- Преподавателю
- Другое
- Конспект урока по татарской литературе на тему Батырлык (Подвиг)
Конспект урока по татарской литературе на тему Батырлык (Подвиг)
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Макарова И.А. |
Дата | 29.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Республика күләмендә рус төркемендә әдәбияттан ачык дәрес (фрагмент) күрсәтү
Тема: Батырлык. Ничек батыр булырга?
Сөйләм үстерү дәресе.
Максат: 1) батырлык сүзенең мәгънәсен аңлату;
2) Укылган әсәрләр һәм тормыш вакыйгаларына нигезләнеп батырлык турында сөйләшү;
3) укучыларны фикер йөртергә өйрәтү аша батыр кешеләргә карата хөрмәт- ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, эпиграф, батырлык төрләре язылган сүзтезмәләр, музыка, мәкальләр, шигырьләр.
Сүзлек эше:
Батыр-смелый, отважный,храбрый
Батырлык-смелость, героизм, мужество, подвиг
Вафат була-погибает
Коткара- спасает
Өмете өзелгәч- потеряв надежду
Көчле холыклы-сильный характером
Зарланмый-не ругает
Сатмаган- не продал
Рухи яктан көчле-сильный духом
Данлы- прославленный
Ихтыяр көче - сила воли
Дәрес барышы
-
Исәнмесез, укучылар. ( музыка яңгырый).
-
Исәнмесез, хәерле көн.
-
Безнең бүгенге дәресебез -сөйләм үстерү дәресе.
-
Тиздән нинди бәйрәм җитә?
-
Җиңү бәйрәме.
-
Безнең халкыбыз ни өчен җиңде дип уйлыйсыз?
-
Чөнки безнең халкыбыз - кыю, көчле, тырыш.
-
Без ветераннарның өйләренә йөрдек. Аларга бүләкләр бирдек, хөрмәт күрсәттек. Ни өчен?
-
Алар илебезне фашистлардан коткардылар.
-
Алар нинди кешеләр, куркакмы?
-
Юк, батыр.
-
Димәк без нинди темага сөйләшәбез?
-
Батырлык темасына.
-
Батыр сүзе нәрсәне аңлата?
-
Тәрҗемәсе- смелый, отважный.
-
Батыр кеше нинди була?
-
Батыр кеше бернәрсәдән дә курыкмый.
-
Ул авырлык килгәндә ярдәм итә.
-
Ә батырлык сүзен ничек аңлыйсыз?
-
Батырлык -смелость, храбрость.
-
Дөрес. Аңлатмалы сүзлектә батырлык сүзен болай аңлаталар:
-
1.Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык
-
2.Батырчылык, тәвәкәллек. (слайдта күрсәтелә). Ә русча...( бер укучы укый).
-
Укучылар, безнең тормышыбызда батыр кешеләр очрыймы?
-
Әйе.
-
Ягез әле, сезнең туганнарыгыз, дусларыгыз арасында батырлык эшләүчеләр юкмы?
-
- Күптән түгел ишеткән идем, бер абый үзенең гаиләсен янгыннан коткарган, ә үзе үлгән.
-
Бу гаилә батыры.
-
Ә мине авылдашым ел саен Сабантуй батыры була.
-
Бик яхшы. Бу-Сабантуй батыры.
-
Минем бабам сугышта катнашкан. Медальләр алган.
-
Бу - сугыш батыры.
-
Укучылар, ә хезмәт батырлары буламы?
Әйе. Эшләрендә яхшы эшләүчеләр. Планны арттырып үтәүчеләр - хезмәт батырлары.
-
Укучылар сез батырлык турында татар һәм рус язучыларының нинди әсәрләре белән таныштыгыз.
-
Мәсәлән рус язучысы М.Горькийның "Данко" хикәясен укыдык.
-
Монда батыр дип кемне саныйсыз?
-
Данконы.
-
Ни өчен?
-
Ул кыю, көчле, курыкмый.
-
Ул нинди батырлык эшли?
-
Кешеләрне урманнар аша алып чыга.
-
Ә кешеләрнең өмете өзелгәч, нишли?
-
Йөрәген ала да юлны яктырта?
-
Дөрес ул кешеләрне коткара, үзе вафат була. Бик көчле холыклы кеше була.
