- Преподавателю
- Другое
- Татар теле һәм инглиз теленнән бинар дәрес конспекты: Җөмләләр төзү. Җөмләдә фигыльнең урыны
Татар теле һәм инглиз теленнән бинар дәрес конспекты: Җөмләләр төзү. Җөмләдә фигыльнең урыны
Раздел | Другое |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Сахбеева Э.И. |
Дата | 13.02.2016 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
ФИО: Сәхбеева Эльвира Илдус кызы, Назмутдинова Резеда Ринат кызы
Эш урыны: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе"
Сыйныф: 3 Б
Фән: татар теле + инглиз теле
2013 ел
ТЕМА: Җөмләләр төзү. Җөмләдә фигыльнең урыны.
Verb in the sentence.
МАКСАТЛАР:
1. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү. Җөмләдә фигыль урынын билгеләү.
Актуализация навыков употребления грамматических структур (глаголы).
2. Укучыларның лексик - грамматик күнекмәләрен камилләштерү. Дөрес сөйләм, язу күнекмәләрен үстерү.
Развитие лексико-грамматических навыков.Совершенствование навыков орфографии.
3. Табигатькә мәхәббәт, телләргә кызыксыну тәрбияләү.
Воспитание уважительного отношения к культуре и языку страны изучаемого и родного языка.
ҖИҺАЗ: проектор, биремле карточкалар, компьютер, "EnglishIII", "Татар теле" 3 сыйныф дәреслекләре.
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
I. Оештыру моменты
-
Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.
-
Максатлар белән таныштыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-
Өй эшен тикшерү.
III. Яңа тема аңлату.
-
Сүзләр белән эш.
-
Сүзләрдән җөмләләр төзү.
IV. Ныгыту.
-
Җөмләләр өстендә эш.
-
Рәсемнән хаталар табу.
V. Йомгаклау.
-
Өй эше бирү.
-
Билгеләр кую.
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
I. Оештыру моменты
-
Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар,
Матур үтсен көнегез!
Төрле - төрле телләрне
Өйрәнергә килдек без!
-Good morning dear boys and girls. Good morning, good morning
Good morning to you
Good morning , good morning
Iam glad to see you!
I am very glad to see you too. Sit down , please.
-
Укучылар, әйдәгез, бер - берегезгә хәерле иртәләр теләп, елмаеп, дәресебезне башлап җибәрик. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.
Матур язу минуты: А а Ә ә әни алма
-
Һәр дәрестә куллана торган, бүген дә онытмаска тишле, нинди өч кагыйдә бар? Шуны искә төшерик. (слайд №1)
-
Максатлар белән таныштыру.
-
Укучылыр, бүген безнең дәресебез гади генә түгел, ә татар теле белән инглиз теле бергә бәйләнеп барачак. Шуңа күрә, сездән зур игътибарлылык һәм активлык сорала.
-
Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп теманы билгеләп карыйк. Моның өчен, алдагы картинага карыйбыз. (слайд №2, №3)
-
Well, we know there are four seasons in the year. Let's name them(winter, spring, summer, autumn)
-
Now, look at the board, please.
-
What season can you see?
-
What does he wear? What does he do?
-
What is this season?
-
What does she do?
-
What is this season?
-
What does he wear? What does he do?
-
What is this season?
-
What does she do? (where is the verb?)
-Well done, thank you.
-
Бу нинди ел фасылы? Малай нишли?
-
Бу нинди ел фасылы? Кыз нишли?
-
Бу нинди ел фасылы? Әти нишли?
-
Бу нинди ел фасылы? Әни нишли?
-
Димәк, тема буенча нинди фикерләр барлыкка килде? (ел фасыллары турында, эш төрләре турында...)
-
Үз фикерләрегезне, сез, нәрсә ярдәмендә белдердегез? (җөмләләр төзеп белдердек)
-
Малайның, кызның, әтинең, әнинең эшен нинди сүз төркеме ярдәмендә белдердегез? (фигыль ярдәмендә)
-
Ә инглиз телендә нинди сүз төркеме ярдәмендә белдерелә? Димәк, фигыль инглиз телендә ничек яңгырый?
Нәтиҗә: Әйе, җавапларыгыз дөрес. Без сезнең белән бүген дәрестә җөмләләр төзербез, фигыльнең җөмләдәге урынын билгеләрбез.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-
Өй эшен тикшерү.
(алдан бирелгән диалогларны яттан сөйләргә: татарча, инглизчә)
-Now let's check your homework and recite your dialogues.
-Well done . Can you tell me what season is there in the dialogue?
