Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ярыш-дәрес

Д. Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар".

Максат: Д. Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен искә төшерү, ныгыту, белемнәрне тулылындыру. Татар теленнән сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерүне истә тотып, укучыларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү. Укучыларда бер-берсенә карата ихтирамлылык, толерантлык тәрбияләү.

Материал: дәреслек, язучының портреты, слайдлар

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру

-Укучылар, безнең бүген гади генә дәрес түгел , ә ярыш-дәрес. Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен искә төшерербез, белемнәрне ныгытырбыз

II. Төп өлеш.

1.Командалар белән танышу.

2."Шыгырдавыклы башмакларны" сәхнәләштерү.

Автор: Гөлшатның сары башмаклары бар.Сап-сары, сары күбәләкләр кебек алар. Башмаклар җырлыйлар:"Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр!". Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. Гөлшатның әтисе - фронтта танкист.

Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши. Ләләнең дә әтисе фронтта. Әтисе кайтыр да Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер.

Менә Гөлшатның әтисе фронттан кайтты. Әтисе белән өйгә бәхет кайтты.

Гөлшат: Исәнме,Ләлә! Минем әтием кайтты! Әтием кайтты!

Ләлә: (моңсу)Хәзер минем сары башмакларым булмас инде...

Автор: Гөлшатка бик күңелсез булды.

3 дус килеп керә

1нче дус: Бу туп идәннән түшәмгә кадәр сикерә. Мә, Ләлә, бу туп сиңа.

2нче дус:Курчакның күзләре ачыла да йомыла. Ул мине бик ярата. Ул сине дә ярата. Курчак сиңа.

3нче дус:Чәчәкләрне үзем алдым

Гөлшатның әтисе керә.

Гөлшатның әтисе: Ләлә кызым! Мин сине иртәгә курчак театрына алып барам. Гөлшат та бара. Барырсыңмы Гөлшат?

Гөлшат: Әйе, әтием.

Автор: Гөлшат тиз генә бүлмәгә чыгып китте. Ул бүлмәдә нәрсәдер эзли башлады.

Әтисе: Кызым, нәрсә эзлисең?

Гөлшат: Берни дә түгел, әтием...

Автор: Үзе һаман нәрсәдер эзләде. Уенчыкларның берсен алды, берсен куйды...

Гөлшат сары башмакларны ала

Гөлшат:Нинди матурлар!... Әтием! Ләләгә кызлар чәчәкләр алып килделәр. Тагы курчак та, тагы туп та алып килделәр. Мин дә башмакларны бирәм, әтием, яме?

Әтисе: Ярый, ярый, акыллым. Бик яхшы, иптәшең сөенер.

Гөлшат Ләләләргә керә.

Гөлшат: Ләлә! Мә, башмакларны киеп кара! Сиңа ярыймы? Дустым, мин сиңа башмакларны бүләк итәм. Ничек телисең, шулай ки.

Ләлә: Рәхмәт Гөлшат.

Автор: Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте.

3. Биремнәрне үтәү:

А). Сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.

1нче команда

Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме

2нче команда

Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме

Б). Һәр командага 4әр сорауга җавап бирергә кирәк. Сорауларның тәртип саны күрсәтелгән жетоннарны капитаннар "капчыктан" ала. (Сораулар экранда күрсәтелә.)

1. "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенең авторы кем?

2. Хикәядәге вакыйгаларны кем сөйли?

3. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

4.Гөлшат башта нәрсә бүләк итәргә уйлады?

5. Гөлшат башмакларны нигә ярата?

6. Дуслары Ләләгә нәрсәләр бүләк итәләр?

7. Гөлшатка ни өчен рәхәт, җиңел булып китте?

8. Сиңа бу хикәя ошадымы?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

В)Командаларга карточкалар өләшенә. Карточкадагы сүзләрнең антоним парларын билгеләргә.

Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме

Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 4 сыйныф рус төркеме

Г) "Син - миңа, мин - сиңа". Командалар бер-берсенә дуслык турында сораулар бирәләр. Сораулар түбәндәгечә булырга мөмкин.

-Нәрсә ул дуслык?

-Дус нинди була?

-Дустың турында сөйлә?

- Кешеләр генә дус була аламы? Һ.б.

Д) Капитаннар бәйгесе. Бирелгән җөмләләрне киңәйтеп язарга.

Әтисе кайтты. Гөлшат керде.

III. Йомгаклау.

Жюри нәтиҗә ясый.

- Укучылар, Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәре безне чын дус, иптәш булырга, авыр вакытта дусларга ярдәм итәргә, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белергә өйрәтә. Бер-берегезгә һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торыгыз, киң күңелле булыгыз.

© 2010-2022