Иҗек калыплары 5нче сыйныф татар теле (татар төркеме)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Җөмһүрияте Түбән Кама муниципаль районы Сухрау урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Кадрия Галимҗан кызы

5 нче сыйныф (татар төркеме)

Дәрес темасы: ИҖЕК КАЛЫПЛАРЫ.

Максат:

  1. Фонетика бүлеген өйрәнүне дәвам итү, сузык һәм тартык авзларны кабатлау, татар телендә иҗек калыплары дигән төшенчәне бирү, аңлату.Сүздәге иҗекләр саны сузык авазларга бәйле булуына ышандыру.

  2. Рус һәм татар телләрендә иҗектәге тартыкларның янәшә килүен чагыштыру.

  3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Материал: Интерактив такта, ноутбук, карточкалар, таблица, Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен) Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова Казан "Мәгариф"нәшр. 2009.

Дәреснең план - конспекты.

  1. Сыйныфны дәрескә оештыру, уңай психологик хәләт тудыру.

Деҗур укчының җавабы.

II .Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

Әйдәгез әле сезнең белән авазлар иленә сәяхәт ясап алыйк.

Таар телендә ничә сузык аваз бар? (12)

Алар ниндиләр?

Санап чыгалар. Нечкә һәм калын сузыклар, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар бар.[А,О,О,У, Ы, Ы]

[Ә ,Ө, Ү, Э(Е) Э И]

Ә ничә тартык аваз бар? 28.

Әйдәгез әле "Кайсы артык" уены уйнап алыйк!

[Д, З, С, Н, Г] С артык, чөнки саңгырау,

[К, Т, П, Ф, Р] Р артык, чөнки яңгырау.

Димәк, татар телендә нинди тартыклар бар инде?( яңгырау һәм саңгырау).Ә рус телендә ничек атала ? Глухие, Звонкие согласные.

Санап чыгасыңмы?

[Б]-[П] [ Л] [Ц]

[В]-[ф] [м] [ Щ]

[Г]-[к] [н] [Х]

[Гъ]-[къ] [ң] [Һ ]

[З]-[с] [р] [' ]

[Ж]-[ш] [й]

[Җ]-[ч] [ W]

[Д]-[Т]

Бер шигырь укыйбыз.

Черки әйткән: "Бу дөньяда

Миннән батыр беркем юк.

Һичкемнән дә курыкмыйм мин,

Башым - калкан, борыным - ук". (Ф.Яруллин)

Черки нәрсә ул? Ул озынборын - комар. Сез тагын нинди бөҗәкләр беләсез? Чебен, кигәвен, кырмыска.һ.б.

Дәфтәрләрне ачабыз, число язабыз.

Бер юл буш калдырабыз, кызыл юлдан Черки сүзен язабыз, сүзгә фонетик анализ ясыйбыз.

Тактада бер бала яза.

Черки-[чэр-ки] 4 х., 4 ав.,2 иҗ.

[ч]-саң.т. ав., яңг. Пары[ җ];

[э]- нечкә суз.ав.ирен-мәгән, пары [ы]

[Р]- яңг. тар. ав., сонор,

[к]-саңг.тар.ав., яңг.пары [ г]

[и]- нечкә суз.ав., ирен- мәгән.

Сүз сингармонизм законының рәт гармониясеә буйсынган.

Бар: е- [э]

Сүздә тартык авазларны Т, сузык авазларны С хәрефе беән билгеләгез.Иниди схема чыгар икән?

ТСТ- ТС. Сүздә ничә сузык бар? 2. Ничә иҗек бар? 2 .

Һичкемнән сүзендә ничә иҗек бар? 3. Ничә сузык аваз бар? 3.

ТСТ-ТСТ-ТСТ (ябык иҗек)

Димәк, сүздә ничә сузык аваз була, шулкадәр иҗек була.

А-па -С-ТС.( ачык иҗек)

Иҗекләр ике төрле була: ачык иҗекләр, ябык иҗекләр.

Әгәр иҗек сузык авазга бетсә ул ачык, тартык авазга бетсә ул ябык дип атала.

Бу схемалар безнең иҗек калыплары дип атала. Татар телендә алар алты төрле.

1.С: Ә-бИ; 4. ТС: ка-ла

2. СТ:.ал- ка; 5.ТСТ: сал- ды

3. СТТ: әйт - те 6.ТСТТ: көрт

Дәресебезнең темасы: Иҗек калыплары . Дәфтәрләргә язып куегыз.

III Физкультминут: Җил исә,исә, исә,

Агачларны селкетә,

Җил тына ,тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

IV Күнекмәләр өстендә эш

Китаптан күнегүне укыйбыз, дәфтәрләрдә эшлибез.

Укучылар берәм-берәм тактага чыга.

Физ-минут. Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды.

Без хәзер ял итәбез

Аннан эшләп китәбез.

V Өй эше. Һәрбер калыпка 2 шәр мисал язып килергә.

VI Рефлексия.

Без бүген нәрсә турында өйрәндек? Иҗек калыплары турында. Алар нинди була? Ачык һәм ябык.

Татар теленә алар ничә төрле? 6 төрле.

VII Бәя бирү. Укучылар барыгызга да рәхмәт!



© 2010-2022