Теләк белдерү формалары: инфинитив+ телим төзелмәсе

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәрес конспекты

(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)

ТЕМА:Теләк белдерү формалары:инфинитив+ телим төзелмәсе.

Максат:

1. «Инфинитив+телим" структурасы мисалында кагыйдә чыгару өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларда тәнкыйди фикерләү, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, төркемдә эшли белү, яңа белемнәрне төзү адымнарын билгели белү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.

3. Уңышка ирешкән шәхес булу өчен яхшы уку кагыйдәләренең мөһимлеген аңлау.

УМК. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 7 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) - Казан: Татармультфильм, 2014.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Җиһазлау: проектор, ноутбук,презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр, магнит такта.

Дәрес тибы:яңа белемнәрне формалаштыру.

I. Оештыру өлеше.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

-Исәнмесез, укучылар.

-Исәнмесез. -Хәерле иртә!

-Иптәшләрегез белән дә исәнләшегез әле.

  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны болгау)

Укытучы:

  • Утырыгыз,укучылар.

Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

2 нче слайд

II.Өй эшен тикшерү.

  • Әйдәгез, укучылар өй эшен тикшереп алабыз. Сез ике сорауга өчәр җөмлә белән җавап язырга тиеш идегез. Җавапларны игътибар белән тыңлыйбыз.

1 нче сорау: Мин өйдә нишли алам?

2 нче сорау: Мин мәктәптә нишли алам?

III.Актуальләштерү.

3 нче слайд

1.Фонетик күнегү. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлап баралар һәм карточкалар күтәрәләр (нечкә әйтелешле сүз - яшел төс, калын әйтелешле сүз - кызыл төс).

Сүзләр: ялкау, әдәпле, тырыш, хезмәт, ярдәм, ягымлы.

4 нче слайд

2.Аудирование. Шигырь юлларын кабатлату.

Укырга теләк кирәк,

Теләксез янмый йөрәк.

Сорау бирү: шигырьдә кайсы сүзләр рифмалаша? (кирәк - йөрәк). Шигырне тәрҗемә итегез әле. (Чтобы учиться, нужно желание. Без желания и сердце не горит). Шигырьдә төп сүз нинди дип уйлыйсыз? Теләк-желание.

5 нче слайд

IV. Яңа материалны аңлату.

Укытучы: - Дөрес, укучылар теләк (желание) кешегә бик кирәк. Бүген дәрестә без сезнең белән үз теләгегез турында ничек дөрес әйтү турында сөйләшәбез. Ләкин сез миңа булышырга тиеш.

Иң башта инфинитив турында искә төшереп үтәбез. Мин сезгә альбом битләрен бирәм, анда уртада инфинитив сүзе язылган, сез аның турында нәрсә беләсез, шуны язасыз. (Токин Мэт) Укучылар үзенең җавапларын әйтеп чыга.

6 нчы слайд

- Ә хәзер инфинитивка мисаллар язабыз (Джот Тотс). Аннары һәрбер команда икешәр инфинитив тактага чыгып яза. Инфинитивларга сорау куела. Нишләргә? Исебезгә төшерик әле, без сезнең белән бүген үз теләгебез турында әйтергә өйрәнергә тиеш. Шуның өчен безгә бер сүз кирәк -ТЕЛИМ. Телим (Хочу) сүзе нишләргә сүзе янына язылып куела һәм тәрҗемә ителә -Что хочу делать? 7 нче слайд Укучылар тактадагы инфинитивларны телим сүзе белән кушып укыйлар һәм тәрҗемә ясыйлар. Инфинитив+телим төзелмәсе фигыльнең башлангыч формасы + -рга/-ргә, -ырга/-ергә аффикслары һәм телим сүзе ярдәмендә ясала. Нишләргә телим соравына җавап бирә. 8 нче слайд

- Укучылар, сез нишләдегез?

- Тема буенча кагыйдә чыгардык.

Аннары китаптан 52 нче биттәге кагыйдә укыла. Тактадан мисалларны дәфтәргә язалар.

V.Ныгыту.

- Ни өчен инфинитив+телим структурасын белергә кирәк?

- Үз теләгебез турында әйтү өчен.

- Дөрес, укучылар.

52 нче бит, 2 нче күнегүне телдән эшләү.

