Урок по татарской литературе на ему Труд-красит человека

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше.

Максат: 1)Укучыларның сөйләп телен баету; 2)аңлап уку,сәнгатьле сөйләү осталыкларын

арттыру;4)хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү,һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Җиһазлау: С.И.Ожеговның сүзлеге, презентация"Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше",

дәреслек 9 сыйныф,Ф.С Сафиуллина, К.С Фәтхуллова, аудиоязма М. Җәлил "Имән"


Дәрес барышы.

1.Оештыру. 1.Бүген кем кизү?

2 .Бүген көн нинди?

2.Фонетик күнегү.

һ: һөнәр:җ-җаваплы,х-хөрмәтле,ө-мө-мөмкинлек, ә- тәкъдим, ү-тә-үтәү.

3.1 М.Җәлилнең"Имән "шигыре тыңлана.

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә,эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

Уж если живёт человек-

Пусть память продлит его век.

Пусть каждый оставит свой след-

Глубокий на тысячу лет.

3. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Җирдә һәр кеше нинди дә булса якты эз, кирәкле эш калдырырга тиеш.

Хезмәтнең тормышта әһәмияте бик зур.

4.Дәреснең темасын дәфтәрләргә язалар.

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше.

5.Кроссвордны чишү.

1)М.Җәлилнең һәм Г.Тукайның Казанда бар?

2)Агачтан да,таштан да

Төзи аны кешеләр.

3)Җәен соры,кышын ак

Аңа шулай яхшырак.

4)Башы тарак,

Койрагы урак

Кычкыртса быргысын

Уята барысын.

5)Сорыдыр төсе,үткендер теше

Урманда йөри,сарыклар аулый.

- Нинди сүз килеп чыкты?

"Һөнәр"

- Һөнәр-сүзенең синонимнарын әйтегез.

Эш,кәсеп,хезмәт.

- Ә нәрсә соң ул һөнәр?

(аңлатмалы сүзлектән карыйлар)

- Профессия-это у людей основной род

занятий,трудовой деятельности. Һөнәр-ул

кеше хезмәтле һәм эшчәнлегенең төп төре.

- Кем белә? Нинди һөнәрләр бар икән?

(слайдлар ярдәмендә дә,соңыннан үзләре дә

әйтәләр)

-Әйтегез"Кем нәрсә белән бәйле?(слайд).

-Кем нәрсә эшли?"(слайд)

- җөмләләр төзегез.


  • .Әйе,без бик күп һөнәрләр беләбез.Сезгә өй

эше итеп"Әти-әниемнең һөнәре"дигән хикәя

язып килергә бирелгән иде.(укыйлар).


  • Әйе,һөнәрләр бик күп. Менә сезнең әти-әниләрегезнең дә

һөнәрләре белән танышып киттек.

Кайсын гына алсак та,аларның һәрберсе

җәмгыятебез өчен бик кирәкле.Һөнәре булган,

кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны,

үз юлы,үз һөнәр җимешләре була.

Дөрес,без бик катлаулы заманда яшибез.

Көннән-көн эшсезлек,инфляция арта.

Кем көчле,шул бай дибез.Ләкин бу алай түгел

Әгәр шулай уйласак,без киләчәкне ямьле,

матур итеп күрә алмыйбыз.Нинди генә чорда яшәсәк тә,

без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез

"Тырышкан табар,ташка кадак кагар"дигән мәкаль һөнәр белгән һәр

кешегә туры килә.Һөнәрегез булса,авырлыктан курыкмассыз, эш яратсагыз ,

сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.


  • .Әйдәгез әле,сез үзегез һөнәрләр турында мәкальләрне беләсезме икән?

"Дәвамын әйт" уенын карап китик.

  • Эш турында без нинди шигырьләр өйрәндек әле, укучылар?

(Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигырен сөйлиләр)

  • Физик һәм акыл хезмәте була.

(карап китү ,слайд 12)

  • Һөнәрләрне эш кораллары ярдәмендә әйтегез.(слайд13)

  • Сүзлек эше.

Ошый-нравится

Аптырап калды-растерялся

Киресенчә-наоборот

Кызыга-завидую

Димәк-значит

Игелекле-добродетельный

Сайла-выбирай

Шәхси-личный (-ая,-ое)


  • Шул сүзләрне кулланып,җөмләләр төзиләр.

- Физкультминут"Чайкала иген кырлары" җырын җырлау.

- Дәреслек белән эш.92 бит.

а) текстны уку һәм тәрҗемә итү.

б) сорауларга җаваплар бирү.

- Сөйләшү үткәрелә.

-Синең яраткан шөгылең бармы?

-Син киләчәктә кем булырга телисең? (1-2 пар үзара сөйләп карый)

- 1-2 укучы үзләренең һөнәрләренә реклама ясыйлар.

- Электрон почта аша безгә бер хат килгән

Әйдәгез,аны укып чыгабыз.Һәм сез,Светага

нинди киңәш бирер идегез.

Хатны уку

" Минемчә , һөнәр сайлау- кешенең шәхси эше. Кеше үз алдына максат куя һәм гомере буе аңа ирешергә омтыла. Һөнә сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлеген яхшы белергә тиеш. Миңа сәяхәт итү бик ошый. Мине төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә булу, башка халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу кызыксындыра. Ләкин максатка ирешү шактый кыен, чөнки тормышта төрле каршылыклар килеп чыга. Аларны хәл итәргә кирәк. Иң зур проблема-әти җеләг әни фикере. Әниемнең теләге-мине хисапчы итү. Ләкин минем гомерем буе тузанлы кәгазьләр арасында утырасым килми. Минемчә, андый кешеләр еш авырый. Мин нишләргә тиеш, шуны төгәл белмим."

-Һөнәр сайлау Светаның үз эшеме?

-Ә сезнеңчә һөнәр сайлау шәхси эшме?

(Үз фикерләрен әйтәләр)

  • . Бүген без һөнәрләр турында сөйләштек

Һөнәрләр бик күп.Һөнәр сайлау -һәр кеше

өчен бик әһәмиятле һәм җаваплы эш.Хезмәтле

кеше генә-хөрмәтле була ала.Сез үз мөмкинлекләрегездән

чыгып,әти-әниләрегезнең киңәшләрен истә

тотып,тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз дип ышанам

6.Йомгаклау.Ф.Зыятдинованың "Сукмак"шигырен сөйләү белән дәрес тәмамлана.

7.. Өй эше."Киләчәктәге хыялым"хикәя язып килергә

(көндәлекләргә билгеләр кую)

© 2010-2022