Урок по татарскому языку “Рәхәт тә соӊ!” (9 класс)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. "Рәхәт тә соӊ!"Ф.Яруллин . (9 класс, Р.Р.Нигъмәтуллина)

Максат.

1. Ф.Яруллинныӊ "Рәхәт тә соӊ!" шигыре белән таныштыру.

2. Шигырьнеӊ төп эчтәлеген аӊларга өйрәнү; исемен, авторын әйтә белү

3.Укучыларны актив аралашуга тарту.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,аудиодиск.

Дәрес барышы.

Ι Оештыру өлеше. (психологик уңай халәт тудыру)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, укытучы апа!

  • Исәнмесез, кунаклар!

  • Бүген ничәсе?

  • Бүген атнаның нинди көне?

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Сыйныфта кем юк?

  • Һава торышы нинди?

  • Хәзер елның нинди фасылы?

  • Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)

II Актуальләштерү.

  1. Аудирование.

-Повторите эти слова, добавляя каждому существительное по смыслу:күӊелле..., матур ..., шат ..., кояшлы ...., яӊа ....,

-Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными.

Укучылар, өлкән, чәчәкләр,шат, һава торышы, дуслар, күрешә, мәктәп .

- Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Мәктәп, укучы, укытучы, дәреслек, такта, акбур, кибет, дәрес.

2.Өй эшен тикшерү.

Дәреслек, 6 нчы бит, 3 нче күнегү.

Мәктәптәге беренче көн турында сөйләү.

ΙΙΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Шигырьне тыӊлау.

Ук. -Шигырьдә нәрсә/кем турында сүз бара?

- Вакыйга кайда/кайчан бара?

-Балалар мәктәпне яраталармы?

- Моны кайсы юллар күрсәтә?

- Алар нишлиләр? (Күп сораулар бирәләр)

- Бу сорауларга кемнәр җавап бирә?

- Балаларга мәктәптә рәхәтме?

2.Дәреслек буенча эш. (6 бит 7 күнегү)

- Укучылар укытучыларга нинди сораулар бирәләр?

-Сорауларга русчага тәрҗемә итегез.

- Бу сорауларга кайсы дәресләрдә җавап табарга була?

- Сез кайсы сорауларга җавап бирә аласыз?

(1-2 укучыдан шигырьнеӊ кыскача эчтәлеге сөйләтелә)

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Хәзерге заман сыйфат фигыльне кабатлау.

-Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(-учы,-үче)

- Нинди җөмлә кисәге булып килә?(аергыч)

-Нинди укучы?(күп белергә теләүче, уйларга яратучы...)

6 бит 8 күнегү.

Татарчадан русчага тәрҗемә итегез. Сез бу фикерләр белән килешәсезме?

а) Гадәттә, акыллы, тырыш, күп белергә теләүче, уйларга яратучы балалар күп сорау бирәләр.

б) Укытучылар күп сорау бирүче, бөтен нәрсәне дә аӊларга тырышучы балаларны яраталар.

6 бит 9 күнегү.Рәсем буенча эш.

  • Сезнеӊчә бу нинди балалар?

  • Алар яхшы укыймы икән?

  • Ни өчен шулай уйлыйсыӊ?

УЕН. Мәкальне яз. (Һәр төркемгә мәкальгә туры килә торган сүзләр язылган карточкалар бирелә.Укучылар шул карточкалар ярдәмендә мәкальне җыярга тиеш).Рус телендә нинди охшаш мәкальләр беләсез?

Белмәү оят түгел, белергә теләмәү оят.

Акыл байлыгы - бетмәс байлык.

Көчле кеше берне егар, белемле кеше меӊне егар.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Йомгаклау.

Ук. Димәк, белем ул - зур байлык.

V Өй эше

7 нче бит, 13нче күнегү.

VI Йомгаклау

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Без нәрсә турында укыдык?

VII Билгеләр кую



© 2010-2022