Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы (План самообразования)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе «Мамадыш шәһәре өченче номерлы урта гомуми белем мәктәбе"














Татар теле һәм әдәбияты

укытучысыныңшәхси-иҗади эш планы












Төзеде:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мубаракшина

Ләйсән Зәбир кызы





Укытучының үз белемен күтәрү планы


Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе, 2015-2016 нчы уку елы

Исем-фамилиясе Мубаракшина Ләйсән

Белеме (кайчан һәм кайда тәмамлаган) югары, Алабуга дәүләт педагогия университеты, 2011 нче ел

Белгечлеге буенча эш стажы 8 ел

Курсларда кайчан һәм нинди проблема буенча укыган 2013нче ел "Актуальные подходы к преподаванию татарского языка и литературы в условиях внедрения ФГОС"


Методик тема өстендә эш

1. Методик тема Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион һәм мәгълүмати технологияләр кулланып белем сыйфатын күтәрү

2. Тема өстендә кайчан эш башланган 2012-2013нче уку елында

3. Кайчан тәмамлау күздә тотыла 2016-2017нче уку елы ахырында

4. Тема буенча максат һәм бурычлар

Максат:

  1. һәр сыйныфны тәмамлаганда, белем буенча куелган таләпләрне үтәргә;

  2. дәресләрдә информацион технологияләр куллану;

  3. балаларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып тирән һәм ныклы белем бирү;

  4. индивидуаль-дифференциаль алымнарны практикада куллану

күнекмәләре булдыру;

  1. төрле дәрәҗәдәге карточкалар булдыру, дәресләрдә нәтиҗәле куллану.

  2. вакытлы матбугат белән танышып бару, яңалыклардан хәбәрдар булу.

Бурычлар:

  1. информацион технологияләр турында фәнни - педагогик әдәбиятны өйрәнергә һәм анализларга;

  2. өстәмә методик әдәбиятны баетырга һәм танышып барырга;

  3. үрнәк программага нигезләнеп эш программаларын төзү;

  4. укытуда яңа методлар, вариатив дәреслекләрне еш кулланырга;

  5. яңа стандартка (ФГОС) күчү буенча эш алып барырга һәм үзлектән өйрәнергә, мөмкин булган барлык материалларны кулланырга;

  6. үстерешле дәрес структурасы этапларын практикага кертергә.


5. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү (нинди дәресләр каралган, әдәбият укылган һ.б.) мәктәптә төрле фән укытучыларының дәресләрендә, район күләмендә үткәрелгән ачык дәресләрдә булам, эш алымнары белән танышам.


6. Тема буенча практик чыгышлар (практик эшләр, ачык дәресләр һ.б.) "Башлангыч сыйныфларда диагностик тестка әзерлек" (Район күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары, 2013нче ел), "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә электрон такта белән эшләү" (2014нче ноябрь утырышы чыгышы),

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле алымнар, технологияләр кулланып укыту сыйфатын күтәрү», "Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп белем бирүдә мәгариф оешмаларындагы дәреслекләр (УМК)" (2015 нче елда ясаган чыгышлар); 4нче сыйныфта "Телебез - татлы, йөзебез якты булсын", 2нче сыйныфта "Көз билгеләре. Алтын көз тексты", 1нче сыйныфта "Туган тел - зур бәйрәм", "Ашамлыклар" темаларына интерактив такта, мультимедиа, ЦОР ресурслары кулланып үткәрелгән ачык дәресләр. 4нче сыйныфта татар теленнән онлайн тест.


7. Тема буенча иҗади хезмәттәшлек мәктәпнең методик берләшмә

утырышларында, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары

семинарларында катнашу; Сообществода эш тәҗрибәләре белән уртаклашу;

матбугатта эш тәҗрибәләрен бастырып чыгару.


8. Эш нәтиҗәләре

Бу тема буенча эшне 2012 нче елда башладым. Алдагы уку елыннан

башлап укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен

тырышам, төрле информация чараларыннан файдаланам. Бу юнәлештә

кечкенә күләмле әкиятләр һәм хикәяләр уку, татарча мультфильмнар карау, шигырьләр өйрәнү, ситуатив күнегүләр чишү, әкиятләрне сәхнәләштерү,

темага кагылышлы рәсемнәр ясау һәм аларны тәкъдим итү кебек эшләр башкарыла. Материаллар альбомнарга туплана, баетыла. Дәресләрдә

күрсәтмәлелек, аудио һәм видео язмалар, тестлар, төрле авырлыктагы

карточкалар, дидактик уеннар, ярышлар киң кулланыла. Шулай ук туган якны ярату, халкыбызның, шәһәребезнең милли гореф -гадәтләрен , аның тарихын белү, аларны саклау, кайгырту буенча тәрбия бирү юнәлешендә дә эш системалы алып барыла. Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән: мәкаль, әйтем, сынамыш, табышмак, җыр һәм әкиятләрне дәресләрдә куллану балаларның кызыксынучанлыгын үстерә, сөйләм телен баета.

