Внеклассная работа Бөек Җиңүгә 70 ел

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:








"Бөек Җиңүгә 70 ел"





Тема: Бөек Җиңүгә 70 ел.

Максат:

  1. Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

  2. Ватанга тугрылык, батырлар үрнәгендә яшәргә омтылу, намуслы хезмәткә зур хөрмәт тәрбияләү.

Материал: "Мәгариф" һәм "Татарстан" журналлары.

Суоярви китабы.

Җиһазлау: Нух Идрисов турында китаплар, карта, стенд, магнитофон. Петрозаводск шәһәренең истәлекле урыннары рәсемнәре.

Кичә "Туган ягым - батырлар төбәге"(авторы Шаһинур Мостафин һәм Риф Гатауллин) җыры белән башланып китә.

Укытучы: Кадерле, укучылар. Белгәнегезчә, без быел, ягъни 9 нчы Май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу кичәбез шушы олуг юбилейны каршылап уздырыла.

Мин сезгә хәзер бер шигырь укып китәм, әгәр дә бу шигырьнең авторы кем икәнен белсәгез, бүген кем турында сөйләгәнебезне белерсез дип уйлыйм.

Менә сигнал, батарея ата,

Кузгалабыз хәзер һөҗүмгә.

Без алырбыз таш каланы, тауны,

Без җиңәргә килдек бу җиргә.

Я, уйлагыз әле, кем язды микән бу шигырьне?

(Нух Идрисов).

-Дөрес, безнең авылдашыбыз, матросовчы, командир, лейтенант, шагыйрь Нух Идрисов.

Ул 1918 нче елның 16 нчы октябрендә туа. Авылның Миннәхмәт исемле байның өендә 4 класс белем ала. Тәртипле, гадел, тырыш Нух Идрисов 13 яшендә почтальон, 14-15 яшьләрендә клуб мөдире, 16 яшендә бригадир була. Ә инде 20 яшендә авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

Чираттагы Армия хезмәтенә Идрисов 1938 нче елда китә. Хезмәтен Комсомольск шәһәрен төзүгә багышлый, һәр хатын ул газиз әнкәсе һәм сеңлесе Шәмсиямал апага шигъри юллар белән башлый.

Әнкәй, сеңлем, сагынсагыз,

Тәрәз(ә) ачып карагыз.

Дальний Восток Сов. Гаванда(Советская Гавань шәһәре)

Яши газиз балагыз,-дип язган ул үзенең бер хатында әнисе Шәмсенаһар һәм сеңлесе Шәмсиямал апага. Аралары бары 3 кенә ел булгангамы Нух Идрисов һәм Шәмсиямал апа Идрисова бик тату, ярдәмчел, кечкенә генә шатлык һәм кайгыны да уртага салып сөйләшкәннәр.

Хәрби хезмәткә озатучы да, сугыш барган чорда аның эшен дәвам итүче дә, гаиләдә ирләр урынына җигелеп эшләүче дә Шәмсиямал апа булган. Форсаттан файдаланып, бу вакыйганы да әйтми калдырып булмый: сугыштан соңгы елларда ире ягыннан 3, үз ягыннан 1, җәмгысе үзләре Талип абый һәм Шәмсиямал апаны да кушсак, 3 төрле гаиләне кушып аларга җылы кочаклы, кайгыртучан ана да, апа һәм тәтә дә шушы гади генә Шәмсиямал апа булган.

Солдат хезмәтен тутырып туган авылына кайткач, Нух Идрисов яңадан колхоз рәисе булып эшли башлый. Тәкәнеш районы Тулбай авылы кызы Наҗия апа белән тормыш корып җибәрәләр һәм уртак шатлыклары Гүзәл апа дөньяга килә.

(Магнитофон тасмасында әкрен генә "Священная война" җыры уйный).

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Таң туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде. Болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алды. Фашизмга каршы көрәш башланды.

Явыз дошман килә өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр, авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.

Сәгать сукты: Изге сугышка.

Үлем угын һичбер аямыйча

Кадар өчен канлы фашистка.

Кыру өчен бандит Гитлерны!

Без кузгалдык чиксез көч белән

Ачу белән, тирән үч белән.

("Солдатлар" җыры.)

Нух Идрисов та туган илен, сөйгән җирен явыз дошманнан саклар өчен сугышка китә. Башта Казан шәһәренең офицерлар курсында укый. Сугыш юлы аны ерак Карелия җиренә кадәр илтә.

Карелия. 1944 нче ел. Җәй. Мәңгелек урманнар. Тирә-як сазлык. Алда-дошман ныгытмалары...

