• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарской литературе на тему Моабит дәфтәрләре-Җәлил иҗатының югары ноктасы. (9класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Моабит дәфтәрләре-Җәлил иҗатының югары ноктасы. (9класс)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



"Моабит дәфтәре" -

Җәлил иҗатының югары ноктасы























Тема. "Моабит дәфтәре" - Җәлил иҗатының югары ноктасы.

Дәреснең максаты.

  • Укучыларның сөйләм телен үстерү, әдәбият буенча белемнәрен киңәйтү.

  • Герой шагыйрь М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" иҗатының югары ноктасы булуына төшендерү. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

  • Укучыларда Туган илне чиксез ярату хисенә аңлы караш, тәрбияләү.

Дәреснең җиһазланышы.

1. М. Җәлил портреты, 31 нче том М. Җәлил. Сайланма әсәрләр, "Моабит дәфтәре" шигырьләр җыентыгы, китаплар күргәзмәсе, плакат, картина.

2. Проектор

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру.

Дәрес планы.

1. Юллар, юллар! Мине туган йорттан

Аерып ерак алып киттегез.

2. Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да

Менә шундый каты аяусыз!

3. Мин тез чүкмәм, катыйль синең алда...

4. Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.

Без Җәлил кебек бөек шагыйрьлшребез белән горурланабыз. Аның бөеклеге еллар үткән саен ачыла һәм таныла. Муса Җәлилнең шигырьләре аңа хас сыйфатларны күзалларга ярдәм итәләр. Бүгенге дәресебез дә батыр шагыйребез Муса Җәлилгә багышланыр. Барыбызга да уңышлар телик.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Үтелгәннәрне искә төшерү өчен түбәндәге сораулар экранда күрсәтелә:

  • Җәлилнең иҗаты ничә чорга бүленеп өйрәнелә?

  • Ни өчен сугыш чоры тагын ике чорга бүленә?

  • Җәлилчеләр оештырган оешманың исеме ничек дип атала?

  • Аларны кем сата?

  • Җәлилчеләрне нәрсәдә гаеплиләр?

  • Ничәнче елда һәм кайда аларга суд була?

  • Хөкем карары ничәнче елда һәм кайда тормышка ашырыла?

Җаваплар чагыштырыла.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Харрас Әюповның "Юксыну" шигыре аудио язмада тыңланыла.

Укучылар, шигырьдә нәрсә турында сөйләнелде? (Дәфтәр, "башы киселгән" шигырьләр)

  • Дәреснең темасына игътибар иттерелә.

  • Укытучы "Моабит дәфтәрләре" нең Туган илгә кайту тарихы белән таныштыра.

  • Эпипроектор белән эш алып барыла.

(М.Җәлилгә багышланган стенд буенча укучылар сөйли).

Габбас Шәрипов 1944 нче елда Тегель лагерена күчерелә, дәфтәрне үзе белән алып чыга. Монда Әмир Үтәшев һәм Нигъмәт Терегулов белән таныша. Дәфтәр Н.Терелугов кулына күчә. Ул исән кайта һәм 1946 нчы елда Казанга килеп Р.Алишка тапшыра. Әкияттәге "Серле йомгак " 1946 нчы елда сүтелә башлый.

Икенче җыентык 1947 нче елда Бельгия кешесе, А.Темерманс тарафыннан Совет илчелегенә тапшырыла. Шигырьләр 1953 нче елның 25 апрелендә Мәскәүдә чыгучы "Литературная газета" битләрендә басыла.

"Моабит дәфтәре" циклы тематикасы бик бай һәм жанр ягыннан төрлелеге белән аерылып тора.

  • Туган илне сагыну һәм зурлау;

  • Ирекле булуның зур бәхет булуы;

  • Фашизмның кансызлыгын, ерткычлылыгын ачу.

"Сатлык җан" дигән тамга бетерелә.

  • Укучыларның фикерләре тыңланыла;

  • Константин Симоновның сүзләре китерелә: "Муса Җәлилнең тормышы безнең әдәбият тарихыннан аерылгысыз..."

IV. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, гомумиләштерү.

"Җырларым", "Кичер илем!", "Бүреләр", "Ышанма", "Күршеләр", "Хәдичә" шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп укыйлар һәм анализ ясыйлар.

  • Дәфтәрләрдә эш.

Укучылар үз фикерләрен дәфтәрләргә язалар.

Ял моменты: "Моңлы бер җыр" пьессасыннан(Т.Миңнуллин) "Сибелә чәчәк" җыры тыңлана.

V. Йомгаклау өлеше.

- Бүгенге дәрестән сез нинди тәэсирләр алдыгыз?

- Ни өчен "Моабит дәфтәрләре" шагыйрь иҗатының югары ноктасы дип әйтәбез? Мисаллар белән аңлатыгыз.

- Бу җыентыкның Туган илгә кайтуы Җәлилгә һәйкәл кую булды. Ни өчен? 1956 нчы елда шагыйрьгә (үлгәннән соң) Советлар Союзы герое исеме бирелә, Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Тактага язылгпн Ренат Харис сүзләре китерелә:

Без батырлык эзләп яшәмибез.

Батырлыкка ләкин без әзер-

Кирәк булса, үлемебез белән

Ныгытырбыз илне, бизәрбез!

Җәлилчеләр кебек! -

Еллар аша

Үрнәкләре тора яктырып...

VI. Укучыларның җавапларын бәяләү.

VII. Өй эше.

1. "Батырлык турында" шигырен яттан өйрәнү.

2. "Моабит дәфтәре" җыентыгыннан юмористик шигырьләрен уку һәм анализга әзерләнү.

© 2010-2022