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, сәләтләрен үстерү өчен индивидуаль һәм дифференциаль якын килеп эшләү өчен төрле карточкалар, сюжетлы рәсемнәр, дидактик материаллар булдырдым. Дәресләрдә куллану өчен презентацияләр әзерләнде.


9. Тема буенча әдәбият

1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Татарстан китап нәшрияты", 2011 ел. (Төзүче - авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева)

2. "Мәгариф", "Салават күпере", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары;

"Нократ", "Сабантуй", "Ачык дәрес", "Сабыйга" газеталары.

3. "Примерные программы по ФГОС"

4. Татар сайтлары:

openclass.ru tatarile.org.com

tatar.com.ru

edu.tatar.ru

belem.ru

balarf.ru-"Бала" китапханәс

kitap.net.ru - татарча онлайн китапханә

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

5.."АНА ТЕЛЕ" онлайн мәктәбе




  1. Фәнни - теоретик белемне күтәрү


Эш төре

Вакыты

1

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану


Даими

2

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү


Даими

3

Г.Рәхимовның "Үстерешле укыту методикасы" буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану


Даими

4

А.Г. Яхин программасын тирәнтен өйрәнү һәм әдәбият дәресләрендә әлеге программа элементларын гамәлгә ашыру


Даими

5

Даими рәвештә "Мәгърифәт", "Мәгариф", "Фән һәм мәктәп", "Ачык дәрес", "Сөембикә" һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану


Даими

6

Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны ("Халкым минем", "Татарлар", "Адымнар", "Кара каршы", "Тамчы шоу", "Мәдәният дөньясында" һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу


Даими

7

Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау


Даими

8

Авыл, мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тору


Даими

9

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү


Даими


  1. Педагогик-психологик осталыкны үстерү


Эш төре

Вакыты

1

Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу


Даими

2

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү

Даими

3

Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, ksu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору


Даими

4

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау


Даими

5

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану


Даими

6

Укытучылар һәм ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрү


Апрель

7

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү

Даими


  1. Зәвык дәрәҗәсен күтәрү


Эш төре

Вакыты

1

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру


Даими

2

Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү


Даими

3

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору


Даими

4

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух" - сәламәт яшәү рәвеше алып бару


Даими

5

Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү


Даими

6

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану


Даими

7

Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу


Даими


  1. Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу


Эш төре

Вакыты

1

Россия Федерациясе конституциясе

Даими

2

Татарстан республикасы конститутциясе

Даими

3

Закон "Об образовании" РФ, РТ

Даими

4

"Татарстан халыклары телләре турында"гы закон


Даими

5

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге


Даими

6

Балалар хокукы турында конвеция

Даими

7

Тел һәм әдәбият буенча программалар

Даими

8

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре

Даими

9

Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү


Даими


  1. Ата-аналар белән эш


Эш төре

Вакыты

1

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

Даими

2

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү


Даими

3

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру


Даими

4

Ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне", ачык дәресләр үткәрү


Март


VI. Кабинетта эш


Эш төре

Вакыты

1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау


Даими

2

Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү

Даими


3

Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, блиц-сораулар, перфокарталар ясау


Даими

4

Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау


Даими

5

Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру


Даими

6

Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау


Даими


  1. Иҗтимагый-сәяси белемне күтәрү


Эш төре

Вакыты

1

Татарстан республикасы символикасын өйрәнү


Сентябрь

2

Россия Федерациясе символикасын өйрәнү

Октябрь

3

Россия һәм Татарстан тарихын, мәдәниятын өйрәнү, белемнәрне тирәнәйтү


Даими

4

Дөньядагы хәлләрдән хәбәрдәр булу: "Хәбәрләр", "Новости", "Вести", "Сегодня", "Время" һ.б. тапшыруларын карау, анализлау


Даими

5

Интернет ресурслардан файдалану, дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдәр булу


Даими

6

Интернет челтәре аша республика һәм регионара элемтәләр булдыру


Даими


Файдаланган әдәбият:


1. А.Г. Галимова. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. - Казан: Яңалиф, - 2005. - 148 б.

2. Иҗади эшләргә өйрәнәбез: укытучылар өчен кулланма / Солтанова М.Ә.. - Казан: Яңалиф, - 2006. - 78 б.

3. Мәгариф// Алда башкарылачак эшләр. - № 3. - 2003. - б. 23-26.

4. Мәгариф// Матур үрнәк. - № 11. - 2005. - б. 11-13.

© 2010-2022