Командир Идрисовның күзләре шул ныгытмаларга төбәлгән. Ә аның күз алдына матур, җиләкле болыннары, иркен, киң иген кырлары, бай урманнары белән Битлянгур авылы килә.

Инде ут давылы дошманның үз чикләренә дә якын. Дошман үлем сәгате якынлашуын сизә һәм һәр карыш җир өчен ярсып каршылык күрсәтә. Менә хәзер дә стратегик яктан әһәмиятле булган калкулык өчен һөҗүм башлана. Бу 29 нчы июль иртәсе була. 216 нчы калкулык өчен сәгать буе аяусыз сугышлар бара. Командир мина куелу ихтималы булган урыннарны әйләнеп шуышып уза. Ә аның артыннан башка сугышчылар да кузгала.

-Атакага! Минем арттан! Ура! Бары тик алга!

Әнә шундый уйлар яшь командирның башыннан яшен тизлеге кебек уза. Күпме солдатларның гомере киселә.

Нух кирәкле бер карарга килә. Ул күтәрелә дә, бар көченә алга ташлана һәм амбразураның ут бөркеп торган урынына үзенең күкрәге белән каплана.

Өскә килә дошман танклары,

Туган илне таптап узарга.

Окобыннан шуышып солдат чыга

Йөрәгенең көчен сынарга.

Гранаталар тага тыныч кына,

Кочаклый һәм әйтә дустына: -

Дошман үтмәс!

Һәм бер ыргылуда

Барып ята ут ноктасына.

Рота дошманнан аяусыз үч ала, ә шушы калкулык өчен барлыгы 350 дән артык сугышчының гомере өзелә. Шушы батырлыгы өчен Нух Идрисовка Бөек Ватан сугышы ордены бирелә.

Нух Идрисовның кабере Суоярви шәһәренең урман каравылчысы тарафыннан табылганнан соң, 1982 нче елның җәендә Татарстан вәкилләре: танылган язучы батырның сугышчан юлын өйрәнүче Шаһинур Мостафин, батырның бертуган сеңлесе Шәмсиямал апа, кызы Гүзәл, оныгы Илшат һ.б. Суоярви шәһәрендә булып, Нух Идрисов сугышкан җирләрдә булып, аның каберенә, Битлянгур зиратында күмелгән Шәмсенаһар апа кабереннән алынган туфракны салдылар.

1987 нче елда экспедиция вәкилләре Нух Идрисовның каберен туганнар каберлегенә күчерделәр. Бу экспедициядә батырның туганы буларак, укытучы, мин ,Фирдәвия Камиловна да катнаштым. Менә бу фотосүрәтләр шуның ачык мисалы. (Стенд белән танышу).

Әйе, Нух Идрисовның батырлыгы мәңге онытылмый. Ул һәрчак безнең күңелләрдә. Моның ачык мисаллары:

1.Түбән Өскебаш урта мәктәбе аның исемен йөртә.

2.Авылыбызның бер урамы аның исемендә.

3.Урта мәктәп каршындагы геройлар аллеясында аның да бронза һәйкәле бар.

Өй каршына утырттым мин

Истәлеккә пар каен.

Шул каеннарга карарсыз

Мине сагынган саен, - дип җырлап киткән Нух Идрисов дошманны тар-мар итәргә. Йөрәге сизгәндер күрәмсең, аның истәлеге булып, әлеге пар каеннары әле дә үсә. Алар уратып алынган һәм батырның туган нигезендә истәлек тактасы куелган. Укучылар даими анда булып, аны чистарталар һәм чәчәкләр үстерәләр.

Ул кабатлап, лачын йөрәгенең,

Изге антын сөйгән халкына.

Автоматын асты аркасына

һәм атланды Акбүз атына.

Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танк ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне.

Кайдан алды мондый ялкынны.

Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны-суны кичте бу егет.

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

Ә мондагы китапларда Нух Идрисов турында да материаллар бар. Буш вакытларда алар белән танышыгыз.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы- хәсрәте мәңге төзәләчәк түгел. Алар сугышны каһәрләп искә алачак.

Сугышта ятып калганнарны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

"Хәбәрсез югалганнар" җыры.

Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмиләр. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел.

Бүгенге көндә сугыш ветераннары санаулы гына калды. Алар сугыш яраларыннан сыкрап яши. Әҗәл аларны берәмтекләп чүпләп кенә тора.

Сыйныф сәгатебез ахырында Дамир Рафиковның "Бирешмәгез, ветераннар! җырын әлегә исән калган ветераннарга багышлыйбыз. (Җыр башкарыла).

Сугыш башка кабынмасын.

Барыгыз да сау-сәламәт яшәгез.

Килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!




© 2010-2022