Эссе на тему Я-учитель

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин - укытучы. Укытучы - белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Гыйлем - күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын таратыр, дөнья көтү юлларын өйрәтүче олы көч, акыл ул. Мин көн саен узган сукмак - мәктәп белән гаилә арасын бәйләп торган изге юл. Шушы юлда дөреслекне күрсәтүче дә без - укытучылар.

Еллар үткән саен, үткәндәге мәктәбем, остазларым һәм аларның дәрес бирү ысуллары ешрак исемә төшә. Хатирәләр мине үткәннәргә алып китте. Һәрбер кеше истәлекләр белән яши бит. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, үткәннәрне үзендә саклаган вакыт сандыгын ачам.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Көтә-көтә арып беткәнем.

1 нче сентябрь. Сарман районының Чукмарлы урта мәктәбе. Данлыклы, абруйлы, бай тарихлы мәктәп сабыйларга ишекләрен ачты. Менә минем беренче укытучым - Тихонова Флера Фатыйх кызы. Аның нурлы күзләре, җылы куллары, ягымлы сүзләре мине беренче минуттан әсир иттеләр. Олы йөрәкле укытучымның хезмәте үрнәк булып тора, биргән төпле, тирән белемнәре тормышымда якты маяк булып саклана, миңа һәрвакыт ярдәм итә. Флера Фатыйховнаның дәресләренә ашыга-ашыга килүләрем, биргән сорауларына җавап эзләүләрем, еллар үтсә дә, әле дә исемдә. Әлбәттә, беренче укытучымның һөнәр сайлавымда этәргеч булуы турында әйтми мөмкин түгел. Мондый укытучыда белем алу - үзе бер бәхет!

Мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты дәресләренең мине үзенә тарта торган сере булганын хәтерлим. Бу дәресләрне мин зарыгып көтеп ала идем. Әдәбият дәресләрендә үземне әкияткә эләккән кебек хис итә идем, герой язмышлары күңелем аша үтә иде.

Мәктәп еллары, шаулы мәктәп еллары... Кая ашыгасыз? Көн артыннан көн үтте. Мин - 11 нче сыйныф укучысы. Алда бер ел мәктәп тормышы, чыгарылыш имтиханнары. Тормыш дәрьясы...

Нишләргә? Кая укырга керергә? Әлеге сораулар биләп ала һәр кешене. "Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала," - дигән атаклы драматург Кәрим Тинчурин. Мин дә кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Шуңа күрә Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле факультетына укырга кердем. Күз ачып йомганчы, биш ел узып та киткән. Кулымда диплом, мин - югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1998 нче елны Түбән Кама шәһәренең 29 нчы урта белем бирү мәктәбенә эшкә урнаштым.

Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне?! Белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы, һәр кешенең язмышында тирән эз калдыручы остаз ул!

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырылып килгән, безнең өчен кадерле булган гыйлемне балаларга өйрәтү - бик тә җаваплы эш. Хәтер сандыгында үткәргән беренче дәресләрем. Дулкынлану, шул ук вакытта сүзләр белән генә аңлата алмаслык хис-кичерешләр. Миңа караган күзләр... Сабыйлар күзләре. Һәркайсының үз хыялы, үз дөньясы. Минем бурычым - шушы балаларны чын шәхес итеп тәрбияләү.

Бүгенге көндә XXI гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле формалары аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль

һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар, көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Уйлана торгач, мин үстерелешле фикерләү технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым.

Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күреп, төзәтеп үсешкә ирешә.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү - минем төп педагогик фикерем.

Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә. Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә шактый.

Укытучы... Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, тимерче дә, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Минем хыялым, эшемнең мәгънәсе - игелекле, шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар үстерү. Тормыштагы сынауларны үтә белү, куйган максатларыңа ирешү, башкаларга үрнәк булу, әлбәттә, җиңел түгел. Моның өчен сабыр булырга кирәк. Тырыш, миһербанлы кешеләр генә изге гамәлләр кыла, тирән эз калдыра ала. Минем укучыларым да, шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табып, бәхет-сәгадәттә яшәсәләр иде дигән өметтә калам.


© 2010-2022