Конспект по мастер - классу

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер - класс технологиясе

Мастер - класс 20-25 минутлык булырга тиеш.

Мастер - класс - укытучы - мастерның үз тәҗрибәсен, эш алымнарын, комментарийлы күрсәтү аша, тыңлаучыларга җиткерү.

Структурасы 5 этаптан тора:

  1. Укытучы - мастерның төп концепциясен, төп идеясен тыңлаучыларга җиткерүе (бу булырга мөмкин презентациядә, телдән дә ярый) 2-3 минут.

  2. Укытучы - мастерның төп эш алымнарын билгеләмә биреп, аңлатып, күрсәтеп тыңлаучыларга җиткерүе(3-4 минут). 2-3 алым (прием) (педагогика дәреслегеннән кара: прием.Сластенин). Мәсәлән: минем эш тәҗрибәмдә шушы алымнар уңышлы файдаланыла һ.б. Алымнар турында комментарий бирәсең.

  3. 10 минут. Имитацион - уен этабы. ( Монда инде укучылар һәм дәреснең бер өлеше кирәк. Незавершенный да булырга мөмкин).

Мәсәлән, әйтәсең: Дәреснең шушы өлешендә шушы алым уңышлы кулланыла. Һәрбер этап комментарий белән барырга тиеш. Укучыларны чыгарып җибәрәсең.

  1. Модельләштерү. (5-6 минут).

Укытучы - мастер консультант була. Укытучыларны группаларга бүләсең. Һәр группага эш бирелә: башка классларда, башка тагын кайсы темаларда бу алымны кулланып була. Укытучылар төркемнәрдә фикер алышалар 1һәм бер төркемнән бер кеше үзенең фиерен әйтә.

  1. Рефлексия этабы. (2-3 минут). Укытучы үз дәресенә бәя бирә. ( Критик күзлектән чыгып, бәя бирә. Минем дәрестә нинди максат куелды (максат 1 генә була), моның өчен ниләр эшләдем, нәтиҗәсе булдымы һ.б.)

© 2010-2022