  1. Я хочу учиться. 2. Ты хочешь стать летчиком? 3. Он хочет петь на концерте. 4. Мы хотим идти в лес. 5. Вы хотите играть в хоккей?

6. Они хотят ехать в Москву.

Физкультминутка. (МИКС ФРИЗ ГРУП). Пауза уен формасында үтә. Алып баручы билгеләнә (иң озын буйлы укучы). Ул күзләрен йома һәм түгәрәк уртасына баса. Балалар аның тирәсендә әйләнәләр. Музыка туктагач, алып баручы укучыга күрсәтә. Аңа сорау бирә һәм аның уйларын "укый" торган эшләпәне башына кидерә. Слайдта укучы нәрсә әйтергә тиеш икәне күрсәтелә. Мәсәлән, сорау-син бүген өйдә нишләргә телисең? Слайдта-"Чиләк һәм швабра" .Укучының җавабы: Мин бүген өйдә идән юарга телим.

Сораулар:

-Син Яңа елда кем булырга телисең?-слайд "Шүрәле"

-Син концертта нишләргә телисең?-слайд "Биюче"

-Син туган көнгә нәрсә пешерергә телисең?-слайд "Чәкчәк"

-Син каникулда кая барырга телисең?-слайд "Казан"

Кем слайд буенча җавап бирә, шул уенның алып баручысы булып билгеләнә.

Хәзер без сезнең белән "Кар өеме" уенын уйнап алабыз. Сез барыгыз да мәктәпкә уку теләге белән киләсез, шуңа күрә сезгә җавапны тулылындыру өчен УКЫРГА ТЕЛИМ төзелмәсен бирәм. (укучылар магнит тактага берәр сүз өстиләр һәм шул төзелмә нигезендә җөмлә төзиләр).

V. Йомгаклау.

Безнең теманы йомгаклау өчен сезгә рецепт язырга тәкъдим итәм.

Теләк белдерү рецепты.

Балалар командада төрле рецептлар язалар, аннары рецептлар укыла, ошаган рецепт кагыйдәләр дәфтәренә языла.

  • Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя?

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам-5(яшел төс)

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-4(кызыл төс)

  • Әйбәт эшлим, ләкин миңа тагын ярдәм кирәк.-3(сары төс)



VI. Өй эше.

"Супермалай" хикәясен инфинитив + телим төзелмәсен кулланып үзгәртергә.

  • Теләк булса, уңышлар да булыр!Сау булыгыз, укучылар!











Үзбәя таблицасы

Эш төре

Балл

Максималь балл

1

Өй эшен тикшерү (проверка д/з)

6

2

Фонетик күнегү (фонетич. упр.)

2

3

Шигырь өстендә эшләү (работа над стихотворением)

2

4

Теманы чыгару (определ. темы)

5

5

2 нче күнегүне телдән эшләү (вып. 2 упр.)


2

Гомуми балл (общий балл)

15

Билге ( оценка)

Бәяләү (оценивание):

13-15 балл - "5"

10-12 балл - "4"

7 -9 балл - "3"


Үзбәя таблицасы

Эш төре

Балл

Максималь балл

1

Өй эшен тикшерү (проверка д/з)

6

2

Фонетик күнегү (фонетич. упр.)

2

3

Шигырь өстендә эшләү (работа над стихотворением)

2

4

Теманы чыгару (определ. темы)

5

5

2 нче күнегүне телдән эшләү (вып. 2 упр.)


2

Гомуми балл (общий балл)

15

Билге ( оценка)

Бәяләү (оценивание):

13-15 балл - "5"

10-12 балл - "4"

7 -9 балл - "3"


Үзбәя таблицасы

Эш төре

Балл

Максималь балл

1

Өй эшен тикшерү (проверка д/з)

6

2

Фонетик күнегү (фонетич. упр.)

2

3

Шигырь өстендә эшләү (работа над стихотворением)

2

4

Теманы чыгару (определ. темы)

5

5

2 нче күнегүне телдән эшләү (вып. 2 упр.)


2

Гомуми балл (общий балл)

15

Билге ( оценка)

Бәяләү (оценивание):

13-15 балл - "5"

10-12 балл - "4"

7 -9 балл - "3"



ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы

ялкау

әдәпле

тырыш

хезмәт

ярдәм

ягымлы



© 2010-2022