-
Тагын нинди әсәрләр укыдыгыз?
-
Платоновның "Юшка" хикәясен.
-
Монда нинди батырлык турында сүз бара?
-
Юшка - көчле характерлы. Ул берәүгә дә зарланмый.
-
Шикәр ашамый, чәй эчми. Акчасын ятим кызга җыя. Аны укыта. 25 ел шулай яши.
-
Кешеләр аны рәнҗетәләр, ул нигә зарланмый?
-
Ул мине кешеләр ярата.ди.
-
Дөрес. Мин бу дөньяга кирәкле кеше ди. Мине бит юкка гына тудырмаганнар, ди. Ә кешеләр миңа кычкырып, мине кыйнап, үзләренең хәлләрен җиңеләйтәләр ди. Мондый кешеләрне рухи яктан көчле, диләр!! Укучылар рәсем сезгә танышмы?
-
Бу Рафис Гыйззәтуллинның "Батырлык эшлисем килә" хикәясенә рәсем.
-
Андагы малайның исеме ничек?
-
Хәлим?
-
Вакыйга кайда һәм кайчан бара?
-
Яз көне елга буенда.
-
Малай батырмы?
-
Юк. Ул кызларны батырып коткарырга тели.
-
Кем батыр соң?
-
Кызлар.
-
Ә Хәлим батырлык эшли аламы?
-
Әлбәттә, эшли ала. Аңа тәртибен үзгәртергә һәм тырышып укырга кирәк.
-
Дөрес. Укучылар яхшы укый икән, актив, акыллы, җитез икән. Башкаларга ярдәм итеп торсалар, аларны - уку батырлары, диләр.
-
Сезгә өй эше итеп батырлык турында мәкальләр алып килергә кушылган иде, ягез әйтеп карагыз әле.
-
Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.(дага- подкова, яра- рана, шрам)
-
Герой не потерпит, чтобы при нем обижали.
-
Эт батырга өрер, куркакны тешләр.
-
Лучше хорошее оружие, чем плохой спутник.
-
Батырга яра да килешә.
-
Иногда и плохой стрелок попадает в цель.
-
Батырга үлем юк.
-
Ехал бы воевать, да лень вставать.
-
Куркак булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.
-
Кто бросает оружие, того не убивают.
-
Әйе, халык батырлык, куркаклык турында мәкальләр бик күп язган. Алар безне нәрсәгә өйрәтә?
-
Батыр булырга.
-
Рәсемдә кемне күрәсез?
-
Муса Җәлилне.
-
Ул нинди батырлык эшләгән?
-
Ул патриот, туган илебез өчен көрәшкән.
-
Тоткынлыкта шигырьләр язган.
-
Дөрес ул Туган ил батыры. Туган илен сатмаган. Аның шигырьләре аша туган иле өчен көрәшүе ачык күренә.
-
Безнең Диана аның рус телендә "Яшь ана" шигырен сөйләп үтәр.
-
Бу шигырьдә нинди батырлык турында сүз бара?
-
Сәрвәр яшь баланы тәрбияли. Үзе яшь килеш бала үстерә.
-
Укучылар без сугыш темасын юкка гына телгә алмадык. Тиздән Бөек Ватан сугышы беткәнгә 65 ел тула. Бу сугышта күпме кеше һәлак булган. Ә исәннәрен инде бармак белән санарлык. Җирдә сугышлар булмасын иде. Күңелебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде. Ә исән калган әби-бабайларга карата мәрхәмәтле булыйк!
-
Укучылар батырлыкны сез эшли аласызмы?
-
Әлбәттә.
-
Батыр булу өчен үзегездә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?
-
Кыю, көчле, акыллы, тырыш, игътибарлы, җитез, көчле холыклы.
-
Бик дөрес. Укучылар, карагыз әле. Күпме батыр турында сөйләштек без. Җиребездә шундый батырлар булса, илебез дә тыныч, якты булыр. Сез дә батырлыклар эшләрсез дигән өметтә калам. Ә хәзер
Инзилә дәресне М.Җәлилнең "Бүреләр" шигыре белән тәмамлар. Бу шигырьне тыңлагач, фашистларга карата нәфрәт уяна. Сугышларны булдырмаска иде. балалар!