-Yes, right you are. It is summer. And what is the tatar for 'summer ' (җәй)
Very nice. Let's try to find verbs in the dialogues( find and translate). Thank you very much.( слайд №3)
-
Диалогта нинди ел фасыллары сурәтләнгән? (инглиз: җәй, татарча: кыш)
-
Ә хәзер, татарча диалогтан фигыльләрне табыйк.
-
Татар теленең җөмләләрендә фигыль кайсы урында урнашкан? (җөмләнең азагында)
III. Яңа тема аңлату.
-
Сүзләр белән эш (телдән)
"Кию, киеп йөрү, ошый, бару, уйнау, йөзү, шуу (чаңгыда), шуу (тимераякта)"
-
Look at the board please again. Let's remember words and word combinations.( put on, wear, swim, go, like, play, ski, skate)
-
Сүзләрне хор белән уку
татар теле укытучысы - укучылар - инглиз теле укытучысы - укучылар
-
Thank you so much. And let's check how did you remember the words. You've got papers with English words translate the words and write them on stickers (пакет№1)
-
Сүзләрнең тәрҗемәсен табу (инглиз теле укытучысы сүзнең инглиз вариантын укый, укучылар татарча тәрҗемәсен табып, алдан әзерләнгән карточкаларга сүзләр белән стикерлар ябыштыралар. Эш азактан бергәләп тикшерелә.)
-
Сүзләр белән җөмләләр төзү (карточкалар белән эш, язмача)(пакет№2)
"Мин көзен мәктәпкә укырга барам."
"Без кышын малайлар белән хоккей уйныйбыз."
-I go to the swimming pool to swim.
-We play football in summer.
-
Һәр өстәлдә сүзләр белән конвертлар бар. Сезнең эшегез, сүзләрне дөрес тәртиптә куеп, җөмләләр төзү һәм дәфтәрләргә язу. 2 җөмлә татар телендә, 2 җөмлә инглиз телендә бирелгән. Җөмлә төзегәндә фигыльнең урынын онытмагыз. (укучылар җөмләләр төзиләр, дәфтәрләргә язалар)
-
Make up sentences, pleaseand write them down in your exercise books.
-
-Very nice. (время, место глагола)
-
Җөмләдә фигыльне билгеләү.
-
Беренче җөмләдәге фигыльне кем билгели? (барам)
-
Икенче җөмләдә? (уйныйбыз)
-
Ә хәзер татар телендәге җөмләләр белән инглиз телендәге җөмләрне чагыштырып карыйк. Сүз тәртибе буенча нинди аерма күрәсез? (фигыльләр төрле урында урнашканнар)
Нәтиҗә: Дөрес, татар телендә фигыльләр җөмләнең азагында килсәләр, инглиз телендә фигыль иядән соң ук ияреп килә.
IV.Физминутка.
-
I think you are tired a little . Let's have a rest. (инглиз һәм татар телендә үткәреле).
V. Ныгыту.
-
Җөмләләр өстендә эш (карточкаларда, язмача) (пакет№3)
-
Һәр вариантка инглиз телендә 3 җөмлә бирелгән. Сезгә бирем: фигыльләрне дөрес формага, урынга куеп, татарчага тәрҗемә итәргә. Фигыльләрнең асларына сызарга (эш дәфтәрләрдә башкарыла)
1-вариант: Без көз көне куртка киеп йөрибез.
We wear a jacket in autumn
Алар җәй көне футбол уйныйлар.
They play football in summer.
Мин кышын чаңгыда шуам.
In winter I ski.
2-вариант: Малайлар җәй көне футболка киеп йөриләр.
Boys put on a T-shirt in summer.
Алар җәй көне елгада йөзәләр.
They swim in the river in summer.
Саша кышын тимераякта шуа.
In winter Sasha skates.
3-вариант: Алар җәй көне волейбол уйныйлар.
They play volleyball in summer.
Лилия белән Лена музейга баралар.
Lilia and Lena go to the museum
Миңа 5 нче мәктәптә бик ошый.
I like my school very much.
-
Хәзер сезгә дөрес җөмләләр бирелә. Үз - үзегезне тикшерегез. (слайд №5)
VI. Йомгаклау.
-Well done. You did a great work today. What have we done at the lesson(read, write, translate think and answer) Thank you very much.
-
Укучылар, бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-
Фигыльнең җөмләдәге урыны турында нәрсәләр әйтә аласыз?
-
Өй эше бирү(слайд №7)
Татар теле: 121 нче бит, 5 нче күнегү (җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә, фигыльләрне билгеләргә).
Инглиз теле: 1) страница 97, упражнение 4 (выписать из предложения глаголы в двух формах);
2) страница 99, упражнение 9 (прочитать текст);
-
Билгеләр кую.