

-сәнгатьнең төрле төрләре (театр, концерт, әдәби кичәләр) буенча эш оештыру;

- экскурсияләр, төрле күргәзмәләр, укучыларның иҗади эшләре оештыру;

- хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар өйрәнү;

-сәнгать әһелләре белән танышу, очрашулар уздыру

- мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу;

-ата-аналар белән төрле чаралар уздыру.


III. Көтелгән нәтиҗәләр

Укучыларның милли культура, театр, артистлар, рәссамнар турында мәгълүматлы булуы.

Милли тәрбия нигезләрен аңлавы.

Сәхнә осталыгын гамәли үзләштерүе.

Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.

Укучыларның төрле сәхнәләштерелгән тамашаларда катнашуы.

Үз туган ягыңның сәнгать кешеләре турында тулы мәгълүмат алу.

Практика белән теорияне кушып, тулыландыра алу мөмкинлеге булу.

Гаилә белән мәктәп арасында җылы мөнәсәбәт урнашу.

IV.Тематик план


Эш төре

Гомуми сәг. саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг.

саны

Үткәрү

вакыты

I.

Кереш

2

I-чирек


Укучыларны туплау. Эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.


2



II.

Милли мәдәният, сәнгать

4




1.

Сәхнә осталары турында мәгълүмат бирү. Театр артистлары белән танышу. Видеоязмалар карау.

2




2.

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.


2



III.

Әдәплелек дәресләре

6




1.

Киенү әдәбе.

2




2.

Киенү стиле. Стиль төрләре.

1

1



3.

Милли киемнәр. Заманча киемнәрдә милли орнаментлар.


2



IV.

Милли бәйрәмнәр

4




1.

Сөмбелә бәйрәме. Бәйрәмгә әзерлек.

2

1

1


2.

Бәйрәмне билгеләп үтү.Җырлы- биюле уеннар.

2

1

1



Барлыгы 16 сәгать




I.

Милли мәдәният, сәнгать

4



II-чирек

1.

Сәхнә осталары турында мәгълүмат бирү. Җырчылар.

4

2

2


II.

Әдәплелек дәресләре

6




.

1.

Киенү әдәбе. Кием формасының аралашуга йогынтысы.

2

1

1


2.

Төсләр җыелмасы. Төсләрнең үзара ярашуы.

2

1

1


3.

Милли киемнәр. Заманча киемнәрдә милли орнаментлар.

2

1

1







III.

Милли бәйрәмнәр

12




1.

Нардуган бәйрәме.

2

1

1


2.

. "Кыш бабайда кунакта" әкият- кичәгә әзерләнү.

6


6


3.

Яңа ел тамашасын күрсәтү

2


2


4.

Шәһәрнең Чыршы бәйрәменә экскурсия

2


2



Барлыгы 22 сәгать










I.

Милли мәдәният, сәнгать

4



III-чирек


Сәхнә осталары турында мәгълүмат бирү. Рәссамнар

4

2

2







II.

Әдәплелек дәресләре

6




1.

Табын әдәбе. Кунакның да була төрлесе. Чакырылган, чакырылмаган кунак.

2

1

1


2.

Кунак кабул итү кагыйдәләре.

Бәйрәм табыны әзерләү сәнгате. Аш өстәле бизәү серләре.

4

1

3


III.

Милли бәйрәмнәр

10




1.

"Нәүрүз" бәйрәме.

2

1

1


2.

"Нәүрүз" бәйрәменә әзерлек.

6


5


3.

Бәйрәмне билгеләп үтү. Җырлы-биюле уеннар.

2


2



Барлыгы 20 сәгать





I.

Милли мәдәният, сәнгать

6




1.

Сәхнә осталары турында мәгълүмат бирү. Курчак театры артистлары.

2

1

1


2.

Курчак театрына сәяхәт. Театр карау.

4


4


II.

Әдәплелек дәресләре

6




1

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.Әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу.

Әңгәмә кору осталыгы

1

1




2.

"Әдәплелек дәресләре" циклы буенча проект эшләре әзерләү.

3


3


3.

Проект эшләрен яклау.

2


2







III.

Милли бәйрәмнәр

2




1.

Язгы милли бәйрәмнәр.

1

1



2.

"Сабантуй" бәйрәме. Җырлы-биюле уеннар. Йомгаклау

1


1



Барлыгы 14 сәгать










Ел буена 72 сәгать


















V.Әдәбият

  1. Безруких М.М. Я и другие, я или правила поведения для всех / М.М.Безруких. - Москва: Издательство политической литературы, 1991.

  2. Гыймадиева Н. Дәрестә һәм дәрестән соң / Н.Гыймадиева. - Казан: "Яңалиф" нәшрият йорты, 2004.

  3. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре, педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге/ Ш.Ш.Җәләлиев. - Казан: Мәгариф, 2003.

  4. Курбатов Х. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы / Х.Курбатов. - Казан, 2002.

  5. Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре. Хрестоматия 5-11 сыйныфлар өчен. - Казан: "Мәгариф", 2000.

  6. Макаренков С.М. Энциклопедия этикета / С.М. Макаренков. - Москва: "Рипол классик", 2003.

  7. Матвеев В.,. В мире вежливости / В. Матвеев, А.Панов. - Москва, 1991.

  8. Сафиуллина Ф.С., Ибрагимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел/ Ф.С.Сафиуллина, Г.БИбрагимов. - Казан: "Мәгариф"нәшрияты, 1998.

  9. Сәүбәнова С. Бәйрәмнәр, туйлар өчен тамаша үрнәкләре /С. Сәүбәнова. - Казан, 1999.

10. Ходаков М.С. Гадәтнең дә була төрлесе. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1976.



© 2010-2022